23.01.2013 - Мәгариф

Бураннарны ярып килдек

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасына килүдән укучыларны һава торышы да куркытмаган.

Кичә мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасы башланды. Бәйгенең  кышкы каникуллардан соң ук уздырылуы отышлы. Ни дисәң дә, каникулларда укучылар ял иткән арада олимпиадага ныклы әзерләнә ала. Шуңа да быелгы олимпиадага республиканың 38 районыннан һәм 11 шәһәреннән тугызынчы-унберенче сыйныф укучылары дәррәү килгән. Шулай да былтыргыга караганда кимрәк — 138 генә. Былтыр 42 район һәм 9 шәһәр мәктәбеннән  181 укучы катнашкан иде.

Соңгы елларда олимпиадага килүчеләр арасында бер үзенчәлек күзгә ташлана: укыту урысча алып барылган мәктәпләрдә татар телен фән буларак өйрәнүче балалар күбрәк катнаша. Былтыр укыту урысча алып барылган мәктәпләрдән — 104, татар мәктәпләреннән 77 укучы килгән иде. Быел татар мәктәпләреннән нибары 59 укучы килгән,  урысча укытылган мәктәпләрдән — 79.

Олимпиада Уфаның  Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге художество гимназия-интернатында үтә. Аны ачу тантанасы бәйрәмчә төс алды. Тәүдә укучылар башкала вузларының тәҗрибәле укытучыларыннан торган  жюриның тәбрикләвен кабул итте, бәйге тәртибе белән танышты, аннары олимпиадада катнашучылар татар җырларыннан һәм  биюләреннән торган кечкенә тамаша күрсәтте.

Шул ук көнне укучыларны алты төркемгә бүлеп, бәйге биремнәре таратылды. Олимпиада биремнәрен Татарстан  Мәгариф министрлыгы әзерләгән. Алар татар теле һәм әдәбияты укытудагы үзенчәлекләрне, ягъни мәктәпләрдә укыту урысча алып барылуны һәм саф милли мәктәпләрне искә алып эшләнгән.

Бүген бәйгегә йомгак ясалып, укучылар үзләренең белем дәрәҗәсен билгеләп шатланыр яисә уйланыр. Бәйге нәтиҗәләре белән киләсе саннарда таныштырырбыз.

Фәния Габидуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»