09.10.2013 - Мәгариф

Игътибар һәм хөрмәт алга әйди

Туймазы районы Югары Бишенде урта мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәтхетдинованың педагогик стажы 32 елдан артып киткән. Үз тормышын мәктәптән башка күз алдына да китерә алмый ул. 1981 елда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан бирле ул биредә эшли, алдынгы карашлы укытучы, югары квалификацияле тел белгече буларак, педагогик коллективның ихтирамын яулаган.

— Укыту эше фидакарь хезмәт салуны таләп итә, — ди ул. — Барыннан элек укучыларны яратырга, аларның күңелен аңларга кирәк. Бала белән бергә шатлансаң, бергә кайгырсаң гына, алар сине кабул итә. Үз фәнең аша син алар­ның белемен генә түгел, рухи дөньясын да үстерәсең. Урыс теле белән бергә балалар шушы халыкның мәдәния­тен дә тирәнтен үзләштерергә тиеш. Шуңа да мин дәресләрне өстәмә материаллар белән баетырга тырышам. Бу җәһәт­тән мәгълүмати техноло­гияләр һәм инновацион алымнар яңа мөмкинлекләр ача. Уку-укыту программаларында техник чараларны киң кулланырга омтылам. Былтыр бездә барлык укытучыларга да ноутбук бир­деләр. Яңа техноло­гияләр нигезендә эш итү балаларның фәнгә кызыксынуын арттыра. Дәресне җанлы үткәрсәң, мак-сатыңа ирештең, дигән сүз, класстан канәгатьлек белән чыгасың.

Бишенде мәктәбендә урыс теле укыту югары дәрәҗәдә оештырылган. Лилия Әсгать кызы укыткан сыйныфларда былтыр шушы фән буенча белем сыйфаты 81,7 процент булган. Бердәм дәүләт имтиханында да аның укучылары югары нәтиҗә күрсәткән. Алар урыс теленнән уртача 72,3 балл җыйган. Бу Туймазы районы мәктәпләре арасында, бишкурайлылардан кала, икенче күрсәткеч.

— Укучыларымның уңыш­лары минем өчен дә олы шатлык, — ди алдынгы педагог. — Мәсәлән, Диана Нәгый­мул­лина быел урыс теле буенча район олимпиадасында беренче урынны яулады. Сәләтле кыз мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Әлеге көндә ул Башкортстан дәүләт медицина университеты тали­бәсе. Укучыларым арасында минем эшне дәвам итүчеләр, мәгариф өлкәсен сайлаучылар да байтак. Безнең мәктәпне тә­мамлаган 10 егет һәм кыз фи­лология факультетында укып чыгып, хәзерге көндә үзләре урыс теле һәм әдәбия­ты укыта. Зөлфия Гафиятуллина үзебезнең мәктәптә эшли. Аның сеңлесе Эльмира да филология юнәлешен сайлады, әле ул Гафур мәктәбендә балаларга урыс теле һәм әдә­биятыннан дәресләр бирә. Шу­шы ук факультетны тәмам­лаган Эльмира Рәхмәтуллина туган мәктәбенә эшкә кайтты. Сәләтле яшь мөгаллимәнең декрет ялыннан чыгуын барыбыз да түземсезлек белән көтәбез.

Бүген Лилия Әсгать кызы тел гыйлеме буенча районда иң яхшы белгечләрдән санала. Алдынгы педагогны әледән-әле төрле мәктәпләргә осталык сәгатьләре һәм ачык дәресләр үткәрергә чакыралар. Ул рес­пуб­лика һәм Бөтенрусия күлә­мендәге гыйльми-гамәли кон­фе­ренцияләрдә һәм семинарларда да еш чыгыш ясый. Берничә ел элек “Мәгариф: киләчәккә бер караш” дигән педагогик конкурста катнашып, II дәрәҗә диплом алды.

Лилия Фәтхетдинова аеруча соңгы ике елда зур казанышларга ирешкән. Былтыр ул урыс теле укытучыларының республика конкурсында уңышлы чыгыш ясаган һәм республика Хөкүмәтенең дипломы белән бүләкләнгән. Быел үз һөнәре буенча район конкурсында катнашу аңа янә җиңү китерә. Яңа уку елы башланыр алдыннан талантлы педагогның тормышында шулай ук куанычлы һәм истәлекле вакыйга була: ул ил күләмендә үткәрелгән “Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләр исем­легенә кереп, Русия Прези­дентының 200 мең сумлык гранты белән бүләкләнә.

— Грант яулау мине тагын да канатландырды, — ди ул. — Үземне бик бәхетле кеше саныйм. Яшь чагымда сайлаган укытучы һөнәренә тугры калдым. Чын педагог булу өчен бар күңелеңне салып эшләргә, фәнне яратырга, балаларга ихтирамлы һәм игътибарлы булырга кирәк. Тормышымның, педагогик эшчәнлекнең асылын мин шунда күрәм.

Мидхәт Шәрипов.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»