26.04.2013 - Мәгариф

Педагоглар хезмәтенә лаеклы бәя

25 апрельдә Мәгариф министрлыгында бер төркем укытучыларга Башкортстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантаналы чарада, шулай ук,  наркотикларга каршы профилактик эшләрне иң яхшы оештыручы мәгариф учреждениеләре дә дипломнар белән бүләкләнде.

Гомерен балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган сигез педагог “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы”, ә икесе “Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” исеменә лаек булды.

Бүген дәүләт бүләкләре алучы педагоглар безнең җәмгыять, ил күләмендә бик кирәкле кешеләр. Үз иленең, туган республиканың лаеклы гражданын тәрбияләү, аңа аң-белем бирү — бик мөһим бурыч. Һәм ул, беренче чиратта, укытучы иңнәренә салынган. Бу югары бүләкләр сезнең фидакарь хезмәтегезне бәяләү белән бергә, бөтен коллективның тырышлыгын чагылдыра, уңышын күрсәтә.

Мәгариф өлкәсендәге яхшы үзгәрешләрдә сезнең һәммәгезнең өлеше бар. Республикада төп база мәктәпләре челтәренең бердәм концепциясен булдырдык. Уртак тырышлык белән ятимнәр санын киметүгә ирештек.  Балалар арасындагы җинаятьчелекне узган елда 16,6 процентка киметтек, — диде тантаналы чыгышында мәгариф министры Әлфис Гаязов.

Югары бүләккә лаек булган һәр укытучы дулкынлану да, зур шатлык та кичерде әлеге чарада. Илеш районы Базытамак мәктәбе  директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары, биология укытучысы Дилә Зиннә­туллинаның туган мәктәбендә эшләвенә дә 30 ел вакыт үткән. Өч гектардан артык мәктәп яны участогында ул укучылары белән ниләр генә үстерми.  Үз эшенә намус белән караган укытучының бу юнәлештә уңышлары байтак.

— Укучыларым белән төрле бәйгеләрдә катнашып, әледән-әле  призлы урыннар яулап торабыз. “Укытучы-мастер” республика конкурсында педагогик исемгә лаек булуыма, быелгы уку елында Мәгарифне үстерү институтында “Яшь эколог” авторлык программам раслануына да чиксез шатмын. Барлык уңышларым өчен мәктәп коллективына, укучыларыма, гаиләмә һәм, әлбәттә, Хөкүмәтебезгә рәхмәтлемен.

65нче татар гимназиясе ачылганнан бирле биредә эшләүче, шул исәптән байтак еллар директор урынбасары вазыйфасын башкарган Лена Гайнетдинова да зур исемгә лаек булуын хезмәттәшләре белән уртак җиңү дип кабул итә. Шәһәр мәктәпләрендә балаларга татар теле дәресләрен укыту кайчандыр нәкъ менә Лена Шәйдулла кызыннан башлана. Балаларга туган тел серләрен өйрәтүгә зур көч салган укытучы соңгы елларда башлангыч сыйныфларга дәреслекләр төзү белән шөгыльләнә.

Әйе, педагог һөнәре — зур көч салуны таләп итүче хезмәт ул. Шушы өлкәдә озак еллар көч түккән кешеләрнең эшен бәяләү укытучының абруен күтәреп кенә калмый, аларны яңа казанышларга да өнди.

Зөлфия Фәтхетдинова.

Фото: Уфаның 65нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Лена Гайнетдинова, Илеш районы Базытамак мәктәбенең биология укытучысы Дилә Зиннәтуллина, Балтач районы хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фирдәвес Рәхимов, Гафури районы Морак мәктәбенең география укытучысы Наилә Абдуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»