05.10.2013 - Мәгариф

Иң гүзәл кеше икәнсез!

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәйсә Габдрәфыйкова 1нче “а” сыйныфы укучылары белән.Беренче укытучы. Аның турындагы якты хатирәләр­не кем генә  күңел түрендә кадерләп  сакламый да, еллар узган саен кем генә беренче укытучысын тирән хөрмәт белән исенә төшерми  икән?!

Илеш районында быел 381 укучы тәү тапкыр белем учагы ишекләрен ачып керде. Шулар­ның 23е Югары Яркәйдәге Тәлгать Рахманов исемен­дәге мәктәпнең “Русия Федера­ция­­се­нең иң яхшы укытучылары” конкурсы җиңүчесе, Русия Президенты гранты иясе Рәйсә Габдрәфыйкова җитәк­ләгән  1нче “а” сыйныфына укырга килде.

31 ел педагогик стажлы Рәйсә Фә­нил кызы Л. В. Занковның үстере­лешле укыту системасы буенча эшли. Ун елдан артык  башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкләүче, башлангыч сыйныф укытучылары арасында уздырылган бик күп конкурсларда катнашып, җиңүләр яулаган педагог буларак, Рәйсә Габдрәфы­йкова дәрес­ләрендә заманча укыту алымнарын нәтиҗәле куллана. Бу исә укучыла­рының өлгерешендә дә уңай чагылыш таба. Башлангыч сыйныфта тирән һәм төпле белем алган, “дүртле” һәм “бишле” билгел­әренә генә өлгәшкән балалар, югарырак сыйныфларга күчкәч тә уку алдынгысы булып кала. Моны белгән ата-аналар, балалары тирән белемле, киң эрудицияле, заманча карашлы, яңалыкка омтылучы педагог сыйныфына эләксен өчен, гаризаларны бер-ике ел алдан ук тутыра башлый. Бу үзе үк Рәйсә Фәнил кызының ни дәрәҗәдә абруйлы укытучы булуы турында сөйли.

Шуны да сызык өстенә алырга кирәк, Русия Гомум белем бирү өлкә­сенең почетлы хезмәткәре, Башкорт­станның атказанган укытучысы Равил Габдрәфыйков җитәкләгән мәктәп районда иң көчлеләрдән санала. Узган уку елында мәктәп тәмамлаган 34 укучының 29ы бүген Русиянең һәм республиканың төрле югары уку йортларында белем ала. Республика һәм район олимпиадаларында, төрле конкурс-фестивальләрдә җиңүчеләр саны буенча да әлеге мәктәп әйдәп бара. Күптән түгел булып узган ата-аналар җыелышында район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да бу үзенчәлеккә аерым тукталды:

— Яңа уку елында Түбән Яркәйдәге “Завод” бистәсендә яңа  лицей ачылды. Район үзәгендә яшәүче ата-аналарның күбесе балаларын яңа ачылган  мәгариф  учреждениесенә бирергә тырышты. Шатландырганы шул: Тәлгать Рахманов исемендәге мәктәптән анда китүчеләр бик аз  булды. Ни өчен дисезме? Чөнки биредә белем һәм тәрбия бирү эше тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Шуңа беркем дә баласын башка мәктәпкә күчерергә ашыкмый. Киләчәк­тә дә  шушы югарылыкта эшләгез, — диде ул укытучыларга мөрәҗәгать итеп.

— Хакимият башлыгының мондый бәяләмәсе тагын да тырышыбрак эш­ләргә этәрә. Тырышып эшләми мөмкин дә түгел: һәр көнне яңа гына укырга төшкән 23 сабый  ихлас кызыксыну белән күзләремә бага. Ак кәгазьдәй ак күңелле сабыйларны мин укырга-язарга өйрәтергә генә түгел, аларны бар яклап камил шәхес итеп тәрбияләргә тиеш. Дүрт ел буена эшне әнә шул юнәлештә алып барачакмын, — ди Рәйсә Фәнил кызы.

Тәҗрибәле педагог Рәйсә Габдрәфый­кова яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән бала күңеленә юлны бары  ягымлы елмаю, йомшак һәм җылы сүз аша гына  табып булганлыгын яхшы белә.  Шуңа ул һәр иртәне балаларны мөлаем елмаеп каршы ала. Моны күреп, балалар да аңа  көннән-көн ныграк тартыла. Авыр һәм тынгысыз эшегездә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын, Укытучылар көне белән сезне, Рәйсә Фәнил кызы һәм барлык мәгариф тармагы хезмәткәрләре! 

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»