06.04.2013 - Мәгариф

Талантка юл ача белегез!

Валерий Шәмигулов укытучысы һәм остазы  Рөстәм Галиев белән.Шаран авылындагы 1нче урта мәктәп районда алдынгы уку йортларыннан санала. Укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә ярашлы үзгәртеп корырга омтылучы коллективның яхшы традицияләре, белем бирүдә үз системасы бар. Монда укытучылар теге яки бу фәнгә кызыксыну күрсәтүче балаларның сәләтен һәм мөмкинлеген үстерүне игътибар үзәгенә куя, алар белән шөгыльләнергә көч һәм вакытларын кызганмыйлар. Бу үз нәтиҗәләрен бирә. Шаран укучылары хәзер төрле олимпиадаларда, иҗади конкурсларда уңышлы чыгыш ясый.

 — Мин сезне бер төркем талантлы балалар белән таныштырырга телим, — диде безгә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Тамилина. — Менә 11нче сыйныф укучысы Валерий Шәмигулов белән бөтен коллектив горурлана. Ул —  районда гына түгел, республикада да иң мактаулы исемнәргә ия балаларның берсе. Тормыш хәвефсезлеге нигезләре буенча Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабында ике тапкыр катнашты һәм икесендә дә призлы урын яулады. Шундый казанышлары өчен ике ел рәттән хөкүмәтебезнең 30 мең сумлык гранты белән бүләкләнде. Узган уку елында Башкортстан Президенты стипендиясен алып та безне куандырды.

Яраткан укытучылары телгә алуынча, тырыш баланың сә-ләтләре башлангыч сыйныфларда ук ачылган. Ул күп укырга әвәс. Барлык фәннәрдән дә диярлек ул “бишле”гә генә өлгәшә. Урыс теле һәм әдәбияты, биология, география, экология һәм тарих буенча район олимпиадаларында катнашмый калганы юк.

Валерийның иң югары казанышлары тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәне белән бәйле. Зур бәйгедә җиңү якташыбызга җиңел бирелмәгән. Аның укытучысы Рөстәм Галиев билгеләп үткәнчә, олимпиаданың финал этабында Башкортстаннан 7 бала катнашкан, әмма алар арасыннан Валерий гына призлы урынга күтәрелгән. Шаранның талантлы егете быел исә Бөтенрусия олимпиадасына шәхси чакыру алган. Апрель азагында Пятигорск шәһәрендә үтәчәк финал ярышларында аның яңа биеклекләр яулаячагына педагоглары да ышаныч белдерә.

11“А” сыйныфыннан тик “бишле”гә генә укучы Виктория Исламова да мәктәп тормышының уртасында кайнап яши. Сәләтле кыз Казанда үткәрелгән “Талантлар бердәмлеге” халыкара конкурсында катнашкан. Аннан ул III дәрәҗә Диплом алып кайткан. Былтыр Самарада уздырылган иҗади конкурста да уңышлы чыгыш ясаган.

— Ул барысына да өлгерә, cпортта да сынатмый. Мәктәпнең баскетбол командасында уйнап, район чемпионы исемен яулады. Биергә ярата, бәләкәйдән “Шаран ритмнары” дигән хореографик ансамбльдә шөгыльләнә. Гүзәллеге белән дә ул күңелләрне әсир итә. Районда үткә-релгән “Алтын таҗ” матурлык конкурсында җиңеп чыгуы шул хакта сөйли. Тормышта чаялыгы һәм тапкырлыгы белән дә алдыра. Ул  — “Шаран сукбайлары” КВН командасының алыштыргысыз капитаны, — диде Светлана Германовна.

 Алдына якты максатлар куйган Виктория әле Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга әзерләнә. Аның хыялы — Мәскәүдәге абруйлы югары уку йортларының берсенә укырга кереп, тормышта кирәкле һөнәргә ия булу.

Гомумән, быел 1нче мәктәп күп кенә сәләтле балаларны олы тормыш юлына чыгарырга җыена. Алар арасында тәүге казанышлары белән укытучыларны һәм әти-әнисен сөендергән Миләүшә Хәсәншина да бар. “Ул җырга оста, поп-музыкада балкыячак безнең яшь “йолдызыбыз”, диделәр безгә аның турында. Сәләтле яшь башкаручы күп конкурсларда лауреат исемен яулаган. Былтыр Самарада үткәрелгән халыкара музыка фестивалендә II дәрәҗә Дипломга лаек булган. Мондый казанышларга Миләүшә үз тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкән. 

Балаларга төпле белем бирүче 1нче урта мәктәптә шулай яшь талантларга киң юл ачарга, мөмкинлекләрен үсте-рергә омтылалар. Без 8 “А” сыйныфыннан тик “бишле”гә өлгәшүче, бәләкәйдән җыр-моңга тартылган, шулай ук бию сәнгатен дә якын күрүче Эльнара Зиннурованың да шатлыгын уртаклаштык. Үзе әйтүенчә, аңа  математика, урыс теле һәм әдә­бияты, физкультура дәресләре ныграк ошый икән. Ул чит телдә яхшылап өйрәнүне максат итеп алган. Инглиз теле буенча үткә­релгән фәнни-гамәли конферен­циядә чыгыш ясап, белем даи­рәсен, киң карашлы булуын күр­сәткән. Сәләтле кыз иҗади эше белән былтыр “Балалар казанышлары энциклопедиясе” дигән Бөтенрусия проектында да катнашкан.

Шаранның яшь талантларын алда яңа үрләр, яңа сынаулар көтә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»