30.01.2013 - Мәгариф

Белем булса, телем яшәр!

Хәбәр итүебезчә, 22-23 гыйнварда татар теле һәм әдәбияты буенча  мәктәп укучыларының республика олимпиадасы үтте. Бәйгегә  республиканың 38 районыннан һәм 11 шәһәреннән 138  укучы килде. Соңгы елларда олимпиадада укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдә татар телен фән буларак өйрәнүче балалар күбрәк катнаша. Былтыр  укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдән — 104, татар мәктәпләреннән 77 укучы катнашты. Быел татар мәктәпләреннән нибары 59 укучы килгән,  укыту урыс телендә оештырылган мәктәпләрдән — 79. Бәйгедә ун егет катнашты. Шуларның өчесе — Уфадан, икесе — Балтач районыннан, берсе — Кырмыскалыдан, калганнары — Салават, Бөре, Октябрьский, Бәләбәй шәһәрләрендә урысча укытылган мәктәпләрдән.

Олимпиада биремнәре Татарстан Мәгариф министрлыгы БДИ өчен әзерләгән тестларга нигезләнеп төзелгән. Шунлыктан алар укучылар өчен шактый катлаулы тоелды. Икенчедән, әдәбият буенча биремнәрне, нигездә, Татарстан язучы-шагыйрьләренең иҗаты хакында сораулар тәшкил итте. Ә бит республикадагы  татар мәктәпләрендә хәзер  күпчелек укытучылар  Башкортстан җирлегендә төзелгән һәм үзебездә нәшер ителгән  дәреслек-әсбаплар буенча укый. Шуңа да бәлки бу биремнәрне, Татарстанныкын нигез итеп алып,  республика җирлегендә укытылучы  программаларга таянып эшләргә кирәк булгандыр. Әлбәттә, татар әдәбиятын Татарстан язучылары иҗатыннан башка өйрәнү мөмкин түгел. Шулай да монда белгечләр, укытучы-галимнәргә уйланыр урын бар, безнеңчә.

Биремнәр авыр булса да, шактый  укучы аларның күбесенә  дөрес һәм тулы җавап бирде. Әдәбияттан да, телдән дә иң югары балл — 100. Дөрес, бу үрне укучыларның берсе дә яулый алмады. 11нче сыйныф укучылары арасында әдәбияттан иң югары балл җыючы — Алина Галләмова, Динара Миңнебаева, Зөлфирә Сөнәгатуллина, Диана Гыйльманова, Алсу Шәйхетдинова, Айназ Солтангиров, Илүзә Сәфәргалиева, Гөлназ Газизова, Миләүшә Солтанова, Лилия Хәмитова, Илүзә Мостафина, Сөмбел Гыймалетдинова, Гөлназ Хизбуллина, Альбина Хәбибова, Җәмилә Зарипова, Гөлназ Галләмова, Лиана Әхмәтовалар да илле балл чиген узмады. Ә телдән күрсәткечләр югарырак, 70 баллга кадәр. 10нчы сыйныфлар арасында телне яхшы белүчеләр әдәбияттан аксый яки киресенчә. Әдәбияттан иң зур балл җыйган Илүзә Әбдүшевага (Федоровка районы, Динес), мәсәлән, телдән күбрәк шөгыльләнү сорала. Ә Алия Сәйфетдинова   (Стәрлетамак, Югары Услы), киресенчә, әдәбияттан аксый. Шундый ук киңәшне  Лилияна Кәлимуллина (Бакалы, Иске Корыч), Ландыш Шамратова (Дүртөйле, Иванай) да тотсын иде.

Гәзитебезнең алдагы сан-нарының берсендә олимпиада нәтиҗәләрен җиткергән идек. Атап әйткәндә, беренче урын яулаган укучыларның исем-фамилияләрен гәзит битендә күрсәттек.  Хәзер икенче-өченче урыннарны алган укучылар куанычын уртаклашыйк.

9нчы сыйныф укучылары арасында икенче-өченче урыннарны — Балтач районының Иске Балтач мәктәбеннән Алсу Нәбиева (укытучысы Рима Мансурова), Әлшәй районының Слак мәктәбеннән  Гөлназ Талхина (укытучысы Эльмира Саматова), Бакалы районының Иске Куян мәктәбеннән Эльвина Җәмилева (укытучысы Снежана Заманова), Благовещен районының Иске Илек мәктәбеннән  Алия Исламетдинова (укытучысы Альбина Сәмигуллина), Уфаның 84нче татар гимназиясеннән Илназ Фазлетдинов (укытучысы Илмира Шакирова), Туймазы районының Карамалы мәктәбеннән Альбина Сөнәгатуллина (укытучысы Назыйма Садыйкова), Миякә районының Әнәс мәктәбеннән Энҗе Әхмәдиева (укытучысы Җәмилә Хәмидуллина), Чишмә районының Алкино мәктәбеннән Эльвира Яппарова (укытучысы Зилә Карачурина) бүлештеләр.

10нчы сыйныф укучылары арасында призлы урыннарны Кыйгы районының Югары Кыйгы мәктәбе укучысы Ләйсән Шакирова (укытучысы Җәмилә Хөрмәтуллина), Чакмагыш районының 1нче мәктәбеннән Ирина Сәйфуллина (укытучысы Резеда Бикмөхәммәтова), Федоровканың 1нче мәктәбеннән Илүзә Мөхәммәтҗанова (укытучысы Лилия Кашаева), шул ук районның Динес мәктәбеннән Илүзә Әбдүшева (укытучысы Гөлнар Сәйфуллина), Стәрлетамак районының  Югары Услы мәктәбеннән Алия Сәйфетдинова (укытучысы Раушания Луговая),  Агыйдел шәһәренең 1нче мәктәбеннән Гүзәл Нәҗметдинова  (укытучысы Римма Хөсәенова), Әлшәй районының Трунтаиш мәктәбеннән Динара Шәяхмәтова (укытучысы Лилия Буранбаева), Илеш районының Базытамак мәктәбеннән Гүзәлия Биктимерова (укытучысы Илмера Ахунова) яуладылар.

Унберенче сыйныф укучылары арасында икенче-өченче урыннар Илеш районының Карабаш мәктәбе укучысы  Илүзә Мостафинага (укытучысы Айгөл Мөсәләмова), Кушнаренко районының Илек мәктәбеннән Лилия Хәмитовага (укытучысы Зөлфия Вәлиева),  Бакалы районының 1нче мәктәбеннән Алина Галләмовага (укытучысы Нурия Шакирова),  Стәрлетамак шәһәренең 5нче гимназиясе укучысы Зөлфия Сөнәгатуллинага (укытучысы Зәлия Газизуллина), Чишмә районының 2нче мәктәбеннән  Алсу Шәйхетдиновага (укытучысы Рәлия Хәсәнова), Ярмәкәй районының  Усман-Ташлы мәктәбе укучысы Гөлшат Абдразаковага (укытучысы  Айгөл Мөхәммәтшина), Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбеннән Сөмбел Гыймалетдиновага (укытучысы Флүзә Низамова), Кыйгы районының  Еланлы мәктәбеннән Гөлназ Хизбуллинага (укытучысы Гөлназ Шәрәфетдинова) бирелде.

Җиңүчеләргә Мәгариф министрлыгының мактау грамоталары, китаплар, уку әсбаплары алу өчен сертификат тапшырылды. Жюри әгъзалары олимпиадага килгән укучыларның  тел һәм әдәбияттан белемен бәяләү белән бергә, аларның башка юнәлешләрдәге сәләтен, зирәклеген дә игътибарга алды. Кайбер укучылар, мәсәлән, олимпиаданы тантаналы ачу яисә җиңүчеләрне котлау вакытында  бию, җыр, сәнгатьле уку сәләтен күрсәтте. Андыйлар да  бүләксез калмады. Олимпиадада катнашучыларны котларга шулай ук  Бөтендөнья  татарлары конгрессы Башкарма комитетының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов килгән иде. Алар җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, китаплар тапшырды.  Укучыларны бәйгегә әзерләгән, гомумән, татар теле һәм әдәбиятына  мәхәббәт тәрбияләгән укытучылар да игътибардан читтә калмады. Укучылары олимпиадада призлы урыннар алган педагоглар  Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләнде.

Фәния Габидуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»