05.10.2013 - Мәгариф

Без математика яратабыз!

Барыбыз да мәктәп юлын үттек. Бере­безгә дә укыту­чыларның “ярат­каны” һәм “яратмаганы” булуы сер түгел. Яраткан укытучыларыбызны гомер буена онытмыйбыз, сагы­набыз һәм аларга рәх­мәтле булып калабыз.

Чирек гасыр математика укыткан Башкортстанның мәгариф алдынгысы Люция Хафизова да, һичшиксез, шундыйлардан. Балаларны, мәктәпне ихлас ярата ул. Укучылары да аны үз итә.

Люция ханым дәрес биргән 7 “а” сыйныфының бик мөлаем һәм актив укучылары мине ихлас каршылады. Аларга: “Кайсыгыз математика дәресен ярата?” дип сорау бирдем. Һәр бала кул күтәрде. Укытучының хезмәтенә иң югары бәһа — ул алган грамоталар да, мактаулы исемнәр дә, мактау сүзләре дә түгел, ә укучыларының аның предметын яратуы, аңлавы һәм үзләре дә шул юнәлешне сайлаулары, минемчә. Ә Люция Мәгъдә-нур кызының эшен дәвам итүчеләр бихисап. Шулай ук, математика төп юнәлеш булган югары уку йортларына баручылар да аз түгел. Бүген аның укучылары илебезнең иң абруйлы югары уку йортларында белем ала. Яллар саен Люция апаларын сагынып кайталар, хәл белергә, күрешеп сөйләшергә киләләр.

Люция Хафизова эштә алдынгы булган кебек, гаиләдә сөекле хатын һәм мактаулы ана да. Тормыш иптәше Салават Билал улы белән ике улларына бик матур тәрбия биргәннәр. Олы уллары Динар Казанда зур төзелеш оешмасының баш инженеры. Инде үзе дә әти кеше. Дамирлары — 9 сыйныф укучысы. Динарның Казанны сайлавы очраклы түгел, чөнки Люция үзе дә Татарстанның Баулы районы кызы. Башкортстан педагогия институтын тәмам-лагач, язмышын безнең төбәк белән бәйли. Һәм үзен бик бәхетле саный. Монда ул сөекле ирен, яраткан эшен таба.

— Безнең мәктәп иң яхшысы! — ди ул бар коллегаларына, аеруча, остазлары Гүзәл Мохтаровага, Фәнүзә Латыйповага, мәктәпнең элекке һәм бүгенге директорларына рәхмәт белдереп.

Бу да Люция  Мәгъдәнур кызын уңай яктан бәһали. Чөнки башкаларда яхшы якны күрә белүче кеше начар булалмый.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»