13.06.2013 - Мәгариф

Яңа мәктәп формасы тегеләчәк

Танылган модельер Вячеслав Зайцев яңа мәктәп формасын булдыруда ярдәм итү максатында Уфага килде. Сәфәр кысаларында ул Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты.

— Мин мәктәп формасын булдыру яклы, — дип белдерде республика Президенты. — Якын киләчәктә тиешле документлар кабул ителәчәк, аларда мәктәп формасы кертү тәкъдим ителәчәк.

— Безнең заманда, балалар мәктәп формасы кигән чакта, бернинди каршылык та тумый иде, — дип килеште Президент белән Вячеслав Зайцев. — Укучылар хәзер, әти-әнисе мөмкинлегеннән чыгып, төрлечә киенә. Бу балаларны я кимсетә, я очындыра.

Уфа трикотаж фабрикасында, аның директоры Зөһрә Исмәгыйлева белдерүенчә, мәктәп формасы биш ел элек әзерләнә башлаган. Танылган кутюрье коллекцияне эшләп бетерүдә катнашырга ризалык бирде.

— Күп эш башкарылган, әмма эшләнәсе дә җитәрлек, — диде Вячеслав Зайцев. — Кичә эскизлар эшләдем — бүген алар буенча тегелгән форма үрнәкләрен караячакмын. Көз Мәскәүдә кышкы яңа коллекция тәкъдим ителәчәк, аның детальләре Уфа фабрикасында тикшерелә.

Алтынчы сыйныфка кадәр мәктәп формасы әзер диярлек. Өлкән сыйныф укучылары өчен комбинацияле форма каралган — пуловер, жилет һәм ак күлмәк. Вячеслав Зайцев Уфаның Русиядә мәктәп формасын булдыру башлангычы белән чыгуын хуплады.

Президент белән очрашу барышында Башкортстанда әзерләнгән коллекция буенча консультацияләр оештыру мөмкинлекләре тикшерелде. Әйткәндәй, октябрьдә әлеге коллекция Парижда Башкортстанның исем туе барышында тәкъдим ителәчәк.

Розалия Вәлиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»