05.06.2013 - Мәгариф

Алдынгыларны җитәкчеләр басып алкышлый

Краснокама районында мондый хәл яхшы традициягә әверелгән

Сәхнәдә — уку алдынгылары. Район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары, мәгариф бүлеге начальнигы, мәктәп директорлары, укытучылар, авыл Советы рәисләре, оешма-предприятие җитәкчеләре аларны аягүрә басып алкышлый. “Яхшы укуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Районның киләчәге сезнең кулда. Алда да сынатмагыз!” —Районның иң күренекле кешеләре шундый хөрмәт күрсәтә икән, һичшиксез, әлеге зур ышанычны аклар өчен тагын да тырышыбрак укыйсы, эшлисе, туган төякне данга күмәсе килә.

“Район намусы өчен” бәй-рәмен мәгариф бүлеге начальнигы Алексей Горбачев уйлап тапкан. Бу бәйрәм даими рәвештә уку елы азагында үткәрелә. Тәүдә һәр мәктәп укуда, спортта, җәмәгать эшләрендә активистларны ачыклый. Аннары кандидатлар арасыннан җиңүчеләр билгеләнә, аларга район хакимиятенең Дипломы һәм бүләге тапшырыла.

Быел “Уку алдынгысы” номинациясендә — Яңа Кабан мәктәбеннән Альбина Хәбие-ва, “Иң яхшы спортчы” номи-нациясендә — Яңа Каенлык мәктәбеннән Гөлгенә Зарипова, “Иң алдынгы балалар оешмасы лидеры” номинациясен-дә Яңа Бөртектән Алсу Мәгъдәнова, “Иң алдынгы яшьләр оешмасы лидеры” номинациясендә — Куян урта мәктәбеннән Денис Нәшир-банов, “Өстәмә белем бирү учреждениеләреннән иң алдынгы” номинациясендә Николо-Березовка мәктәбеннән Максим Кизаметдинов җиңүче дип табылдылар.

Укучыларны шулай хөр-мәтләү үз нәтиҗәләрен бирә. Мәктәпләрдә медалистлар саны елдан-ел арта, чыгарылыш сыйныфы укучыларының 82 проценты югары уку йортларына керә. Төбәк һәм тө-бәкара олимпиадаларда җи-ңүчеләр саны буенча Краснокама районы республикада икенче урынга чыкты. Укуда, спортта, җәмәгать тормышында алдынгылык яулаучыларга башка укучылар да тартыла, күрсәткечләрен яхшырта. Район укучылары арасында хокук бозучылар саны да сизелеп кыскарды.

Район җитәкчелеге өчен мәгариф һәрвакыт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды.

— Яшь буынга никадәр игътибарлы булсак, аларны кайгыртсак, киләчәктә алар да үз районнарына шундый мөнә-сәбәт күрсәтәчәк. Без аларда шәхес тәрбияләргә тиеш, чөнки киләчәк шушы балалар кулында, — ди район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнүдә Дмитриева.

Районда спортка да игътибар зур. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алексей Горбачев, сәламәт баланың гына укуга кызыксынуы була, дип исәпли, шуңа күрә спорт чаралары биредә даими үтеп тора. Мәк-тәпләрдә спорт түгәрәкләре эшли. Район үзәгендә Спорт сарае төзелә. Краснокама районының Башкортстанда үтүче Авыл спорт уеннарында сигезенче ел беренче урын яулавы да күп нәрсә турында сөйли. 

Балаларның сәләтен үсте-рү дә игътибардан читтә калмый. Район укучыларының туксан проценты өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнә.

Балалар оешмаларының эшчәнлеге дә кайнап тора. “Пионерлар иле”, “Башкортстан пионерлары”, яшьләр оешмаларында тупланган укучылар төрле акцияләрдә катнаша, җәмгыять үсешенә үз өлешен кертә.

Мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту  юнәле-шендә дә зур хәстәрлек күрелә. Былтыр районда алтмыш урынга исәпләнгән балалар лагере ачылды. Балалар бакчалары төзелә, күптән түгел генә районда шундый ике бакча ачылды.

— Мин моннан берничә ел элек “Уку алдынгысы” но-минациясендә җиңү яуладым. Шул вакыттагы кичереш-ләремне әле булса оныта алмыйм. Мине ул вакытта районның барлык җитәкче-ләре аягүрә басып алкышлады. Мин һәрвакыт тырышырга, шушы кешеләрнең йөзенә беркайчан да кызыллык китермәскә дип үз-үземә ант иттем. Хәзер югары уку йортында белем алам. Теләгем — диплом алып, районга кайту, — ди Башкортстан дәүләт медицина университетында белем алучы Ирина Ганиева.

Шик юк, Краснокама укучылары киләчәктә дә тырыш булыр, район һәм республика йөзенә кызыллык китермәс. Район Мәдәният сарае сәхнә-сен тутырып басып торучы кыз һәм егетләргә карап, моңа тагын бер тапкыр инандык.

Гөлнара Гыйлемханова.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»