09.02.2013 - Мәгариф

Мәгариф форумы үтәчәк

26 февральдән 1 мартка кадәр Уфада мәгариф форумы үтәчәк. Аны Мәгариф, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе оештыра. Форум кысаларында “Мәгариф. Фән. Карьера” күргәзмәсе үтәчәк.

2000 елдан алып оештырылып килүче мәгариф форумы — республикада бу өлкәдәге иң зур төбәкара чараларның берсе. Анда оештырылган күргәзмәләр күп кеше катнашлыгында үтә, ул шулай ук фикер алышу, урта һөнәри белем бирү һәм югары мәктәп проблемаларын тикшерүдә эшлекле мәйданчык булып тора.

Быел күргәзмә эшендә Русиянең 11 төбәгеннән 120дән артык оешма катнашачак. Республиканы Башкортстан дәүләт аграр университеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты, Уфа дәүләт авиация техник университеты, Башкортстан дәүләт университеты, Уфа дәүләт радиоэлектроника колледжы, Башкортстан архитектура-төзелеш колледжы, Октябрьский нефть колледжы һәм башкалар тәкъдим итәчәк. Русиянең “Просвещение”, “Дрофа”, “Мнемозина”, “Вентана-Граф”, “Башкорт энциклопедиясе”, “Учитель”, “Академия”, “Китап” һәм башка киң билгеле нәшриятлары күргәзмәгә яңа продукция чыгарачак. Шулай ук күргәзмәдә “Ломо” (Санкт-Петербург), “Хопер” (Мәскәү), “Спортика” (Иваново), “Школьник” (Мәскәү) һәм башка уку йортлары өчен җиһазлар белән танышырга мөмкин булачак.

26 февральдә 12 сәгатьтә республика җитештерүчеләре мәктәп формасы күргәзмәсе оештырачак. 30дан артык мәгариф учреждениесе ел саен үтүче “Алтын ябалак” республика конкурсы кысаларында абитуриентлар өчен уку йортлары презентациясен үткәрәчәк. Уфа шәһәренең мәгариф идарәсе укытучылар өчен белем бирүдәге көнүзәк мәсьәләләр буенча конференцияләр һәм секцияләр оештырачак. Шулай ук презентацияләр һәм укучылар, укытучылар өчен осталык дәресләре үтәчәк.

Форумда вакансияләр ярминкәсе дә оештырыла. Анда мөрәҗәгать иткән һәркем эшкә урнашу мәсьәләләре буенча ярдәм һәм консультацияләр алачак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»