10.05.2013 - Мәгариф

Яңа белгечлекләр ачыла

2013-2014 уку елында М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында яңа юнәлешләр ачыла. Алар — физик культура (тренерлык буенча махсуслашу), документлар һәм архив белән эшләү, лингвистика (тәрҗемә эше), социаль эш. Иң мөһиме — бу белгечлекләргә бюджет урыннары бүленгән. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: БДПУ — Русиядә “Кешенең үз-үзен девиант тотышы педагогикасы һәм психологиясе” белгечлеге буенча программа ачкан икенче югары уку йорты.

Алдагы уку елына барлыгы 1448 бюджет урыны бүленгән, шуларның 1004е — бакалавриат, 20се — махсуслашу, 171е — магистратура. Бу, агымдагы уку елы белән чагыштырганда, 145 урынга күбрәк.

Бүген БДПУ төбәкнең әйдәүче фәнни-мәгариф һәм инновацион үзәгенә, педагогика һәм психология буенча югары мәктәп преподавательләрен әзерләү үзәгенә әверелде. Русиядәге педагогия университетлары һәм аларга тиңләштерелгән гуманитар югары уку йортлары рейтингында М. Акмулла исемендәге БДПУ беренче биш вуз исәбенә керә. Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2012 елда илебездә югары һөнәри белем бирүне модернизацияләү шартларында үткәрелгән югары уку йортларының нәтиҗәлелеген тикшергән мониторинг БДПУның нәтиҗәле дип табылган 12 педагогия вузы исәбенә керүен, бу җәһәттән Идел буе федераль округында бердәнбер булуын раслады. Моңа кадәр дә педагогия университеты сыйфат менеджменты өлкәсендә ел саен үткәрелүче Бөтенрусия конкурсы лауреаты булган иде.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»