11.09.2013 - Мәгариф

Яңа уку елына — яңа лицей!

Белем көне — мәктәп укучыларына гына түгел, урта махсус һәм югары уку йортларында арытаба белемен камилләштерүче яшьләр өчен дә көтеп алган бәйрәм. Агымдагы елда бу бәйрәм илешлеләр өчен аеруча истә калырлык булды — Түбән Яркәйдәге яңа бистәдә яңа лицей үз ишекләрен ачты.

Ул “2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатлы программасы буенча финансланып, кыска вакыт эчендә төзелде. Аны “10нчы төзелеш идарәсе”  җәмгыяте хезмәткәр­ләре сыйфатлы итеп төзеде. Төзелешкә һәм җиһазлауга 98,2 миллион сум бүленде.

Лицейның уку бүлмәләре заманча техника һәм мәгъ­лүмати технологияләр белән җиһазлан­дырылган. Электрон китапханә булуы да укытучылар һәм укучылар өчен уңайлыклар тудыра.

Укыту табигый-фәнни юнә­леш буенча алып барыла. Төп максат — балаларның биология, химия, физика фәннә­ренә карата кызыксынуын үстерү. Шулай ук  биредәге  “Ресурс-үзәк”тә дүрт юнәлеш буенча эш алып барылачак: химия, биология, физика, математика фәннәрен тирәнтен өйрәнү; һөнәри һәм гомуми белем арасындагы бәйлә­нешне булдыру; сәләтле балалар белән эшләү; район укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.

Лицейны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, төзелеш җәмгыятенең генеральный директоры Валерий Мансуров, укучылар, ата-аналар катнашты. Илдар Иршат улы ата-аналарны, укытучыларны, балаларны Белем көне һәм көтеп алынган вакыйга белән котлады:

— Заманча таләпләргә җавап бирүче, якты, матур мәктәп өчен Президент Рөстәм Хәмитовка, республика Хөкүмә­тенә, төзелеш компаниясенә, кыскасы — шушы изге эштә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Лицей республикадагы иң яхшы белем учакларының берсе булып тора. Укучылар, бүләкне лаеклы бәһаләп, яхшы укыр, төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда алдынгылыкны бирмәс, — диде ул.

Арытаба Валерий Мансуров тантанада катнашучы­ларның барысын да яңа уку елы башлану белән котлады, уңышлар, сәламәтлек теләде һәм интерактив такта бүләк итте. Лицей директоры Гөлнара Кашапова яңа бина өчен рәхмәт белдерде. Валерий Мансуров Гөлнара Фәрух кызына символик ачкыч тапшырды.

Агымдагы елда биредә 110 укучы белем алачак. Беренче сыйныфка 16 бала килгән. Аларны тәҗрибәле укытучы Ирина Гаскәрова каршылады. Беренче кыңгырау шалтырату хокукы 9нчы сыйныф укучысы Илсур Закировка һәм 1нче сыйныф укучысы Аделина Фәт­хетдиновага бирелде.

Кызыл тасма киселгәннән соң, лицей буйлап экскурсия оештырылды. Илдар Моста­фин, һәр сыйныф белән танышып, белем учагының заман таләпләренә җавап бирүен билгеләде.

Әйе, биредә сыйфатлы белем бирү, балаларның сәләтен үстерү, һәрьяклап үсешкән гражданнар тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә белем алачак укучылар илебезнең лаеклы киләчәге булыр, дип ышанасы килә.

Лира ГӘРӘЕВА.

P.S. Новости Уфы сегодня


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»