19.10.2013 - Мәгариф

Укытучыларга иң якын институт

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында Башкортстан Мәгарифне үстерү институтының 80 еллык юбилее уңаеннан матбугат конференциясе үтте.  “Институтның мәгариф системасы үсешендәге роле ” темасына багышланган чарада  институт ректоры Рамил Мәҗитов, аның  хокук мәсьәләләре буенча  ярдәмчесе Сергей Лысов, педагогика кафедрасы мөдире Эльвира Янбулатова һәм башлангыч белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Сергей Пичугин катнашты.

— Безнең уку йорты 1933 елда  халык мәгарифе кадрларының белемен камилләштерү һәм методик тәэмин итү институты буларак ачыла. Бүген исә 13 кафедрада, 9 үзәктә һәм  4 бүлектә эш алып барыла. Белемен камилләштерүче мәгариф хезмәткәрләренең саны елдан-ел арта. Узган уку елында хөкүмәт йөкләмәсендә күрсәтелгән 13 мең 820 педагог урынына 23 мең мәгариф хезмәткәре белемен камилләштерде. Шунысы да мөһим:  укытучылар,  һөнәри яктан камилләшү белән бергә,  яңа алымнар  һәм технологияләр дә өйрәнә. Курслар, семинарлар, төбәкара конференцияләр бүгенге таләпләрне исәпкә алып оештырыла, — ди институт ректоры Рамил Мәҗитов.

Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре тармакта булган барлык проблемаларны күз уңында тотып эш итә. Укытучыларга икенче һөнәр бирү, аттестация үткәрү,  сәламәт­лекләре буенча мөмкинлекләре чикле һәм сәләтле балалар белән эш алып бару, республикада белем бирү сыйфатының  мониторингын тикшерү, Бердәм дәүләт имтиханнары һәм йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен эшкәртү — болар институт башкарган эш төрләренең берничәсе генә. Башлангыч сыйныфларда  Федераль дәүләт укыту стандартлары кертелү уңаеннан да әлеге уку йорты зур эш алып бара. Укытучылар  методик әсбаплар белән тәэмин ителә.

Мәгарифне үстерү институты укытучыларның белемен камилләштерүче методик үзәк булып тора. Сигез дистә ел дәвамында  республика укытучылары өчен  төп ярдәмче һәм терәк булып торган югары уку йорты бүген дә аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, алдынгы фәнни идеяләр белән янып яши.

Зөлфия Фәтхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»