20.10.2010 - Мәгариф

Якташларының данын мәңгеләштерде

Гомер аккан сулар, искән җилләрдәй, үткәнен сизми дә каласың. Роза Киләева кичә генә Башкорт дәүләт университетын тәмамлап, Кыргыз-Миякә урта мәктәбенә география укытырга килгән иде кебек. Хезмәтен зур җаваплылык белән лаеклы үтәде, укучылары бу фәнне яхшы үзләштерде.

Беренче елда ук балалар, укытучылар белән берлектә география мәйданчыгы төзеп җибәрде. Үз фәнен тирәнтен белүче, рәсем, язу-сызуга сәләтле укытучы республикада, районда беренчеләрдән булып техник чаралар белән җиһазландырылган бик уңайлы кабинет төзеде. Анда ничәмә-ничә еллар район укытучыларының киңәш-мәләре үтеп килә. Роза Киләева, укучылары белән районны аркылы-буй үтеп, аның җир-суын, үсемлек-хайваннарын, икътисадын өйрәнде. Аның тырышлыгы белән балалар М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Гомәр, Советлар Союзы Герое М. Гобәйдуллин музейларында да булды, районның тарихы, халыкның мәдәнияте белән танышты. Р. Киләева каникулларда укучыларны Уфа, Мәскәү, Киев, Ялта, Петербург һәм башка шәһәрләргә туристик сәяхәтләргә йөртте.

Гомер көзләренә аяк баскан укытучының мәктәптән, эшеннән китәсе килмәгәндер, билгеле. Нишләргә? Мәсьәлә тиз, уңай һәм аның файдасына хәл ителде. Янып-ялкынланып музей төзергә хыялланып йөргән һәм район тарихын язу өчен бай материал туплаган Роза Касыйм кызына мәктәп директоры Александр Брусов бу эшне дәвам итәргә тәкъдим итте. Моңарчы музей еш кына кулдан-кулга күчеп килгән иде. Экспонатларның идәндә аунап яткан чаклары да булды. Яңа мөдир җиң сызганып эшкә керешкәч, гомум көч белән музей кабаттан тергезелде.

Галимнәр “Миякә районы — Акмулла төяге” дигән күләмле тарихи китап әзерләгәндә музейдагы рәсми документлар, белешмәләр, мәкаләләр киң кулланылды. Анда Р. Киләеваның да хезмәтләре басылды.

Музей аеруча тарихи эзләнүләргә игътибар итә. Кыргыз-Миякә кызы Зәйтүнә Әлбәева Калмык җирләре өчен барган сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Садовая авылында бу батыр якташыбызга һәйкәл куелган, исеме мәктәпкә бирелгән. Бу турыда авылдашларыбызның бүген генә белүе, билгеле, бик аяныч.

Белая Калитва өчен барган коточкыч сугышта атлылар дивизиясенең 27 яугире соңгы сулышкача көрәшеп һәлак була. Аларга “Үлемсезлек кыясы”нда һәйкәл куелган, һәркайсының исеме алтын хәрефләр белән язылган. Араларында якташыбыз Габдулла Рәхмәтуллин да бар. Батырның каһарманнарча үлеме хакында кызы Зүлия, улы Илдус, якташлары яңа гына белделәр.

Бәләкәй Кәркәле бөркете, ике Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, ике “Кызыл йолдыз”, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары белән бүләкләнгән Мәҗит Хәкимовның тормышы һәм батырлыгы турында яңа мәгълүматлар табылу куанычлы.

Музейда күренекле шәхесләрнең рәсемнәре куелган. Шуларның берсе — Мөҗип Имамов. Унынчы сыйныфта укыган җиреннән ул фронтка китә. Ут-су кичеп, туган авылы Канбәккә кайтып төшә. Төшкә кадәр Миякә урта мәктәбендә физкультура укыта, ә аннан соң парталар артына утырып, укуын дәвам итә. Аттестат алгач, районда беренче булып Мәскәү дәүләт университетының философия факультетын тәмамлый. Фән кандидаты байтак еллар югары уку йортларында эшләде.

Сатый авылы егете Хәйдәр Суфиянов та укуын ташлап фронтка киткән. Сержант немец генералы Линдеманны әсирлеккә төшерүдә катнаша.

— Ә менә үз әтиемнең йөзен төштә күргән кебек кенә хәтерлим. Җиңү өчен барган сугышта һәлак булган. Гомерем буена аның кайтуын көттем, әле дә көтәм. Менә ул кечкенә капканы ачып керер, ә мин аның кочагына атылырмын сыман. “Әниең?” дип сорар иде. Ул бакыйлыкка күчте инде...  Һәр бәйрәмдә әтинең киемнәрен үтүкли торган иде. Соңгы сулышынача ирен көтте. Фашизм безнең гаиләне дә бәхетсез итте, — дип, күз яшьләрен сөртеп озатып калды безне якташларын данлаучы, зур гражданлык бурычын үтәүче изге күңелле мәгариф ветераны Роза Киләева.

Ким Садыйков.

Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»