24.01.2013 - Мәгариф

Бу балалар – татарның киләчәге!

Кичә татар теле һәм әдә­бияты буенча ике көн барган республика олимпиадасы тәмамланды. Аның йомгаклау өлеше бәйрәм тантанасына әверелде. Жюри бәйгегә нәтиҗә ясаган арада укучылар һәм укытучылар шагыйрәләр белән очрашты.  Очрашуга Фәния Чанышева, Лилия Сәгыйдуллина, Фәния Габидуллина килгән иде. Алар шигъриятеннән илһамланып, укучылар да иҗади сәләтләре белән уртаклашты: Стәрлета­мак шәһәренең  5нче гимназия укучысы Зөлфирә Сөнәгатул­лина, Борай районының Кәшкәләү мәктәбеннән Җәмилә Зарипова,  Балтач районының Югары Карыш мәктәбе укучысы Айдар Гомәров үзләре язган шигырь-нәсерләрен укыды.

Арытаба җиңүчеләрне бү­ләкләү башланды. Жюри рәисе, профессор, филология фәннәре докторы, Башкортстан дәүләт педагогия университеты­ның татар теле һәм әдәбияты  ка­федрасы мөдире Илшат На­сыйпов бәйгечеләрне тәбрик­ләп, республика олимпиадасында катнашкан укучыларга, алар­ны әзерләгән укытучыларга рәх­мәт әйтте һәм уңышлар теләде.

Тәүдә күрсәткечләре  призлы урыннарга аз гына җитми калган укучылар Мәгариф министрлыгы­ның Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Алар арасында Илеш, Дүртөйле, Авыргазы, Бүздәк, Миякә, Бакалы, Борай районнары укучылары күпчелек­не тәшкил итте. Мәсәлән, Бүз­дәктән Лилия Яфаева (укытучысы Роза Таһирова), Чишмә райо­ны­ның Арслан мәктәбеннән Зарина Каспранова (укытучысы Альмира Галимова),  Дүртөйле районыннан  Ирина Билалова (укытучысы Фәридә Баянова), Ландыш Шамратова (укытучысы Зөлфия Әхмәтова), Илвина Даутова  (укытучысы Заһидә Камалова), Авыргазыдан Илүзә Борханова, Әлфия Гомәрова  (укытучылары Ләйсән Әлим­бәкова) һәм башкалар  яхшы белем күрсәттеләр.

Гомум нәтиҗә алты төркем (татар мәктәпләре һәм укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләр) буенча ясалды. 9нчы сыйныф укучылары арасында беренче урынны Ярмәкәй районының Тарказы мәктәбеннән  Язгөл Ногыманова (укытучысы Зөлфия Ганиева),  Кырмыскалы районының  Сахай мәктәбеннән Гөлназ Гайсина (укытучысы Гөлсинә Гәрәева); 10нчы сыйныф буенча беренче урынны Чишмә районының Алкино мәктәбе укучысы Әлфия Ардаширова (укытучысы Зилә Карачурина),  Салават районының Лаклы мәктәбеннән Динә Кашапова (укытучысы Зәлия Хәйрет­ди­нова); 11нче сыйныфта беренче урынны Балтач районының Тучыбай мәктәбе укучысы Миләүшә Солтанова (укытучы­сы Әлфинә Зыянгирова), Ок­тябрь­ский шәһәренең  11нче татар гимназиясеннән Динара Миң­небаева (укытучысы Мөслим Газиев) яуладылар.

Җиңүчеләрне ихлас котлый­быз һәм уңышлар телибез.

Олимпиада турында тулырак язма белән  гәзитнең киләсе саннарында танышырсыз.

Фәния Сәетгәрәева.

 

Фото: Бүләкләнүчеләрдән бер төркем: Алсу Шәйхетдинова, Эльвира Яппарова, Әлфия Ардаширова, Алсу Нәбиева, Зарина Каспранова, Миләүшә Солтанова, Динә Кашапова һәм  Динара Миңнебаева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»