03.07.2013 - Мәгариф

Матур хыял канатларында

Без килгәндә Гафури районы Яугилде мәктәбенең көн­дезге ял һәм хезмәт лагерена йөрүче балалар, иртән җиләк-җимеш бакчасында эшләп алганнан соң, стадионда футбол уйный иде. Тәр­бияче абыйлары Айнур Бурангулов аларны өйрәтеп, киңәшләрен биреп тора, уенчылар арасында кызлар да күренә.

— Благовещен педагогия колледжында укучы Айнур бездә практика үтә. Ихласлыгы өчен балалар аны ярата. Киләчәктә мәктәпкә килсә, аннан әйбәт укытучы чыгачак, — ди лагерь начальнигы Римма Кәримова. — Әле безгә 20 бала йөри. Ял да итәләр, мәктәп бакчасында эшләп тә алалар. Көндезге лагерьда алар өчен төрле чаралар үткәрелә. Кичә шахмат һәм шашка буенча ярышлар үтте. Мәктәпнең үз автобусы булгач, районның истәлекле урыннарына экскурсиягә йөрү мөмкинлеге дә бар. Өченче көн “Красноусол” шифаха­нәсенә барып килдек. Балалар анда бассейнда су коенды, кояшта кызынды. Алдагы атнада Каран-Елга авылына, башкорт теле гыйлемендә беренче профессор Җәлил Киекбаевның музеена барырга уйлыйбыз.

Без шул арада түтәлләргә су сибүче балалар белән дә әңгәмәләшеп алдык. Элина Данилова быел 6нчы сыйныфны “бишле”гә генә тәмамлаган. Әйтүләренчә, сәләтле кыз бөтенесенә дә өлгерә, ел саен математика, урыс һәм инглиз телләре буенча олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Хәзер инде үз көчен иҗади бәйгеләрдә дә сынап караган: быел Иван Крыловның нәсерләрен яттан сөйләү буенча район конкурсында беренче урын алган.

— Бик әйбәт опекун гаиләдә тәр­бияләнүче Гүзәл Сидорова да безне уңышлары белән сөендерә. Ул 4нче сыйныфны “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамлады. Абыйсы Венер белән көндезге лагерьга бергә йөриләр, — ди Римма Мөхәммәт кызы. — Монда без балаларны ике тапкыр тукландырабыз. Көненә шуңа бюджеттан 75әр сум акча бүленә.

Күп еллар әти-әни назын күрми үскән Гүзәл һәм Венер Сидоровларның тормышы яхшы якка үзгәрүенә, хәзерге көндә җылы мөнәсәбәт һәм шәф­катьлелек бөркелеп торган өйдә матур тәрбия алуларына сөенәсе генә кала.

— Әле без абыем белән Стәр­ле­тамактагы “Солнечный” балалар ши­фа­ханәсенә путевкалар көтәбез, ниятебез тормышка ашса, июльдә анда ял итәчәкбез, — диде сөйкемле кыз.

Бу көнне без Яугилде мәктәбендә укытучыларның һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының олы куанычын да уртаклаштык. Тугызынчылар соңгы сынауны биреп чыкканнар иде. Барысы да Башкортстан мәдәнияте һәм тарихы фәненнән төпле җавап биргән. Шулай да котлауларның иң җылысы Эльвина Дәүләтбаева, Гүзәл Нәзирова һәм Гөлназ Собхангуловага эләккән­дер, чөнки алар соңгы сынауны “бишле”гә биреп чыккан. Иптәш кызлары белән бергә шатланган Эльвина Борһанова да бу фәннән яхшы белем алуын күрсәткән.

— Менә алар — уку елын “4” һәм “5”кә генә тәмамлаган, дәүләт аттестациясендә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кызларыбыз, — дип таныштырды безне куанычлары йөз­ләренә чыккан балалар белән директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Алия Галиәхмәтова. — Мәктә­бебезнең маяклары барлык чараларда да актив катнашып, төрле олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә ал бирмәде. Чыгарылыш кичәсендә барысына да мактау грамоталары тапшырачакбыз.

Без фотога төшереп алган нурлы йөзле кызларның барысы да белем алуларын Красноусол башкорт интернат-гимназиясендә дәвам итәргә теләк белдергән. Алдан ук барып сынау үткәннәр, яраткан укытучыларының йөзләренә кызыллык китермичә, тик “4” һәм “5” билгеләре алып кайтканнар.

— Балаларның канат ныгытуын ничектер сизми дә калдык, — ди Алия Рәҗәп кызы. — Быел 9нчы сыйныфтан 9 үсмерне яңа тормыш юлына чыгарабыз. Алар арасыннан Миләүшә Мөхәммәтдинова белән Юлия Усманова Стәрлетамак медицина колледжын сайладылар. Ә рәсем төшерү сәнгатендә сәләте ачылган Гөлдәрия Ханнанова художество колледжына керергә тели.

Күңелләрендә канатлы хыяллар яшәгән кызлар ямьле җәйне дә көтеп алган. Алар туган якларында, матур табигать кочагында ял итеп, алдагы уку елына яңа көч туплап калырга җыена.

Мидхәт Шәрипов.

Гафури районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»