22.10.2010 - Мәгариф

Башкортстан — Евразиянең “йөрәге”

Мөһим форум кысаларында күренекле дәүләт эшлеклесе, Башкортстан Автономияле Республикасын оештыручыларның берсе, галим, тюрколог-шәркыятьче Әхмәт-Зәки Вәлидинең тууына 120 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция дә үтте. Чараны оештыручылар — Русия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге (IRCICA, Истанбул шәһәре), Башкорт дәүләт университеты.  Әлеге форум Ислам конференциясе оешмасының актив ярдәме астында оештырылды. III Халыкара симпозиум шулай ук Уфада, 2008 елның 14 октябрендә үткән иде.

Мөһим чарада билгеле галимнәр тарафыннан Русиянең Идел-Урал төбәгендә яшәүче мөселманнарына кагылышлы Исламның  тарихи-фәлсәфи, социологик һәм мәдәни мирасы карала. Симпозиумга дин әһелләре, Русия төбәкләреннән: Мәскәү, Казан Новосибирск, Түбән Новгород, Грозный, шулай ук Башкортстанның югары уку йортларыннан, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстан, Төркия, Германия, Һиндстан, Литва, АКШ, Италия, Мароккодан филология, борынгы телләр, педагогика һәм сәясәт тарихы буенча галимнәр һәм белгечләр килде.  Халыкара гыйльми форумны Башкорт дәүләт университеты ректоры Әхәт Мостафин ачты һәм алып барды.

— Бүген мөһим форумда күтәреләчәк мәсьәләләр республика өчен генә түгел, ә тоташ ил өчен мөһим, — диде симпозиумны ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина. — Башкортстанда тирән уйланылган, нәтиҗәле сәясәт алып барыла. Ул милләтара һәм конфессияара татулыкны, дуслыкны диннәр һәм халыкларның үзара мөнәсәбәтенең элемтәсен ныгытуга юнәлтелгән. Безгә бүген бу юнәлештә башка төбәкләр һәм илләр белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, чөнки Ислам, Идел һәм Урал төбәгенең традицион диннәренең берсе буларак, Русияне чит илләр, гарәп дөньясы белән тоташтыручы булып тора.

— Ике көн дәвамында үткән бу чара Ислам конференциясе оешмасы һәм Башкортстан җитәкчелеге, республика гыйльми даирәләре белән тыгыз элемтә булдырырга ярдәм итәр дип ышанам, —  диде Ислам конференциясе оешмасы генеральный се-

кретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу. — Бүген без Русияне һәм аның төбәкләрен стратегик партнерлар буларак кабул итәбез. Без сезнең илегез, мәдәниятегез, тарихыгыз белән 2005 елда Русия Ислам конференциясе оешмасында күзәтүче статусын алгач кызыксына башладык. Һәр ел саен без биредә үзебезгә яңалыклар ачабыз, ил турында күбрәк беләбез.

Шулай ук котлау сүзе белән Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин,  Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге генеральный директоры Халит Эрен чыгыш ясадылар.

Халыкара гыйльми форумда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, философия фәннәре докторы, профессор Зөһрә Рәхмәтуллина  “Җәдитчелек һәм башкорт мәгърифәтчелеге”, Мәскәү гуманитар академиясе галиме Георгий Шингарев  “Философия һәм дин гыйлеме” тарих фәннәре докторы, профессор Айсылу Юнысова “Көньяк Уралда Ислам: архив һәм чыганаклар”, Истанбулның Фатих университеты профессоры Ипширли Мәхмүт “Зәки-Вәлиди Туган — минем укытучым”;  БДУ профессоры Марат Колшәрипов “Мөселманнар арасында экстремизм һәм терроризм таралу мәсьәләләре”,  Казан федераль университеты профессоры Ринат Нәбиев “Конфессияара толерантлык — җәмгыятьнең тотрыклы үсеше нигезе” дигән һәм башка темаларга чыгыш ясадылар.

Бүген симпозиум эшен биш се-

кциягә бүленеп дәвам итә. Идел-Урал төбәгендә Ислам цивилизациясенең көнүзәк һәм аз өйрәнелгән аспектлары буенча доклад һәм чыгышлар тәкъдим ителә.  Идел-Урал төбәгендә Ислам һәм этномәдәни, тел һәм әдәби иҗат процесслары; Ислам һәм төбәктә яшәүче халыкларның иҗтимагый-сәяси, философик, тәрбияви һәм хокук мәсьәләләренә бәйле карашлары; төбәкнең матди мәдәниятендә Ислам цивилизациясе комарткылары; җәдитчелек тарихы һәм философиясе, Идел-Урал төбәге халыкларына Ислам цивилизациясе йогынтысын өйрәнү мәсьәләләре — халыкара  симпозиумда шушы һәм башка проблемалар күтәрелде.

Берсүзсез, башка еллардагы кебек үк, “Идел-Урал төбәгендә Ислам цивилизациясе” IV Халыкара симпозиумы — Башкортстанның мәдәни тормышында мөһим вакыйга. Ул Русия һәм чит илләрдәге төрле фәнни мәктәп вәкилләренең очрашу, безнең борынгы үткәнебез турында бәхәсләшү, үзара фикер алышу урыны гына түгел, Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларга, күп дини конфессияле Русиягә мәдәни диалогны дәвам итәргә яңа этәргеч булырына шик юк.

— Ислам конференциясе оешмасы — Ислам дәүләтләренең киң билгеле халыкара оешмаларының берсе. Башкортстанның бу оешма белән сәяси, мәдәни, фәнни һәм икътисади юнәлешләрдә хезмәттәшлек итүе зур перспективалар ача, — диде Зөһрә Рәхмәтуллина журналистларга. — Ике арада хезмәттәшлек якын киләчәктә башланыр дип ышанам.

— Безнең оешма бүген симпозиумда каралучы Ислам мәсьәләләре белән генә шөгыльләнми, — диде генеральный секретарь Әкмәлетдин Ихсаноглу. — Ислам конференциясе оешмасы — Берләшкән милләтләр оешмасыннан кала  зурлыгы буенча икенче халыкара берләшмә. Оешмага 57 дәүләт һәм 5 дәүләт-күзәтүче, шул исәптән Русия, керә.  Без фән, мәгариф, мәдәният, икътисад, яңа технологияләр һәм  башка өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итәбез.

Русия төбәкләре белән хезмәттәшлек — алда торган бурычларның берсе. 2006 елда — Владимир Путин, 2008 елда Дмитрий Медведев белән Русия һәм Ислам конференциясе оешмасы арасында хезмәттәшлек турында сөйләштек. Хезмәттәшлектә алга китеш бар. Башкортстан җитәкчелеге белән очрашканнан соң безнең хезмәттәшлек тагын да киңәер дип уйлыйм.

Ислам конференциясе оешмасының генеральный секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу җитәкчелегендәге делегация М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында булды. Әкмәлетдин Ихсаноглу әфәндегә БДПУның почетлы профессоры исеме бирелде. Ул уку йортында графика күргәзмәсен карады, “Ислам мәгарифен үстерү” үзәгенең эше белән танышты, Мифтахетдин Акмулланың һәйкәленә чәчәкләр салды. делегация Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Этнологик тикшеренүләр институтының Археология һәм этнография музеенда, “Русджам-Уфа” җәмгыяте заводында булды. Бүген делегациянең республика җитәкчелеге һәм Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Тәлгать  хәзрәт Таҗетдин белән очрашулары планлаштырылган.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»