12.11.2013 - Мәгариф

Электрон белем бирү - заман таләбе

Мәгариф министрлыгында 2013-17 елларга  Башкортстанның мәгариф учреждениеләрендә электрон белем бирү системасы Концепциясен раслау буенча коллегия утырышы үтте. Тармак  министры Әлфис Гаязов рәислегендә үткән утырышта тәкъдим ителгән Концепция проекты министрлыкның электрон белем бирү буенча эшче төркеме тарафыннан төзелгән. Анда мәгарифне мәгълүматлаштыруның бүгенге торышы анализлана, электрон белем бирүнең бердәм системасын булдыруның төп чаралары һәм юнәлешләре билгеләнә. Республика Президенты Рөстәм  Хәмитов укытучыларның август киңәшмәсендә smart-белем бирү мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешкә әйләнергә һәм бу эшнең Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә башкарылырга тиешлеген ассызыклады.

— Мәгариф оешмаларының технологик инфраструктурасы үсеше, электрон дәреслекләр, дистанцион укыту чараларын куллануны киңәйтү, электрон белем бирү өлкәсендә кадрлар әзерләү —  әлеге Концепцияне гамәлгә ашыруның төп бурычлары, — дип билгеләде чыгышында мәгариф минист­ры­ның беренче урынбасары Руслан Хәби­бов.

Мәгариф министрлыгының мәгълүматлаштыру секторы мөдире Гөлсем Котлыва электрон белем бирү үсешенә җентекле анализ ясады.

Федераль дәүләт укыту стандартлары кертү бүгенге укыту системасында электрон белем бирүнең төрле формалары булуны таләп итә. Гомум белем бирү учреждениеләрен мәгълү­матлаштыру өлкәсен­дәге матди-техник база торышын электрон белем бирү системасын кертүгә күчү өчен әзер, дип билгеләде проектны төзүчеләр.

Мәгарифне модернизация­ләү буенча чаралар кысаларында 2011-12 елларда республика мәктәпләрендә 840 компьютер классы булдырылган, 18 мең укытучыга ноутбук бирелгән (9500 — башлангыч сыйныфлар, 1700 — информатика, 6800 башка предмет укытучылары мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне ак­тив куллана). 2012 елда укы­туда яңа технологияләр куллану буенча 5 мең укытучы (3 меңе дистанцион ысул белән) белемен камилләш­тергән.

Бүген мәктәпләрдә файдалануда  55 меңнән артык компьютер бар. “Бер компьютерга туры килгән укучылар саны” күрсәткече 7,1гә җитте (2010 елда — 17,6, 2011 елда — 15,8, 2012 елда 7,7 булган).

2013 елда мәктәпләрдә smart-җиһазлар урнаштырылган  кабинетлар саны — 3187гә, яңа информатика кабинетлары саны 1456га  җитәчәк.

Мәгариф министрлыгы Мә­гарифне үстерү институты белән берлектә электрон белем бирү ресурсларын булдыру чарасы күрә. Күптән түгел башкорт теле буенча 5нче сыйныфлар өчен электрон дәреслек әзер­ләнгән һәм аның презентациясе үткән. Яңа типтагы тәүге дәрес­лек быелгы уку елында гамәлдә кулланыла башлаган.

Электрон белем бирү системасы үз эченә дистанцион укытуны да ала. Мәгарифне үстерү институты бу ысул белән укытучыларга курслар оештыра. 2010 елдан башлап инвалид балаларны өйдә дистанцион укыту республика үзәге эшли. 61 мәктәптә дистанцион укыту өчен шартлар тудырылган. Мондый ысул телеконференцияләр, ачык дәресләр, вебинарлар үткәрү мөм­кинлеге бирә. Шулай ук, һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләрендә дистанцион укыту киң кулланыла. Мәсәлән, Уфаның радиоэлектроника техникумында бу төр укытуның үз системасы булдырылган.

Республиканың күпчелек мәктәпләре һәм һөнәри уку йортлары Интернет челтәренә тоташтырылган. Әмма Интернет челтәренә чыгу тизлеге акрын булу сәбәпле, кайбер авыл мәктәпләре бу мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланмый. Бу өлкәдә аерым хезмәтлән­дерүче белгечләр­нең булмавы да авырлык тудыра.

Мәктәпләрдә электрон журнал һәм көндәлек куллана башлау электрон белем бирүдә беренче адым булып торса да, бу яңалык укытучыларга өстәмә йөкләнеш, моның өчен түләнел­мәвенә алар ризасызлык бел­дерә. Әлеге утырышта Концепцияне гамәлгә ашыру барышында килеп туарга мөмкин проблемалар: педагог­ларның моңа әзер булмавы, әлеге мәсьәләнең финанс ягы, электрон белем бирүне кертүгә бәйле традицион укытуны да читләштермәү турында да сүз булды.

Коллегия барышында мәгъ­лү­матлаш­тыруны кадрлар белән ныгыту кирәклеге дә ассызыкланды. Мәгарифне үсте­рү институты белән берлектә электрон дәреслекләр һәм дистанцион белем бирү технологияләре булдыру, алар белән эшләрлек педагоглар әзерләү бурычы да куелды.

Зөлфия Фәтхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»