16.02.2011 - Мәгариф

Мәгарифтә файдасыз чыгымнар булмасын

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов мәгариф өлкәсендәге файдасыз чыгымнарны кыскартуны һәм  оптимальләштерү барышында  тотылмыйча калган акчаны укытучыларның хезмәт хакын күтәрүгә юнәлтүне таләп итте.

— Мәгарифтә чыгымнарны оптимальләштерү белән тыныч кына, планга ярашлы шөгыльләнергә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Иң элек сыйныфлардагы укучылар санына игътибар итү мотлак. Бер сыйныфта икешәр, өчәр, дүртәр бала укыган мәктәпләр бар, ә республика буенча 115 сыйныфта берәр бала исәпләнә.

Якынча бәяләүләр буенча  Башкортстанда  мәгариф өлкәсендәге файдасыз чыгымнар елына 5 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин.

  БР Президентының матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»