28.09.2013 - Мәгариф

Бөркетләр оя ташламый

Танылган җырчы Гомәр Әбделмановның Караидел турындагы мәшһүр җырын ишетүем була, ни өчендер, күз алдыма мәгарифкә тугры хезмәт итүче сәләтле оештыручы, Караидел районының мәгариф бүлеге мөдире Равил Гыйниятуллин килеп баса. Моның бер сәбәбе дә бар.

“Башкортстан укытучысы” журналында баш мөхәррир булып эшләгән чакта Караидел районында булганда мәгариф бүлеге бинасының котсызлыгын, җиме-реклеген күреп, ис-акылым киткән иде. Өстәвенә, бүлек мөдире: “Әле төшке аш вакыты, мин кайтып капкалап килим, сез утырып торыгыз”, — дип йөгерә-атлый чыгып китте. Мин: “Ныграк ашагыз, бу җимерек баскычтан менү өчен күп көч кирәк!” — дип кычкырып калдым...

Бераз вакыт үткәч, шушы районга тагын сәфәрем төште. Теге бина бөтенләй үзгәргән, балкып тора. Хезмәткәрләренең дә кәефе бик әйбәт, чөнки эш өчен уңайлы шартлар булдырылган. Мине көләч йөзле, саф күңелле яңа мөдир каршы алды. Бу Равил Канип улы иде.

Ике елдан соң район укытучыларының август киңәшмәсендә катнаштым. Мөдир белән районның бик күп мәктәпләрен карап чыктык, укытучылар белән очраштык. Август киңәшмәсе зур оешканлык белән, югары дәрәҗәдә үтте. Мәгариф проблемаларын тикшерүдә укытучылар, мәктәп һәм хуҗалык җитәкчеләре, ата-аналар бик актив катнашты. Әлбәттә, төп юнә-лешне мәгариф бүлеге мөдиренең тирән эчтәлекле доклады бирде, җанлы сөй-ләшүне оештыруда ул зур роль уйнады.

Равил Канип улы үтә җаваплы вазыйфаны башкаруга зур әзерлек, тор-мышның әчесен-төчесен татып килде. Педагогик хезмәт юлын ул 1970 елда Багазы мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. Бөре педагогия институ-тының физика-математика факультетын тәмамлагач, укытучылык эшен арытаба дәвам итә.

Әмма ул чакта заман икенчерәк иде. Сәләтле яшьләрне тиз генә күреп, комсомол һәм партия органнарына эшкә үрләтү традицияләре бар иде. Бу традиция Равил Гыйниятуллинны да урап үтмәде: башта комсомолга, аннан партия комитетына, арытаба эчке эшләр органнарына җаваплы эшкә күчерәләр. Монда, әлбәттә, синең фикерең белән кызыксынып тору юк.

Шулай да ул, ниһаять, үз теләгенә ирешә: 1999 елда аңа мәгариф бүлеген җитәкләргә тәкъдим итәләр. Бу эштә Равил Гыйниятуллинның оештыру сәләте, мәгариф проблемаларын яхшы аңлау, педагогик коллективлар белән уртак тел таба белү сыйфатлары тагын да ныграк ачыла. Һәр эшне уйлап, олы җаваплылык тоеп башкару аның гадәтенә керә. Шушы гадәт һаман да яшәп килә.

Бүген авыл мәктәпләре зур авырлыклар кичерә. Мәктәпләр ябыла, укучылар саны кими, укытучылар эшсез кала. Боларны җитәкче үз йөрәге аша үткәрә, шушындый күңелсез хәлләрнең азрак булуы өчен хәстәрлек күрә. Әмма бөтен ил күләмендә барган үзгәрешләрне аңа да кичерергә туры килә.

Шулай булуга карамастан, ул мәктәп-ләрнең һәм балалар бакчаларының укыту-матди базасын ныгытуга зур игътибар бирә. Укучыларның белем сыйфаты яхшыра. Заман таләпләренә ярашлы, укыту-тәрбия процессына инновацион алымнар, яңа технологияләр кертелә. Нәти-җәләр озак көттерми. Мәктәп тәмамлау-чыларның 71 проценты — югары уку йортларына, 29 проценты урта махсус белем бирү учреждениеләренә укырга керә.

Соңгы елларда төзелеш эшләренә дә игътибар артты. Бер урта мәктәп бинасы төзелде, Караиделнең 1нче мәктәбе реконструкцияләнде. Белем бирү учреждениеләре газ белән җылытуга күчерелә. Мәктәпләр, балалар бакчалары яңа уку елын тулы әзерлек белән каршылады.

Равил Канип улы тормышны яхшы белгәнлектән, аның башлангычы белән мәктәпләрдә ярдәмче хуҗалыклар булдырылган. Караидел районы мәктәпләре укучылары яшелчә, җимеш-җиләк үстерә, сөт, ит, бал җитештерә. Нәтиҗәдә, балалар ашханәләрдә түләүсез тукландырыла. Бу бик мөһим.

Әлбәттә, укыту-тәрбиянең сыйфатын яхшыртуда төп рольне педагоглар уйный. Шуңа күрә бүлек мөдире бу мәсьәләне һәрчак күз уңында тота, педагогик хезмәткәрләрнең белемен күтәрү хәстәр-леген күрә. Укытучылар һәм тәрбиячеләр, үз вакытында курсларда булып, ква-лификацияләрен күтәрә, аттестация үтәләр. Бу, үз чиратында, укыту-тәрбия сыйфатын күтәрүгә уңай йогынты ясый.

Равил Канип улы җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнаша. Фидакарь хезмәте өчен ул бик күп мактау кәгазьләренә, медальләргә лаек булган, район халкы арасында олы абруй казанган.

Мин мәкаләмне “Бөркетләр оя ташламый” дип атадым. Бу Равил Канип улына туп-туры кагыла, чөнки аны нинди генә эшкә күчермәсеннәр, ул мәгарифкә тугры булып калды, бүген дә шушы эшкә мөкиббән педагог булып кала.

Сәлимҗан ГОМӘРОВ,

Башкортстанның

 атказанган укытучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»