26.01.2013 - Мәгариф

Кайдадыр ябалар, монда ачалар!

Район мәгариф учреждениеләре “Безнең яңа мәктәп” программасы буенча эшли. Районда инновацияле эшләүче мәктәпләр байтак, аларда укыту процессына, стандарт булмаган концепцияләр, технологияләр, яңа таләпләр кертелде. Мәгарифне модернизацияләү кысаларында инновацион мәктәпне арытаба үстерү өчен шартлар тудырылды, балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген ныгыту, үсеп килүче буынны әхлакый тәрбияләү буенча республика программалары тормышка ашырыла. Бер үк вакытта мәктәпләрне яңарту, аларның матди-техник базасын ныгытуга да зур игътибар бирелә. Шушы чорда районда сигез мәктәп төзелде, шул исәптән соңгы өч-дүрт елда республика Хөкүмәте, район хакимияте ярдәме белән Сандугач һәм Кисәккаен авылларында гомуми белем бирү мәктәпләре сафка кертелде. Истәк авылындагы мәктәп үзгәртеп корылды, ә Эткенә авылы мәктәбендә яңа спорт залы төзелде. Хәзер районның мәгариф системасында 24 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе, 12 — башлангыч, 7 — төп, 18 урта мәктәп, лицей,  гимназия, өч өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Аларда 698 педагог 7161 балага белем һәм тәрбия бирә.

Соңгы елларда районда туым арта. Район мәктәпкәчә балалар учреждениеләре челтәрен киңәйтү программасына кертелде. Әлеге вакытта 10нчы “Чебурашка” балалар бакчасына 160 урынга исәпләнгән өстәмә корпус төзелә. Бер үк вакытта Яңавыл шәһәренең төньяк микрорайонында 110 балага исәпләнгән бакча, Барабановка, Сусады-Эбалак авылларында 20 урынлы балалар бакчалары булган социаль-мәдәни үзәкләр төзү өчен проект-смета документлары әзерләнә. Быел тагын ике авылда балалар бакчалары ачылачак. Сандугач авылында да урта мәктәптә 25 балага исәпләнгән мәктәпкәчә төркем ачылачак.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Артур Шәрәфисламов әйтүенчә, яңа мәгариф стандартларына күчү — гомум белем бирү системасында өстенлекле юнәлеш. Ул эксперимент рәвешендә районда 2009-2010 уку елында гимназиядә һәм лицейда сынау үткән. Инде бер меңнән артык укучылар яңа буын стандартларына күчкән. Бер үк вакытта укытучылар әзерләү эше дә алып барыла һәм хәзер аларның 80,5 проценты яңа стандартлар буенча эшләргә әзер. Шулай ук бу юнәлештә мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытуга да зур игътибар бирелә. 280 ноутбук, ике компьютер классы алынган, соңгылары 11 булачак.

Балаларны укуга, актив тормыш алып баруга кызыксындыру, талантлы яшьләрне үстерү җәһәтеннән район хакимияте интеллектуаль, иҗади, спорт юнәлешләрендә аеруча зур уңышларга ирешкәннәргә Ирек Мокъсинов исемендәге стипендия булдырган. Ул ел саен 9-11 сыйныфларда укучылар арасыннан биш кешегә тапшырыла.

Укучылар һәм укытучылар районда, республикада һәм ил күләмендә үткәрелгән төрле олимпиадаларда, конкурсларда, спорт ярышларында да актив катнаша һәм призлы урыннар яулый. Узган уку елында Карман урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Мәрданова “Татар теле буенча ел укытучысы” конкурсында җиңүче булды. 2012 елда 11 сыйныфны 355 укучы тәмамлады. Аларның 42се алтын һәм көмеш медаль алган. Бу күрсәткеч аннан алдагы уку елындагыдан 4,5 процентка югарырак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»