02.03.2013 - Мәгариф

Смарт-төбәк: электрон белем бирү мөмкинлекләре

 Уфада “Смарт-төбәк: электрон белем бирү мөмкинлекләре” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Башкортстан Хөкүмәте оештырган мәртәбәле форумда мәгариф идарәсе органнары, вузлар, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре, электрон белем бирү өлкәсе өчен программалар әзерләүче белгечләре катнашты.

Билгеле булуынча, смарт-җәмгыять, смарт-мәдәният, смарт-хөкүмәт, смарт-бизнес, смарт-эш, смарт-икътисад, смарт-гражданнар, смарт-белем бирү кебек “акыллы” элементлар ярдәмендә яши. Башкортстанда 2022 елга кадәр смарт-белем бирүне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Республика бу өлкәдә алга киткән төбәкләр исәбендә һәм биредә электрон белем бирүне үстерү өчен шартлар бар. Шуның өчен дә “Смарт-төбәк: электрон белем бирү мөмкинлекләре” конференциясенең Уфада үтүе очраклы түгел.

— “Акыллы җәмгыять”, “акыллы төбәк” — безнең өчен әле гадәти булмаган төшенчәләр. Без бирегә шушы хакта фикер алышырга җыелдык. Бүген цивилизация белем дәрәҗәсе җәһәтеннән нык үсеш алды. Кайбер өлкәләрдә белем дәрәҗәсе елына хәтта унар тапкыр арта, — диде Президент Рөстәм Хәмитов. — Узган елда без Кореяда булдык. Бу ил бай табигать ресурсларына ия түгел, ләкин фән, мәгариф һәм иҗтимагый үсеш өлкәләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән.

Билгеле булуынча, былтыр декабрьдә Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге рәсми делегация Корея Республикасында булып, Хөкүмәт әгъзалары белән очрашулар үткәрде, мегаполис инфраструктурасы белән танышты, зур компанияләр белән эшлекле бәйләнешләр булдырды, электрон белем бирү һәм заманча коммуникацияләр өлкәсендәге тәҗрибәне өйрәнде.

— Электрон белем бирү темасы безнең өчен бик мөһим. Ул яңа белем алу мөмкинлеге биргән өчен генә түгел, югары уку йортларын уңышлы тәмамлаучыларны республикада калдыру да дигән сүз. Электрон белем бирү “акыллы башларның” Башкортстаннан читкә китүенә чик куярга мөмкинлек бирәчәк. Кешеләр өчен көрәшү — бүген мөһим бурычларның берсе, — диде Рөстәм Хәмитов. —Хөкүмәт тарафыннан электрон белем бирүне барлык юнәлешләрдә үстерү турында карар кабул ителде. Заманча технологияләр белән укучылар һәм студентлар гына түгел, өлкәннәр һәм эшләүчеләр дә таныша алачак.

Әлеге вакытта Русиянең берничә төбәгендә шушындый программа гамәлгә ашырыла башлый. Республиканың белем бирүнең заманча технологияләре кертелгән беренче территория булу өчен үзенчәлекле мөмкинлеге бар.

Форумда катнашучыларны Русия Дәүләт думасының Мәгариф буенча комитеты рәисе Александр Дегтярев сәламләде. Русия элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марк Шмулевич ил төбәкләре үсешендә дистанцион белем бирүнең әһәмияте турында сөйләде.

Конференциягә Корея Республикасының Университет белеме бирү советының генеральный секретаре, профессор Хван Дэ-Джун килгән. Ул Көньяк Кореяда смарт-җәмгыять идеясенең ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде, электрон белем бирүне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу өлкәдә Көньяк Корея дөнья лидерларының берсе булып тора. Электрон белем бирүне үстерү мәктәпләр һәм югары уку йортларына гына кагылмый, квалификация күтәрү, икенче югары белем алу, төрле курслар оештыру һәм хәтта пенсия яшендәге кешеләрне укыту, аларга яңа квалификация бирү, аларны компьютерда эшләргә өйрәтү мәсьәләләрен дә үз эченә ала. Илдә эшкә сәләтле халыкның 75 проценты ел саен Интернет ярдәмендә квалификациясен күтәрә яки өстәмә белем ала.

Фәнни-гамәли конференция кысаларында төбәк уку йортларында электрон белем бирүне оештыру, сыйфатлы укыту контентын әзерләү, смарт-төбәктә кадрлар әзерләү һәм кадрлар резервы булдыруга багышланган “түгәрәк өстәл” утырышлары үтте.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»