15.10.2013 - Мәгариф

Мәктәпләрнең үз стадионы бар

Кешеләр көзге яңгырлардан арыды, тизрәк кыш килүен тели. Ә менә Туймазыдагы өч мәктәп укучылары инде язны көтә.

Шәһәрнең 1нче, 8нче һәм 9нчы мәктәпләре янында реконструкциядән соң яңа универсаль спорт мәйдан­чыклары ачылды. Чын-чынлап ачык һавадагы стадионнар алар. Футбол, волейбол, баскетбол уйнарга, роликта йөрергә, башка спорт ярышлары үткәрергә биредә бөтен мөмкинлекләр тудырылган.

Мәйданчыклар заманча техноло­гияләр нигезендә төзелгән, балалар хәвефсезлегенә зур игътибар бирелгән, махсус резина түшәмә җәелгән. Шунысы да мөһим, бу мәйданчыклар тоташ микрорайонның спорт үзәгенә әверелә ала. Мәсәлән, 1нче мәктәп үзәктән, спорт корылмаларыннан ерак урнашкан. Мәйданчык исә җәйләрен мавыктыргыч уеннар оештырып, бу төбәктәге балалар­ның вакытны файдалы үткәрү урыны булачак.

Көзнең матур көннәрендә укучылар мәйдан­чыкларны буш тотмады, киләчәктә дә шулай булачагына шик юк. Күптән түгел шатлыклы хәбәр килде — 8нче мәктәп “Олимпиада мәктәптән башлана” Бөтенрусия конкурсының муниципаль этабында җиңүгә ирешкән.

Объектлар “Транснефть” компаниясенең финанс ярдәме белән төзекләндерелгән.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»