12.02.2013 - Мәгариф

Мәгариф

Быел Русиянең фән һәм мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә кулланылучы дәреслекләр һәм укыту әсбапларының федераль исемлеген булдыру өчен автоматлаштырылган система төзергә уйлый. Әлеге исемлекне төзегәндә педагогларның һәм җәмәгатьчелек  вәкилләренең дә фикерләре исәпкә алыначак.

  * * *

Быелгы уку елын тәмамлаучы 9нчы сыйныф укучыларына – көрән, ә отличникларга кызыл төстәге аттестат тапшырылачак. Унберенчеләр өчен зәңгәрсу төстәгесе әзерләнсә, алтын һәм көмеш медальләргә ия булучылар кызыл аттестат алачак.

  * * *

Русия Фәннәр академиясенең Социология институты хезмәткәрләре Мәскәүнең 6-11нче сыйныф укучылары арасында төс-кыяфәтләренә карата мөнәсәбәтен ачыклаган.  Кечерәк яшьтәге кызлар һәм малайларның күпчелеге үзләрен “сөйкемсез” дип билгеләгән. Ә менә югарырак сыйныфка күчә барган саен үзләрен “матур” дип санаучылар арта.

  * * *

Туймазыда 27-29 мартта “Дуслык әйлән-бәйләне” балалар хореографиясенең ачык фестивале узачак. Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән халык биюләре башкаручы балалар коллективлары катнашлыгындагы андый фестиваль ике елга бер  оештырыла.

* * *

Башкортстанның мәгълүматларны эшкәртү төбәк үзәге укучылар имтиханнарны башкалардан уңыш-лырак тапшырган мәктәпләрнең исемлеген бастырган. Рейтинг үткән ел нәтиҗәләре буенча төзелгән. Уфаның 91 һәм 39 санлы гимназияләре, мәсәлән, инглиз, урыс телләре, әдәбият һәм җәмгыять белеменнән күрсәткән белемнәре буенча алдынгы булса, авыл мәктәпләре арасыннан  Исәнгол укучылары яхшылар исәбендә.

* * *

Уфа мәктәпләрендә белем алучы югары сыйныф укучыларын наркотик куллану-кулланмауга тикшерү бара. 2008 елдан башланган наркотикка тест тикшерүен 15 яшьтән өлкәнрәк балалар үтә. Шушы  елларда  башкала мәктәпләрендә үз теләге белән 73 мең үсмер тикшерелгән.

      * * *        

Быел мәктәпне тәмамлаучыларны БДИда үзгәрешләр көтә. Урыс теле буенча имтихан тапшыру вакыты ярты сәгатькә озайтылса, математика, информатика, физика һәм әдәбият фәннәреннән ул биш минутка кыскартылачак.

Укучылар дүрт фәннән дәүләт имтиханы тапшырачак: математика һәм урыс теле буенча мотлак, ә калган икесен сайлап алу хокукы бирелә. Республикада соңгылары исәбенә башкорт теле дә кертелүе мөмкин. 

Зөлфия Фәтхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»