11.09.2013 - Мәгариф

Аерым укыту гына мәсьәләне хәл итми

Бала тәрбияне тәү чиратта гаиләдә, әти-әнисе үрнәгендә алырга тиеш

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Август киңәшмәсе алдыннан укытучылар белән аеруча еш очрашырга  туры килде. Заман, хәзерге балалар, мәгариф өлкә-сендәге реформалар турында сүз йөрткәндә, укытучыларның  кү-бесе хәзерге малайларда — кызлар сыйфатлары, ә кызларда исә, киресенчә, малайларга хас холык-фигыль өстенлек итә баруына зарланды.

 Патша заманында малайлар һәм кызлар аерым укыган. Укыту программасы да төрлечә булган. Кызларны, билгеле, хуҗабикә, әни булырга өйрәткәннәр. Тел һәм әдәбият, чит телләр дәресләре белән беррәттән, кыз балалар йорт эшләре, бию, тегү, чигүгә өйрәнгән. Ә егетләр өчен дәресләр саны күбрәк булган. Әмма Совет власте урнашкач, аерым укытуга нокта куела, Конституциягә ярашлы  кызлар һәм малайлар бергә укый башлый. Дөрес, 1943  елда совет мәгариф системасында аерым укыту мәсьәләсе янә күтәрелә һәм  зур шәһәрләрдә егетләрне кызлардан аерым укыта башлыйлар. Шул рәвешле кыз балаларны гаилә учагын сакларга сәләтле тормыш иптәше, яхшы әни, ә ир-егетләрне туган ил сакчысы итеп тәрбияләү максаты куела. Әмма 1954 елдан малайлар һәм кызлар янә бергә укый башлый.

Туксанынчы елларда кайбер мәктәп-ләрдә янә аерым укыту ысулы кертелде. Андыйлар безнең республикада да булды. Әйтик, Сибай,  Нефтекама шәһәрләрендә, Калтасы районында. Бу яңалыкны Русия-нең алтмыш төбәгендә күтәреп чыктылар.  Кызлар һәм малайлар бер бинада укый, бары тик “малайлар сыйныфы” һәм “кызлар сыйныфы”на бүленәләр.

Калтасы районы Краснохолм бистә-сенең икенче санлы мәктәбендә аерым укыту  2007 елда кертелә.

— Бу эш ике этапта барды, без тәүдә сыйныфларны, укытучыларны, ата-аналарны әзерләдек.  Уку елы башында 5нче һәм 7нче сыйныфларны, эксперимент рәвешендә, аерым классларга бүлдек. Моны алар шатланып кабул итте, дип әйтеп булмый. Ни дисәң дә, инде берничә ел бергә укыганнар, дуслашканнар иде. Укучыларның физик һәм психик торышы алдан тикшерелде. Төп дәресләр белән бергә кызларга риторика, хореография дәресләре өстәлде, егетләргә исә, ирләргә тормышта кирәк булачак башка фәннәр сайланды. Икенче уку елында үткәрелгән тикшерү әлеге класслардагы укучыларның физик сәламәтлеге начараюны күрсәтте, әмма бу аерым укуга түгел, ә алар яшенә хас булган физик үзенчәлекләргә, үзгә-решләргә бәйле иде. Бу этапта кызларга  гимнастика, йорт эшләре, “Гаилә учагы”, егетләргә самбо, шахмат буенча дәресләр бирдек. Мондый ысулның уңай яклары, миңа калса, бик күп. Әмма малайларны ир-атлар укытырга тиеш. Ә бездә алар — дефицит, юк дәрәҗәсендә. Шунлыктан без бу экспериментны өч елдан соң туктаттык. Аннары укытучыларга да авыр, чөнки методиканы белергә, дәресләргә аерым әзерләнергә кирәк, ә моның өчен өстәмә акча түләү каралмаган, алар икеләтә эш башкара, шул ук хезмәт хакы ала. Әйтик, егетләрнең психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, дәрестә аларга күбрәк Ватан, туган ил, хәрби хезмәткә кагылган темаларга өстенлек бирергә кирәк. Шулай ук, алар өчен, берничә әзер җаваптан торган тест карточкалары керттек. Болар өстәмә вакыт һәм көч таләп итә. Каллиграфия дәресләре булдырдык, кечкенә текстларны күчереп яздыру аша күп кенә малайлар почеркларын яхшыртты. Ә кызлар болай да язарга иренми, алар өчен язуны кыскартмадык, арттырдык кына, — ди дирек-торның тәрбия буенча урынбасары Елена Нурова.

Уңышлы гына барган эксперимент туктап калуның беренче сәбәбе —  мәктәптә ир укытучылар җитмәүдә булса, икенче-дән, укучылар үзләре кире кушылырга теләк белдерә.

— Бу бик кызык килеп чыкты, — ди  Елена Фәнәви кызы. —  Җиденчедә аерган сыйныф үзара бик дус,  тату булып калдылар. Кызлар сыйныфында белем дәрәҗәсе бик югары иде, төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә даими җиңү яуладылар. Әмма, аларга кире кушылырга тәкъдим иткәч, ризалашмадылар, мәктәп-не аерым сыйныфларда  тәмамладылар. Бер генә җенестән торган мохиттә белем алган кызлар һәм егетләр өчен, мәктәптән соң  ничек укып китәрләр икән, дип бик борчылган идек, тиз җайлаштылар. Ә менә бишенчедә аерган сыйныф… Аларга катлаулы булды. Малайларның, ә алар инде җиденче сыйныфны тәмамлап, сигезенчегә килгәннәр иде, тышкы йөзе, шапшак киенүе, үз-үзләрен бөтенләй карамавы безне пошаманга салды. Бернинди сөйләшүләр дә нәтиҗә бирмәгәч, педсовет классны кире кушарга карар  итте. Ул көнне бөтен мәктәп хәтерлидер. Ни күзебез белән күрик, безнең “шапшак” малайлар, ап-ак күлмәктән, чип-чиста итеп киенеп килмәсенме! Чәчләр таралган, киселгән… Бөтен мәктәпкә одеколон исе таралды — егетләр сыйныфка кызлар кайтуына шулай әзерләнгән икән. Безне бу таң калдырды. Шуннан инде кызларның егетләргә уңай тәэсир итүенә тагы бер кат инандык. Егетләребез башкача андый көнгә төшмәде. Яннарында кызлар булгач, җыйнак, пөхтә итеп киенеп йөрде, бер сүз белән әйткәндә, күз алдында үзгәр-деләр. Бишенче класста ук аларны бер-берсеннән  аерып, без зур хата ясаганыбызны аңладык.  Аерым укытуны я югары сыйныфларда, я беренче сыйныфтан ук кертергә кирәк. Ә инде берничә ел бергә укыгач, сыйныфны бүлүне укучылар авыр кабул итә. Аеруча дүртенче-алтынчы сыйныфларда. Шундый  нәтиҗәгә килдек, —  ди Елена ханым.

Нефтекама шәһәрендә исә мондый эксперимент 1992 елда ук үткәрелә. Биредә хатын-кызлар гимназиясе булдырыла. Сүз дә юк, уку йорты ул вакытта алдынгылардан булды, уңышлары, җи-ңүләре белән дан казанды. Шулай булуга карамастан, 2006 елда  гимназия гендер ысулы белән хушлашып, малайларны да җыйды һәм катнаш сыйныфлар булдырды. Биредә нинди сәбәпләр малайлар белән кызларны бергә укытырга мәҗбүр иткән соң?

— Ният яхшы иде. Бу ысулның уңай яклары чыннан да бик күп, без аны тойдык. Әмма, малайларны аерым укытабыз икән, аларга мотлак ир-атлар дәрес бирергә тиеш. Хатын-кыз укытучыларга бары тик малайлардан гына торган сыйныф белән эшләве авыр. Шуңа күрә без традицион ысулга — бергә укытуга күчтек, — ди Нефтекама гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Гонштейн.

Калтасы педагоглары да, нефтекамалылар да кызларның малайлардан иртәрәк өлгерүен, физиологик үзен-чәлекләренә бәйле биремнәрне төрлечә үзләштерүен атады. Шунлыктан алар гендер ысулын хуплый, болай укыту егет-ләргә, капма-каршы җенестән оялмыйча, җавап бирү мөмкинлеге бирә, аерым сыйныфларда кызлар да, малайлар да укуда югарырак уңышларга ирешә. Шулай ук, бергә укыганда ешрак кызлар артына качып, җәмәгать эшләреннән, дәрестән соң үткәрелгән чаралардан читләшкән малайлар, үзләре аерым бер сыйныф булганда, мондый эшләрдә дә актив катнашалар икән. Янә дә шул: мондый сыйныфларда егетләр үзара сугышмыйлар икән, чөнки малайларга хас булган сугышу кызлар алдында физик көчне, өстенлекне  күрсәтү теләгеннән барлыкка килә. Ә кызлар булмагач, алар көчен белем алуга юнәлтә. Педагоглар, психологлар  кызларга кагылышлы бер генә кимчелекне атады. Табигатьтән ир-ат игътибарына мохтаҗ кызлар, мәктәптә үзләренә андый караш  булмагач, аны башка мохиттә эзләүләре мөмкин.

Әйе, һәр ата-ана балаларын ничек, нинди мәктәптә  укытуны  үзләре хәл итә. Күрүебезчә, гендер ысулының уңай яклары бик күп,  ул җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Шәхсән мин кызларның тупас, дорфага әйләнүен мәктәп белән генә бәйләмим. Без үзебез дә ун ел буе малайлар белән бергә укып үстек. Мәктәпне тәмамлаганга егерме биш ел узса да, әле дә бик җылы мөнәсәбәттәбез, бер-бе-ребезнең уңышларына шатланып, хәс-рәтләрне бүлешеп яшибез. Әлбәттә, еш аралашып булмый, шулай да мәктәп еллары иң күңелле чор булып, ә сыйныфыбыз кечкенә бер гаилә сыман хәтердә уелып калган. Эш, минемчә, җәмгыятьтә, безнең үзебездә. Бик күп ир-ат эчүгә сабыша. Үзләренең иң төп бурычын — гаиләне тәэмин итү йөкләмәсен үтәми, бала тәрбияләүдә катнашмый. Мондый гаиләдә йөкне хатын-кыз тарта, шундый мохиттә үскән ир баладан ни көтәргә? Бар проблемаларны хәл иткән, гаиләсе өчен җавап тоючы, балалары өчен җан атып торучы әти үрнәге булса, улы да аңа йөз тота. Кызлар әни үрнәгендә тәрбияләнә. Яхшы гаиләләрдә тәрбиялән-гән балалар яхшы яктан аерылып тора. Бүгенге көндә мәгариф системасында реформалар болай да җитәрлек, бәлки, малайларыбыз кыю, җаваплы, ә кызларыбыз — тыйнак холыклы, тырыш булып үссен өчен тәүдә үзебезне үзгәртеп карарга, алар өчен үрнәк булырга кирәктер?

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»