30.01.2013 - Мәгариф

Дәүләт имтиханы. “Бердәм”ме, әллә “бергәләпме”?

Ниһаять, кышкы каникуллар артта калды. Мәктәпләрдә иң озын чирек башланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу аеруча мөһим вакыт, чөнки имтиханнарга әзерләнүнең иң кызу чоры килеп җитте.

Республикада Бердәм дәүләт имтиханы системасына күчүгә ун ел вакыт узды. Шушы вакыт эчендә мәгариф системасында нинди үзгәрешләр булды, гомумән, БДИ үзен акладымы?

Чит ил мәктәпләрендә белем балларда санала, дигән сүзләр күптәннән йөри иде инде. Русия укучыларының да шушы ысул белән белемен тикшерү мөмкинлеге булдырылгач, күпләр моңа куанды. Чыннан да, төпкел авылда яшәүче чыгарылыш сыйныф укучыларына да Русиянең югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге булдырылды. Озак еллар белем алган туган мәктәптә имтихан тапшыру да чит җирдә белемеңне сынаудан күпкә җиңелрәк. Аңлашыла, мондый имтихан мәктәптәге гади имтиханнан күпкә аерыла. Гадәттә, мәктәпне тәмамлаганда укучы аттестаттагы билгеләрне ничек тә яхшыртырга тырыша. Бу имтиханнан да мөмкин кадәр югарырак балл җыю һәр укучының төп максаты булса, андагы сорауларның “С” өлешен барлык укучылар да җиңел генә чишә алмый. Ләкин бу “коточкыч авыр имтиханны” хәл итү юллары да тиз табылды. Беренче елларда укытучылар балаларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышса, хәзер инде Бердәм имтихан сорауларын чишү кайберәүләр өчен бизнеска әверелде. Ата-аналар, балалары яхшы нәтиҗәгә ирешсен өчен, югары уку йортлары галимнәрен дә шушы эшкә җәлеп итә. Ә бит чит илдә ата-ана баланың уку тәртибен тикшерүдән ары узмый. Аларда хәтта укучының билгеләре турындагы мәгълүматны да ата-анага почта аша җиткерәләр. Ә бездә имтихан биреләсе көнне ата-ана, кайсы эшеннән сорап китеп, кайсы моның өчен махсус ял алып, балаларына ничек тә ярдәм итү юлын эзли. Шулай итеп, Бердәм дәүләт, имтиханы, чын мәгънәсендә, бергәләп имтихан тапшыруга әверелә.

Чит илдә Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү колачлы башкарыла. Гадәттә, бу билгеләр бик югары балларны тәшкил итә. Шунысын да игътибардан ычкындырмыйк, билгеле булуынча, чит ил укучылары башлангыч сыйныфларда ук ниндидер бер фәнне тирәнтен өйрәнә, аннары шуның буенча БДИ тапшыра һәм киләчәктә эшендә шушы фән кирәк булган һөнәрне сайлый. Ә бездә күп кенә мәктәпләрдә укыту процессын аерым бер юнәлеш буенча оештыру мөмкин түгел әле. Бер укытучы берничә фәнне укыткан мәктәптә моңа ирешү уңайсыз. Ләкин  кайсы мәктәптә белем алсаң да, БДИның сораулары һәркем өчен бер үк. Шуңа да авыл җирендә яшәүче ата-ана баласын әллә ничә чакрым ераклыктагы шәһәрләргә репетиторга йөртергә мәҗбүр. Билгеле, мондый чыгымнарны һәр ата-ана да күтәрә алмый.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен бездәге укучылар психологик яктан да әзер түгел кебек. Ата-аналар да балаларының укуга сәләтен дөрес билгеләми, нарасыйларының иңнәренә көчләреннән килмәслек йөк сала. Бәлки шуңа да чыгарылыш сыйныф укучылары арасында авыру балалар, яки үз-үзенә кул салучылар саны соңгы елларда бермә-бер артты. Ә чит илдә бу күрсәткеч бик түбән.

Югары уку йортларындагы укытучылар да БДИга төрле карашта. Кемдер аны кирәк дип тапса, кайберләре элеккечә имтиханнар тапшыру системасы дөресрәк иде дигән фикердә. Монда алар тест формасында үткәрелгән имтиханда укучы үзе дә аңламый дөрес җавапны яза ала дип билгели. Абитуриент белән капма-каршы утырып имтихан алганда аның ничек фикерләве, аң дәрәҗәсе, логикасы да ачыклана төшә, ди алар. Ә менә уку йортында дәресләр башлангач, мәктәптә кемнең ничек имтихан тапшырганы тиз ачыклана. Шуңа да югары балл белән укырга кергән студентларны берничә ай тикшереп карау дөрес булыр иде дигән фикер дә хуплау таба.

Берничә ел элек мәктәпләрдә тугызынчы сыйныф укучылары өчен дә махсус имтиханнар булдырылды. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, һөнәри белем алырга уйлаган укучылар өчен уңайлы дип табылган ГИА (Дәүләт йомгаклау аттестациясе) унберенче сыйныфта тапшырыласы БДИга әзерлекнең бер этабы да булып тора. Ләкин бу урында нәкъ ике ел элек булган бер вакыйганы искә төшерәсе килә.

Эльвира 9нчы сыйныфта укыганда озакламый ГИА тапшырасы барлыгын кыш көне генә белде. Укуда һәрвакыт алдынгы булган кыз бу юлы да үз алдына югары нәтиҗәләргә ирешүне максат итеп куйды. Көннәр, төннәр буе китап кочаклап утырган кыз сәламәтлегенә зыян ките-рүен соңрак аңлады шул. Имтиханнар үтеп китте, ләкин кыз борчылулары аркасында авырып, дәваханәгә эләкте. 10нчы сыйныфның да берничә ае дәваханәдә үтте. Аның бер як кулы, аяклары көчкә хәрәкәтләнә башлады. Хәтере начарланды, күзләре начар  күрә башлады. Ярый әле бүгенге медицина көчле, табиблар кызга сәламәтлеген кайтара алды. Ләкин быел 11нче сыйныфта кыз яңадан дәваханәгә эләкте. Шул ук авыру. Алда Бердәм дәүләт имтиханы торуын кыз яхшы аңласа да, аларга әзерләнә алмый. Хәзер инде югары уку йортына керәчәкмен дип янып йөрүче укучы, Ходайдан хыял-ларының челпәрәмә килмәвен генә сорый. Һәрхәлдә, Эльвираның моңа белеме дә җитәрлек, тырышлыгы да бар.

БДИга укучылар үзләре дә төрлечә карашта. Әлбәттә, берничә уку йортына документлар тапшыра алу мөмкинлеге аларны күбрәк кызыксындыра. Беренчесенә укырга керә алмасаң да, башка уку йортында студент булу мөмкинлеге бар.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Бердәм дәүләт имтиханын булдыру үсеп килүче буынны чын һөнәр иясе итеп үстерүдә, бездәге дипломнар Европа илләрендә дә санлансын өчен гаять җитди адым.  Ләкин бу имтиханнар укучылар өчен генә булсын иде. Ата-аналар балаларының имтихан билгеләре турында гына түгел, киләчәктә алардан нинди белгеч чыгачагы  турында да уйласын иде.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»