25.09.2013 - Мәгариф

Яңа җиңүләргә старт

Бакалы районында сәләтле балаларга һәм алар белән шөгыльләнүче мәгариф хезмәткәрләренә дипломнар һәм грантлар тапшырылды

Бакалы районында “Сәләтле яшьләргә булышлык итү фонды” башлангычы белән алтынчы ел рәттән “ Талантлар йолдызлыгы”  дип исемләнгән чара үткәрелә. Анда республика олимпиадаларында, спорт ярышларында, төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда призлы урыннар алган укучылар һәм аларны әзерләгән  укытучылар, тренерлар бүләкләнә. Агымдагы елда да бу чара тантаналы рәвештә үтте.  Сәләтле балаларны һәм алар белән шөгыльләнүче мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләргә “Сәләтле яшьләргә булышлык итү” фонды рәисе, “Уралтранснефтепродукт” җәмгыятенең генеральный директоры, техник фәннәр докторы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Наил Бәһаветдинов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының   “Балаларның сәләтен үстерү үзәге” директоры, “Сәләтле балалар” мәгариф проекты кураторы Зиннәт Аллаяров, республика Контроль-исәп палатасы рәисе Салават Харрасов, “Барс-Медиа” компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев, “Спецтранснефтепродукт”, “Туймазы кирпече”, “Красный пролетарий” җәмгыятьләре  директорлары Валерий Казанцев, Руслан Еникеев, Илгиз Шәрипов, композитор һәм башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты Наил Шәймәрданов килделәр.

— Районыбыз мәктәпләрендә балалар сыйфатлы белем һәм тәрбия алсын өчен тиешле  шартлар тудырылган, профильле укыту, сәләтле балалар белән эшләү нәтиҗәле оештырылган. Соңгы елларда “Сәләтле яшьләргә булышлык итү фонды” белән берлектә район, республика олимпиадалары,  спорт ярышлары, фестивальләр һәм конкурслар җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү матур традициягә әверелде. Шушы уңайдан  якташыбыз Наил Бәһаветдиновка  барлык укучылар, укытучылар һәм ата-аналар исеменнән зур рәхмәт белдерәм, — диде Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев чараны ачу тантанасында.

Александр Георгиевич билгеләвенчә, фонд елдан-ел  эшчәнлек даирәсен киңәйтә бара. Узган елда, мәсәлән, Бакалы районы хакимияте, “Сәләтле яшьләргә булышлык  итү фонды” һәм М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты арасында өчьяклы килешү төзелгән. Аңа ярашлы, кайбер  укучылар — БДПУга барып, калганнары үз мәктәпләрендә вуздан килгән укытучылардан дәресләр алып,  белемнәрен камилләштергән.

Быел барлыгы 120 укучы һәм 30 мәгариф хезмәткәре төрле  номинацияләрдә дипломнар һәм грантлар алды. Бүләкләнүчеләр  арасында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында 2нче урын алган Иске Куян мәктәбе укучысы Эльвина Җәмилева, татар теле һәм әдәбияты укытучылары — Бакалыдагы 1нче мәктәптән Нурия Шакирова белән Иске Куян мәктәбеннән Снежана Заманова да бар. 

— Узган уку елында укучым Алина Галләмованың татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган республика олимпиадасында  2нче урын алуы зур шатлык булса, уку елы башында “Сәләтле яшьләргә булышлык итү фонды” дипломы һәм гранты белән бүләкләнүем дә олы куаныч. Әйткәндәй, фонд бүләгенә мин өченче тапкыр лаек булдым, — ди Нурия Шакирова.

Снежана Заманова исә мондый бүләккә беренче тапкыр лаек булган. “Бу премия  киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә”, — ди ул.

— Олимпиададан без дипломнар гына алып кайтабыз, ә фонд безгә премия дә бирә. Шуңа укыган саен укыйсы килә, — дип сүзгә кушыла Эльвина Җәмилева да.

Сәләтле яшьләрне котларга Уфа шәһәренең “Мирас” җыр һәм бию ансамбле дә килгән иде. Аларның берсеннән-берсе чагурак биюләре, Айдар Галимов, Наил Шәймәрданов, Илгиз Шәйхуллин башкаруындагы җырлар да залдагыларның күңеленә хуш килде.

— Сәләтле балаларга булышлык итү — безнең эшчәнлектә төп юнәлеш. Без сезне киләчәктә дә дипломнарыбыз һәм грантларыбыз белән яңа җиңүләргә дәртләндереп торачакбыз. Сездән бары тик тырышып уку, җаваплылык кына сорала. Бүген без яңа җиңүләргә старт бирәбез. Ә икенче елга нәкъ шушы вакытта,  нәкъ шушы урында  тагын очрашырбыз, — диде Наил Бәһаветдинов, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Уйлап карасаң, адәм баласының, бигрәк тә бала кешесенең күңеле юктан гына да була. Сүз бу очракта конвертка салынган акча күләме турында бармый, ә игътибар, киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек күрсәтү турында бара. Республиканың эре оешма-предприятиеләрен җитәкләүчеләр арасында, кызганычка каршы, бик сирәкләр генә Наил Җәүдәт улы кебек иганәчелек эше белән шөгыльләнә. Бу яклап  Наил Җәүдәт улы башкаларга үрнәк булып тора. Киләчәктә республиканың башка күренекле шәхесләре, оешма-предприятие җитәкчеләре дә аның үрнәгенә иярсәләр,  сәләтле балалар саны тагын да артыр иде.

Венера МӘҖИТОВА,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Бакалы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»