25.04.2013 - Мәгариф

Ул кешене яхшы беләм!

Бу сурәтләмәнең атамасына чыгарылган юллар урыс шагыйре Сергей Есенинның “Пугачев” поэмасы герое Хлопушага карый. Атлаган саен ул әлегә ишетеп кенә белгән, әмма холкы, язмышы белән үзенә якын кабул иткән шәхес хакында: “Я знаю этого человека”, дип кабатлый.

30 елга якын гомере күз алдымда узган, аралашып, фикер уртаклашып дөнья көткән шәхес турында мин дә: “Ул кешене яхшы беләм!” дип әйтергә җөрьәт итәм.

...Бөредән күчеп урыс һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында аз гына эшләп алуга, фа­куль­тетның партия оешмасы секретаре итеп сайлап куйдылар. Яңа коллектив белән якыннан танышсын дигәннәрдер инде.

Озакламый көтелмәгән хәл килеп чыкты. “Тиешле оешма”дан институтка рәсми хат килеп төште. Анда Болгария халык республикасына туристик сәфәргә барган ике студентның төнге барга күңел ачарга баруы, моның өчен “чара күрергә кирәклеге” әйтелгән. Партия оешмасы мәсьәләне кулга алырга һәм иң каты чара күрергә бурычлы.

Дәресләр тәмамлануга боларны чакырттым. Икесе дә карар күзгә юаш авыл балалары. Берсе — Архангель районыннан, икенчесе Авыргазыдан булса кирәк. “Ни булды, ничек булды — сөйләгез!” — димен. Болгария буйлап автобуста сәяхәт итүләрен, Бургаска килеп урнашкач, Кара диңгездә көннәр буе су коенуларын бәян иттеләр. “Тагын”. “Тагын дип, кичен бер кафега бардык”. “Соң”... “Болгарлар җырладылар, күмер өстендә биеделәр. Без дә башка туристларга кушылып җырладык, биедек. “Соң?” “Соңыннан аларга ияреп үз бүлмәбезгә кайттык”. “Шуның белән эш беттеме?” “Әйе. Безгә ни булыр икән? Институттан кусалар, нишләрбез инде?” — дип елап ук җибәрделәр. “Барыгыз, кайтыгыз. Иртәгә партиянең ачык җыелышы була. Әзерләнегез”.

Үзебезнең уналтынчы союздаш республика дип аталган Болгариядән башка бер генә чит илдә дә булмаган авыл балалары өчен кайгырып, йокым йокы булмады. Җыелыш исә студентлар файдасына булды. Комсомол шелтәсе биреп, ике айлык стипендияләрен тотып калырга, дигән карар чыгарылды.

Җыелыш карары күчер-мәсен институтның партия оешмасына тапшырганда кара күзле, кара чәчле бер егет: “Рәхмәт Сезгә”, диде. “Эшчән студентларны саклап калган өчен”, — дип тә өстәде. “Кем Сез?”,  дип сорадым. “Комсомол оешмасы секретаре, биология-химия факультеты студенты Раил Әсәдуллин, — дип җаваплады ул. Шуннан танышып киттек. Әллә аның үзем кебек какча гәүдәле булуы, йомшак итеп сөйләшүе, дус-иптәшләрен аклап, студентларны яклап ясаган чыгышлары ошады — ахыр чиктә без чын-чынлап дусларга әверел-дек.

60нчы елларда башланган студент төзелеш отрядлары хәрәкәтенең чәчкә ату чоры 1970-80 елларга туры килде. Өлкән яшьтәге партия җитәкчелегенең эшчәнлегендә идеология формаль төс алган мәлдә нәкъ яшьләрнең күтәренке рухы, аларга хас инану һәм ышану сыйфатлары илгә хезмәткә җәлеп ителде. Башкортстан дәүләт педагогия институты студентлары да бу башлангычны дәррәү күтәреп алды. Армиядә чыныгу үткән танкист, биология-химия факультеты студенты Раил Әсәдуллин, физика-математика факультетыннан Земфир Гаязов, филология факультетыннан Дамир Шаһимәрданов, чит телләр факультетыннан Зөлхиҗә Исмәгыйлева, соңрак аларга килеп кушылган яңа буын студентлар яшьләр хәрәкәтенә яңа сулыш өреп, яңадан-яңа объектлар төзеделәр. Раевка станциясендәге мал симертү һәм ит-консерва комбинаты бу фидакарь хезмәткә тере һәйкәл булып тора. Ә станциянең үзендә төзелгән биналар күпме! Студент төзелеш отрядының тәрбияви-педагогик чара да икәнен педагогия институты студентлары яхшы белә. Алар милициянең үсмерләр белән эшләү бүлекләрендә исәптә торучы “авыр холыклы” үсмерләрне дә үз карамагына алыр иде. Укуга күңел салып бармаган күпме малай-шалай, кыз-кыркын җәй буе студент абый-апалары белән ташчы, буяучы, штукатур эшен башкарып, арытаба һөнәрчелек училищеларында, төзелеш техникумнарында укуларын дәвам итеп, менә дигән эшчеләр булып киттеләр. Студент төзелеш отрядларының Төзүчеләр көне уңаеннан үткәрелгән сабантуйлары да зур бәйрәм төсе ала иде. Ректор Рөстәм Кузеев андый бәйрәмнәрдә мотлак һәр факультет деканының катнашуын таләп итә, чарага һәр ел саен республикадагы данлыклы кешеләрнең берсен чакыра иде. Зона төзелеш отряды җитәкчеләре Раил Әсәдуллин һәм Земфир Гаязов җитәкчелегендә оештырылган шул сабантуйларның берсенә ул ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевны да алып килде. Бүген аңлавымча, бу адым үзе үк егетлек булган. Өлкә партия комитетының ниндидер күрсәтмәсен үтәүдән баш тарткан өчен Муса Гәрәев республика ДОСААФ җитәкчелегеннән төшерелгән чак иде бу. Шундый вакытта чит-ләтелгән кешене хөрмәтләү, ягъни түрәләрнең әмерен үтәмәү үзе үк кыю адым буларак бәһаләнергә лаек. Хәер, аның шаукымы соңрак үзен сиздерде.

Остазы, киңәшчесе, гомер буе мәгариф системасында хезмәт итеп, чәче агарган элекке ректор Эдуард Хәмитов белән Раил Әсәдуллинның фикерләре уртак. Алар фәннең дә, җитәкчелек эшенең дә бар нечкәлекләрен эчтән белә. Эдуард Хәмитов җитәкче булып эшләгән елларда кешегә бер-ике карауда ук аның кем икәнен ачып сала иде. Шушы сәләт аның дәвамчысы Раил Мирвай улына да күчкән.

XX гасыр башы зыялылар алдында бик җитди бурычлар куйды. Эшсезлек, өметсезлек коммунистик идеологиянең көрчеккә килеп терәлүе хәлне тагын да катлауландырды.

Әлеге хәл-шартларда педагогика кафедрасы мөдире Раил Әсәдуллин теләктәшләре белән кискен борылышлар мәлендә нинди укыту-тәрбия системаларын безнең шартларда файдалану мөмкин булуы турында баш ватты. Укыту-тәрбия системасында үзгәрешләр котылгысыз — монысы көндәй ачык. Бәлки, әнә Көнбатыш Европа илләрендә урын алган монтессори системасын, ике гасыр буе ныгынган Руссо идеяләрен, башка фәнни-педагогик мәктәпләрдә үзен аклаган практик алымнарны исәпкә алырга кирәктер?

Ничек кенә булмасын, яңача алымнар, укыту-тәрбия системасында заман сынавын үткән принципларны саклап калу, үстерүгә нигезләнергә тиеш. Димәк, яңалыкка омтылганда да таяныч булырлык нигез ташларын онытмау мотлак. Педагогикада исә бу бигрәк тә мөһим. Ахыр чиктә коллектив эзләнү-уйланулар нәтиҗәсендә педагогия уку йорты каршында Ислам белеме бирү университеты барлыкка килде. Янә күпләр аптырабрак калды.

— Әйе, — ди Раил Мирвай улы, — дәүләтебез дә, уку системасы да дөньяви. Бу Русия Конституциясе белән ныгытылган. Әмма коммунистик идеология юкка чыгу нәтиҗәсендә барлыкка килгән бушлыкны ятлар биләп алмасын өчен диннең дөньяви кыйммәтләрен эшкә җигеп, мәгариф белән берлектә җитди көч барлыкка китерергә кирәк иде. Асылда бит һәр дин, шул исәптән, Ислам да укуны, кешенең мәгъри-фәтле, мәдәниятле булуын төп максат итеп куя. Шул кыйммәтләрне дөньяви фәннәрне укытуда файдаланырга, шәхескә рухи-әхлакый тәрбия сабаклары бирергә тиешбез. Шуңа омтылабыз.

Бу җәһәттән Башкортстан дәүләт педагогия университетының элекке ректоры Эдуард Хәмитовның да фикерләрен белештек.

— Башкортстан дәүләт педагогия институты оештырылганнан бирле, — ди ул, — шундый традиция яшәп килә. Беренче ректор М. Я. Янгиров укытучыларны фатирлы итүгә зур көч салды. Ул тугыз катлы уку бинасы, Р. Г. Кузеев берничә тулай торак, административ корпус, мин тарих факультетына яңа бина, чит телләр факультетына уку корпусы төзеттем.

Раил Мирвай улына берничә ел төзелеш эшләре алып барырга мөмкинлек булмады. Тик ул кул кушырып утыра торган кеше түгел. Федераль структуралар, республика җитәкчелеге тупсаларын күп таптады. Уку корпусларын ремонтлау, аудитория, залларны тәртипкә китерү буенча зур эш башкарды. Ашаган белми, тураган белә. Тыштан караганда әллә ни үзгәреш юк та кебек. Аның каравы, республика, федераль дәрәҗәдәге форумнарны үткәрү өчен нәкъ педагогия университеты биналары сайлана. Ни өченме? Чөнки биредә һәрвакыт тәртип, актлар залында сәхнә заманча бизәлгән, стеналары ялт итеп тора, тамашачыга рәхәтләнеп утырырлык өр-яңа кәнәфиләр тезеп куелган. Иң мөһиме — уку процессына комачаулык итмичә, теләсә нинди чараны үткәреп була. Болар, әлбәттә, уку йортының югары абруе турында сөйли. Ел саен төзекләндерелеп торган тулай торакларда авыл-шәһәрләрдән килгән студентлар башка җирдә булмаганча арзан хакка көн күрә, санаторий-профилакторийда сәламәтлеген ныгыта.

Янә бер шатлыклы вакыйга — Президент Рөстәм Хәмитов үз карары белән университетның яңа уку корпусын төзү проектын хуплады. Димәк, филология институты, йөзү бассейны, педагогия колледжы һәм яңа бина бербөтен комплекс тәшкил итәчәк. Шулай булырга тиеш тә. Ышанам, Раил Әсәдуллин җитәкчелегендә бу эш тә нәтиҗәле тормышка ашырылачак.

Кайчак җитәкче кешегә совет заманындагы логиканы да эшкә җигәргә туры килә. Педагогия университетына  Мифтахетдин Акмулла исемен бирүне дә башта аңлап җитмәделәр. Бераздан өч уку корпусы арасындагы мәйданга Акмулла исеме бирелде, анда мәгърифәтчегә һәйкәл куелгач кына, максат ачыкланды. Исемле мәйдан шыксыз була алмый бит инде. Хакимият исәбенә анда таш түшәлде, мәйдан ялт итеп тора. “Бердәм Русия” партиясенең актив әйдәүчесе булу да университетка файда китерә. Партия проекты кысаларында менә дигән бассейн төзелде.

Янә бер заман парадоксы. Әлегә республикада дүрт югары уку йорты төп предметлар буенча белгечләр әзерли. Шул ук вакытта мәктәпләр, бигрәк тә шәһәр мәктәпләре, укытучылар җитмәүгә зарлана. Моның сәбәбе гади — бүгенге шартларда укытучы матди, әхлакый, юридик яктан да рәнҗетелгән зат. Педагогик династияләр дигән төшенчә мондый шартларда сагынып сөйләргә генә калачак! Шуңа да укытучы һөнәрен сайлап, мәктәпкә барырга җөрьәт иткәннәр, аларны әзерләүчеләр икеләтә хөрмәткә лаек.

Бу җәһәттән М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының федераль дәрәҗәдә танылу алуы да аның арытабангы үсеше өчен мөһим этәргеч булып тора...

...Танышым, хезмәттәшем, фикердәшем, җитәкчем,  танкист Раил Әсәдуллинның бүгенге  булмышын мин шулай күзаллыйм. Тормыш — иксез-чиксез фронт. Алгы сызыкның үзәгендә педагогика гаскәре — фән, университет, теләктәшләр, фикердәшләр, дуслар һәм, әлбәттә, көндәшләр, дошманнар да.

Сул канатта — хезмәттәшләр, укытучылар, укучылар.

Уң канатта — югары оешмалар, дәүләт, республика җитәкчелеге.

Ә тыл — иң авыр мизгелләрдә, иң шатлыклы көннәрдә кайтып сыеныр урын — тормыш иптәше көләч йөзле Алсу ханым, уллары — Азат, Айрат, Артур — аларның хәләлләре, онык-оныкалар. Адәм баласының шатлык-кайгыларын уртаклашыр ныклы тылы булмаса, фани дөнья нигъмәтләренең, фәнни дәрәҗәләрнең мәгънәсе дә тулы булмас иде. Хәер, калганы сер булып калсын.

Рәиф Әмиров,

профессор, язучы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»