01.02.2013 - Мәгариф

Чит илдә белем алырга ашык!

“Глобаль белем бирү” федераль Президент программасы старт алды. Ул дөньяның әйдәүче югары уку йортларында югары белем алу мөмкинлеге бирә.

Әлеге вакытта “Әйдәүче чит ил мәгариф оешмаларында белем алган Русия Федерациясе гражданнарын Русия оешмаларына җәлеп итүгә булышлык итү турында” Президент указы проекты әзерләнгән. Бу указны кабул итү 2015 елга кадәрге чорга шушы программаны әзерләүгә этәргеч булачак.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов республиканың югары уку йортлары абитуриентларын, студентларын һәм преподавательләрен шушы программада актив катнашырга чакырды.

— Дөньяның әйдәүче университетларында белем алу мөмкинлеге һәркемдә дә бар, — дип ассызыклады Дмитрий Шаронов. — Программада катнашучылар, ахырда Русиягә кайтып, тиешле юнәлештәге структураларда — югары технологияләр компанияләрендә, югары белем бирү һәм фән өлкәсендә идарә, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарында, социаль тармак (медицинаны да кертеп) учреждениеләрендә кимендә өч ел эшләргә тиеш булачак.

Программа гамәлдә булган вакытта федераль бюджет исәбенә өч меңгә якын Русия гражданын укырга җибәрү планлаштырыла. Алар арасында безнең республика вәкилләре дә булсын иде, әлбәттә, — диде Дмитрий Шаронов.

Русия Хөкүмәте белән берлектә Стратегик башлангычлар агентлыгы әзерләгән программа дөньяның әйдәүче университетларын тәмамлаган Русия гражданнарын икътисадка җәлеп итү исәбенә илдә белем бирүнең, югары технологияләр секторының, дәүләт идарәсенең, социаль хезмәтләр күрсәтү тармагының көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрүгә юнәлтелгән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»