20.02.2013 - Мәгариф

Белем диңгезендә ал җилкәннәр кирәк!

Күптән түгел Мәскәүдә ил тарихында беренче тапкыр Бөтенрусия ата-аналар җыелышы узды. Русия әти-әниләре балаларына зыян китерердәй һәрнәрсәгә: ювеналь юстициягә, халыкара уллыкка алуга һәм чираттагы “Белем турында”гы стандартка да каршы торырга әзер.

Билгеле булуынча, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Русиянең Мәгариф академиясе урыс әдәбияты буенча стандарт әзерләгән. Бу стандартка ярашлы, әлеге дәреснең укыту сәгатьләре кыскартылуы, урыс теле һәм әдәбиятының бер предметка әйләнүе мөмкин. Ә иң аянычлысы — яңа укыту программасында А. Куприн, Н. Лесков, А. Толстой кебек классик язучылар бөтенләй юк. Пушкин, Гоголь, Чехов кебек бөек әдипләрнең гасырлар буена өйрәнелеп килгән тәрбияви әсәрләре дә алып ташланган. Шул ук вакытта, мәктәп программасына В. Пелевин, Л. Улицкой романнары, С. Лукьяненко әсәрләре, А. Эппель, В. Маканин, А. Рыбаков, Ф. Искәндәр шигырьләре һәм башка хәзерге заман язучылары кертелгән.

Бу мәсьәлә күпләрне борчуга салды. Мәктәп укучыларының кайсы язучыларның нинди әсәрләрен өйрәнүе ата-аналарны гына түгел, җәмәгатьчелек вәкилләрен дә битараф калдырмады.

“Ничек инде әсәрләрен әдәби тәнкыйтьчеләр тикшермәгән һәм  урыс әдәбияты традицияләренә хас булмаган язучыларны классиклар рәтенә кертергә мөмкин?” — дип борчыла Ломоносов исемендәге МДУ профессоры Александр Волков.

Беренче тапкыр оештырылган Бөтенрусия ата-аналар жыелышына килгән Президент Владимир Путин да яңа стандартка карата ризасызлыгын белдерде.                     

“Урыс әдәбияты  — дөнья әдәбиятының бер өлеше ул. Без моңа хөрмәт белән карарга тиеш, дип уйлыйм. Шул ук вакытта мотлак укылырга тиешле мәктәп программасыннан Куприн, Лесков, Алексей Толстой, Пушкин, Чехов әсәрләренең югалуы, Ахмадуллина, Высоцкий, Окуджава шигырьләренең алып ташлануы алар урынына нәрсә укырлар соң, дигән урынлы сорау тудыра»,  — ди ил башлыгы.

Чыннан да,  мәктәп укучылары өчен тәгаенләнгән яңа программа бик күп сораулар тудыра. Ничә буын өйрәнеп үскән классик әсәрләрдән гаеп табып, аларны эчтәлеге һәм сыйфаты буенча түбән булган әдәбият белән кысрыклау дөрес алыммы?

Мәктәп укучыларына 23 ел урыс теле һәм әдәбияты дәресләре укыткан 84нче татар гимназиясе укытучысы Гөлүзә ГӘРӘЕВА белән әңгәмәне дә әнә шул сораудан башладык.

— Классик әсәрләр юкка гына “алтын гасыр”, “көмеш гасыр” әсәрләре дип аталмый, — диде Гөлүзә Әнвәр кызы. — Алтын-көмешнең бәясе төшмәгән кебек, бу әсәрләрнең дә бәясе югалмаячак. Шуңа да  алтынга тиң әсәр-ләрнең укыту программасыннан алынуына юл куярга ярамый.

Ә менә бүгенге көн әсәрләрен әдәбият программасына кертергәме?  Талантлы яшьләр үсә. Кайбер әсәрләрне укып, әдәбият дәресендә бу бәхәс тудырыр иде, дип уйлыйсың. Әгәр әсәр яхшы икән, нигә әле аны да өйрәнмәскә? Аннан соң, шуны да әйтергә кирәк: 90нчы еллар башында урыс әдәбиятыннан программа үзгәргән иде инде. Совет чоры, пионерлар хәрәкәте, Ленин турындагы әсәрләр китап киштәләреннән алынды. Тик ул әсәрләр арасында да күңелгә якыннары байтак булды. “Чук и Гек”, “Тимур и его команда” кебек әсәрләр балаларга якын иде.  М. Цветаева, А. Ахматова, Б. Пастернак, М. Булгаков һәм башка язучыларны укучыларга гына түгел, үзебезгә дә ачтык. Бу әдипләрнең иҗатын без мәктәптә дә, университетта да өйрәнмәгән идек. Аларны башта үзебез өйрәндек, аннан балаларга тәкъдим иттек.

— Сез, тәҗрибәле педагог буларак, урыс әдәбияты буенча бүгенге һәм элекке программаны чагыштырып, ул көннән-көн камилләшә дип әйтә аласызмы?

— Бу сорауга өлешләтә җавап бирдем инде мин. Бүгенге көндә без укыткан әсәрләр — классик язучылар иҗаты. Бәлки, ул әсәрләрне укыганда, өйрәнгәндә әсәргә яңа караш белән карау кирәктер? Заман күзлегеннән. Бәхәсләр күп, ә дөреслек бәхәстә туа.

— Сез нинди язучыларның әсәрләрен укыту программасыннан берничек тә алып ташларга ярамый дип уйлыйсыз?

— Алып ташлау турында әйткәнче, алып ташланган әсәрләрне  яклап сүз әйткән идем инде. Балалар “Алые паруса”, “Два капитана”, “Великолепная шестерка” әсәрләрен яратып укый. Толстой, Пушкин, Лермонтов, Астафьев, Васильев әсәрләрендә яшь буынны тәрбиялибез. Биш бармак, кайсысын  тешләсәң дә авырта, барысы да якын. Әдәбият укытучысының яратмаган әсәре булмыйдыр ул.

— Бүгенге заман язучыларының әсәрләрен сайлаганда аеруча нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

— Бүгенге язучыларның әсәрләрендә дә, нигездә, тәрбия ятарга тиеш. Саф мәхәббәт, чын дуслык,  Туган илгә, җиргә сөю тәрбияләү — әдәби әсәрнең нигезе. Толстой, мәсәлән, гаилә темасын һәрчак беренче урынга куя. Әгәр әсәрләрдә ниндидер билгесез затлар, Интернет челтәрендә  югалган кешеләр турында гына язсак, бу нәтиҗәле булырмы? “Роман в SMSках ” әсәрен укытучы балаларга җиткерә алырмы? Иң матур язган язучыларыбыз Толстой, Тургеневның теленә, стиленә сокланабыз. Ә әле генә мисалга китергән сәер әсәрләргә тылмач кирәк булмасмы?

— Сер түгел, китап укучы балалар саны көннән-көн азая. Сез,  әдәбият укытучысы буларак, аларны бу эшкә ничек җәлеп итәсез?

— Беренче сере — үзем күп укыйм. “Күп укырга кирәк. Ничек кенә тапталган сүз булып тоелмасын, мин моны беркайчан да кабатлап арымаячакмын — күп укырга кирәк”, — дип яза язучы Марат Кәбиров. Ә мин, аны хуплап, дәвам итәм: күп укыган кеше генә башкаларны китап “җене” белән кызыксындыра ала.

Икенче сере — дәрестән соң калып китап укыйбыз. Әсәргә реклама ясыйм. Үземнең фикеремне белде-рәм. Барыбер кызыксындырам. Егылып ятып укыганнары да бар, кулга китапны теләр-теләмәс кенә алганнары да күп. Шулай да укыйлар. КВН уйныйбыз. Үзем әдәби герой сүзләрен кыстырып шаяртырга яратам. Бу гадәт укучыларыма да күчә. Мин, бу — минем сыйныф, монысы — минеке түгел,  дип эш итмим. Вакытым булганда әдәби әсәр эчтәлеге белән уртаклашам.

— Бүген мәктәптә укыту программасы үтә дә катлаулы. Балалардан программадан тыш тагын 100 әдәби китап укуны таләп итү артык нагрузка булмыймы?   

— Уку бервакытта да артык булмый. Укытучы буларак та, әни буларак та шулай дим. Үземнең улларымда укуга сөю тәрбияли алдым. Урыс әдәбиятын да, татар әдәбиятын да үз иттеләр. Инде зурлар, ләкин зур улым Тимурның кулында һаман да еш кына  Достоевский әсәрләрен күреп, сөенәм. Беләм, хәзер инде ул аны  башкача, тәмләп укый, ләкин мәктәптә алган этәргеч буенча укый. Ул 100 китапның күбесе безгә таныш. Сәгать саны аз булуга карамастан, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә без бу әсәрләрне дә  укый идек.

Әдәбият укытучысы —  гади генә чүп үләнендә дә илаһилык күрә белүче зат. Әдәбият укытучысы әдәби образлары белән бергә яши, бергә үсә, бергә газаплана һәм сөенә.

Зөлфия Фәтхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»