22.10.2013 - Мәгариф

Кечкенә коллектив зур уңышлар яулый

Федоровка районының Балыклы гомум белем бирү мәктәбендә телләр укыту аеруча югары дәрәҗәдә оештырылган. Мәктәп укучыларының тел буенча район һәм республика бәйгеләрендә катнашып, әледән-әле яхшы күрсәткечләргә ирешүе дә шул хакта сөйли. Мәсәлән, узган уку елында Рузалина Төхвәтуллина урыс теле буенча үткәрелгән район олимпиадасында беренче урын яулаган. Русиянең дәүләт телен генә түгел, чит телләрне дә Балыклы мәктәбе укучылары тирәнтен үзләштерә. Тугыз ел дәва­мында балалар мәктәптән инглиз теле буенча төпле белем белән коралланып чыга. Ә инде туган телне алар су кебек эчә. Бу җәһәттән Балыклы мәктәбе районда татар теле һәм әдәбияты укыту үрнәкле итеп оештырылган белем бирү учреждениеләренең берсе булып тора.

— Һәр уку елында татар теле һәм әдәбияты айлыгы үткәрелә. Аның кысаларында төрле ачык дәресләр, викториналар, кичәләр оештырыла. Болар барысы да укучыларның туган телгә кызыксынуын арттыруга, белемнәрен камилләш­терүгә хезмәт итә. Әлеге чаралар тәэсирендә үзлә­ре дә кулларына каләм алган яшь иҗатчыларыбыз да аз түгел, — ди бу җәһәттән Балыклы мәк­тәбенең татар теле һәм әдә­бия­ты укытучысы Әнисә Хәби­буллина.

Хәер, татар теле һәм әдә­бияты айлыгы үткәрү мәктәптә бу юнәлештә алып барылучы күләмле эшчәнлекнең бер тармагы гына. Айлык кысаларыннан тыш та укучылар тел һәм әдә­бият дөньясында кайнап яши. Әйтик, мәктәптә даими рәвештә татар әдипләренең истәлекле даталары уңаеннан аларга багышланган кичәләр оештырыла. Яңарак үткәннәре Абдулла Алишка һәм замандашыбыз Роберт Миңнуллинга багышланган. Әлеге вакытта патриот-шагыйрь Муса Җә­лил­гә багышланган кичә әзерләнә. Әйткәндәй, якын чорда мәктәп укучылары туган авылында Муса Җәлилгә быел гына куелган һәйкәлне барып күрергә һәм аңа чәчәкләр салырга җые­на. Бу да яшь буында тарихи үткәнебезгә, аның күре­нек­ле шәхесләренә хөрмәт тәрбия­ләүдә  мөһим юнә­леш.

Балыклы укучыларының әдәби иҗатка тартылуы да очраклы түгел. Беренчедән, биредә даими рәвештә сән­гатьле уку дәресләре үткәрелә. Шул рәвеш­ле укучылар ши­гырьнең, әдәби сүзнең асылына төшенә, туган телнең эчке хосусиятен,  тәмен бар тулылыгында аңлый. Икенчедән, өлкән яшьтәге кеше­ләрдән фольклор үрнәкләрен җыеп, халкы­бызның күңел байлыгы белән дә таныша  укучылар.

— Бер сыйныф мәкаль-әйтемнәр җыйса, икенчеләре такмаклар язып ала. Аларны җыентыкка берләштереп, эзлекле өйрәнәбез, шул рәвешле сакларга, яшь буын күңеленә салырга тырышабыз, — ди Әнисә Разыйк кызы.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: халкыбызның күңел байлыгы үрнәкләрендә тәрбия­ләнүче Балыклы мәктәбе укучыларының иҗат җимеш­лә­ре әледән-әле район һәм республика басмаларында дөнья күреп тора. Алар­ның остазы Әнисә Хәбибул­лина исә узган елда “Ел укытучысы” конкурсында катнашып, яхшы нәтиҗә күрсәткән.

Янә дә шул: телләр укытуга игътибар зур булган белем бирү учреждениесендә башка юнәлешләр дә нәтиҗәле үсешә.

— Агымдагы уку елында мәктәптә 50 бала белем ала, бу былтыргыдан җиде укучыга күбрәк. Янә дә 15 сабый балалар бакчасына йөри. Ягъни алдагы елларда укучылар саны тотрыклы булачак. Балаларга 12 укытучы белем бирә. Иң мөһиме, һәр юнә­леш­тә күрсәтерлек уңышларыбыз бар. Әйтик, мәктәпнең волейбол командасы республика дәрәҗәсендә район данын яклады. Чаңгы спортында шулай ук безнең укучыларга җитү­челәр сирәк. Төгәл фәннәргә килгәндә, Альбина Халикова математика буенча район олимпиадасында җиңү яулады. Музей эше дә яхшы оештырылган. Быел җәй мәктәп һәм музей мә­чет юбилеена һәм авыл бәйрә­менә кайткан зур делегацияне кабул итеп, югары бәһа алды. Мәктәп яны участогы да иртә яздан кара көзгә кадәр чәчәккә күмелеп утыра һәм аш­ханәне яшелчә-җимеш белән тулысынча тәэмин итә, — диде Балыклы мәктәбе директоры Фәйрүз Тимербулатов.

Бәләкәй коллективның зур уңышлары, чыннан да соклану уята. Бу җәһәттән Балыклы мәк­тәбендәге эшчәнлек тәҗ­рибәсе башка белем бирү учреж­дение­ләре өчен дә яхшы үрнәк була ала. Чөнки, белүе­безчә, кече йортка ни кирәксә, олы йортка да шул кирәк.

Илдар Фазлетдинов.

Федоровка районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»