15.03.2013 - Мәгариф

Бала сәләтен иртәрәк күрик!

Безнең Чакмагыш авылы гимназиясенең төп максаты һәм бурычы  балаларның сәләтен ачу һәм үстерү өчен шартлар тудыруга, үзлегеннән укуга, үсешкә ихтыяҗ булдыруга юнәлтелгән. Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүне гимназия коллективы “Сәләтле бала” программасына нигезләп алып бара.

Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: балаларның сәләтен  ачыклау эшен мин беренче сыйныфтан ук башлыйм.”Талантлы балалар” банкы булдырам. Дәрестән соң өстәмә белем бирү, түгәрәкләр, класстан тыш чаралар оештыру укучыларны иҗади яктан үстерүгә зур этәргеч бирә. Үзебезнең “Әллүки” дигән басманы чыгару традициягә әверелде. Милли бәйрәмнәргә багышланган кичәләр дә даими үткәрелеп тора.

Гимназиядә тикшеренү-эзләнүләр алып баручы, танып-белү-коммуникатив юнәлеш буенча шөгыльләнүче укучыларның иҗатын үстерүгә уңай йогынты ясаучы “Эврика” фәнни берләшмәсе турында да әйтеп үтәсем килә. Ел саен фәнни конференцияләр үткәрелә, берләшмә әгъзалары төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм бәйгеләрнең җиңүчеләре булып таныла. Минем укучыларымның да “Эврика” белән дуслыгы елдан-ел ныгый. Икенче сыйныфта укыганда ук бер төркем бала фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнде. Ике укучым Мәскәүдә үткәрелгән “Фән дөньясына беренче адымнар” дип аталган Гомумрусия конкурсында лауреат исеменә лаек булды.

Башлангыч сыйныф укучылары арасында урыс теле, математика, табигатьне өйрәнү буенча үткәрелгән олимпиадаларда минем дүртенчеләрем яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Уку алдынгылары Наилә Галиева, Галия Янбухтина, Азалия Мусина, Илнара Шәрәфетдинова, Алмаз Исланов, Айнур Мөхәммәтҗанов, Тимур Мамлиев призлы урыннар яулады. Укучыларының уңышларын күрү — һәр укытучы өчен олы сөенеч ул.

4 “А” — минем сигезенче чыгарылышым. Укучыларым арасында җырга, биюгә маһир балалар күп. 24е дә беренче сыйныфтан башлап балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, һәр дәрескә зур теләк белән йөриләр. Нинди генә чара булмасын, мәктәптәме, район күләмен-дәме, һәрвакыт бердәм, тату булулары һәм матур чыгышлары белән аерылып тора минем дүртенчеләрем.

Мин — укытучы. Эшемне, укучыларымны яратам, үзем кебек изге хезмәт башкаручы хезмәттәшләремне чын күңелдән хөрмәт итәм, алардан үрнәк алам. Һәркөнне ашыгып-ашкынып мәктәбемә киләм. Монда мине укучыларым көтә. Шуңа да бәхетлемен. Үземә белем биргән, хезмәт баскычлары буйлап югарыга, яңа биеклекләргә күтәргән мәк-тәбемә рәхмәтлемен.

Гөлфия Хисамова,

Чакмагыш гимназиясенең 

башлангыч сыйныфлар укытучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»