12.02.2011 - Мәгариф

Мәгариф дөрес юлдан барамы?

Бу мәкаләмне Президент Дмитрий Медведевның Федераль җыелышка Юлламасы тәэсирендә язам. Ул күтәргән мәсьәләләрнең күпчелеге ил башлыгын гына түгел, мине, ягъни Русиянең гади гражданинын да күптән уйландыра һәм борчый. Президент үз Юлламасында балалар һәм балачакка зур урын бирә. Бу дөрес тә, чөнки проблемалар баштан ашкан. Бигрәк тә мәгариф өлкәсендә.

Бүген Мәскәүдән тәкъдим ителгән реформалар авыл мәктәбе җилкәсенә авыр йөк булып ятты. Русиянең Мәгариф  һәм фән министры Андрей Фурсенко “җан исәбе” буенча финанслау сылтавы белән һәм Көнбатыш Европа илләре тәҗрибәсенә таянып, мәгарифкә бирелгән бюджет акчасын кысу юлына басты.

Шунысына гаҗәпләнәм, бетерүгә юнәлтелгән реформаларны уйлап чыгаручылар илебезнең географиясен, аның климат үзенчәлекләрен, хәзерге авылның социаль вәзгыятен белмиләр микәнни? Бигрәк тә безнең Русия өчен генә хас булган проблема — юллар хакында. Русиядәге мәктәп автобусы һәм, әйтик, Германиядәге — бер үк түгел. Ни өчен Германия белән чагыштырам? Чөнки мин анда хәрби хезмәт үттем, шуңа юлларының сыйфатын һәм авылларның бер-берсеннән нинди арада урнашканын яхшы беләм.

Минем карашка, авыл мәктәбенә үзгәреш-яңалыклар аның үзенчәлекләре, ягъни белем учагы — бердәнбер социаль-мәдәни үзәк икәнлеген исәпкә алып кертелергә тиеш. Сер түгел, бүген авыл клублары һәм мәдәният йортлары начар финанслану нәтиҗәсендә бу мөһим рольне үтәмиләр. Алар, гамәлдә, бары тик дискотека һәм кызыл даталарга багышланган чаралар үткәрү урынына гына әверелеп калды.

Бөтен илдәге кебек, демографик хәл дә авылда катлаулы кала бирә. Үкенечкә каршы, авыл хуҗалыгындагы реформалар да әлегә көтелгән нәтиҗәләрне бирми. Өмет иткән фермерлык сәясәте уңышсызлыкка дучар булды. Башлыча, гаилә башлыгы — әтиләрнең вахта ысулы белән читкә китеп акча табуы балалар үстерү һәм тәрбияләүдә кире йогынты ясый башлады. Менә нәкъ шушы хәлдә мәктәп үзенең өстенә өстәмә вазыйфалар алырга тиеш иде дә бит. Тик тормышта киресен күрәбез: озайтылган көн төркемнәре ябылды, түгәрәк эшләре кыскартылды. Мәктәп программасыннан чынлап торып хезмәткә өйрәтү һәм өлкән сыйныф укучыларына һөнәр бирү дәресләре юкка чыкты.

Президент Юлламада мәктәп мәгарифен модернизацияләү уңышлы баруын, инде башлангыч сыйныфлар өчен стандартлар һәм аларның урта, өлкән сыйныфларга да әзер булуы хакында ассызыклап үтте.

Шул ук вакытта илдә 130 мең ятим булуын хәбәр итте. Миңа калса, бу тыйнак сан, чөнки мәгълүмат чараларына караганда, ул күпкә артык. Бүген 800 меңгә якын тәрбиячесез калган бала бар. 100 меңе көчләү-җәберләүгә дучар ителгән. Кызганыч, Президент балигъ булмаганнар тарафыннан кылган жинаятьләр буенча саннар китермәде.

Мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләре, ягъни пионерлар йорты, спорт мәктәпләре, балаларның иҗат станцияләре яшь буынга тәрбия бирүнең үзәге булып торырга тиешләр.

Безнең районда ничек соң? Әлбәттә, уңай түгел. Яхшы гына эшләп килгән яшь техниклар станциясе ябылды. Аның кайчандыр пионерлар йортына  урнашкан агач бинасында бюрократик оешмалар пәйда булырга тиеш икән. Ә бит ул рәсми рәвештә районның мәгариф челтәре милке булып санала. Һич аңлашылмый, ничек итеп хоккей мәйданчыгы янындагы йорт аерым кешегә сатылган? Ул да бит проектта каралганча, мәгариф мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә тиеш иде. Бәлки, бу сорауларны район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләренә бирергә кирәктер.

Русия Президентының чыгышында укучылар арасында авыру балаларның күп булуы, илдә яшәүче халыкның 80 процентының бөтенләй спорт белән шөгыльләнмәве турында да әйтелә. Моның өчен бигрәк тә район үзәкләрендә секцияләрнең, төрле яшьтәгеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган спорт түгәрәкләре санын арттырырга кирәк.

Бу юнәлештә бездә эшләр ничек тора? Куанырлык түгел. Районның спорт мәктәбендә 6 преподаватель-тренер ставкасы кыскартылды. Пионерлар йортындагы түгәрәкләр бүлмәләренең байтагы максатлы файдаланылмый. Киләчәктә яшь натуралистлар станциясен дә бетерүне күздә тоталар икән.

Мәктәп һәм балалар бакчалары мөдирләре ерак авыллардан мәгариф бүлегенә йөреп аяктан егылалар. “Безгә тапшырылган төп вазыйфаларыбызны башкарырга вакыт калмый”, — ди алар.

Алар хаклы, төрле ведомстволардан килүче кәгазьләр саны берничә тапкыр арткан. Беренче чиратта — республиканың Мәгариф министрлыгыннан. Андагы түрәләрнең һәрберсе җавапны мәҗбүри һәм кичектергесез таләп итә. 

Мәгариф бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтериясе дә соңгы елларда арткан эш күләмен зур кыенлыклар белән башкарып килә. Шулай булгач, финанс функцияләренең төп өлешен мәктәпләрнең үзләренә тапшырсаң, отышлы булмас иде микән?..

Нәрсә эшләргә? Тик утырмаска һәм көтмәскә! Балаларның конституцион хокукларының үтәлешен тәэмин итәргә. Хәзер “Мәгариф турында” Законның яңа проекты буенча фикер алышу бара. Бик тә мөһим бу чарада педагоглар да, ата-аналар да катнашырга тиеш. Үз сүзләрен мәгариф һәм профсоюз хезмәткәрләре дә әйтер һәм хакимият структураларында аларга колак салырлар дип ышанасы килә. 

Вячеслав Белов,

Русия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре,

Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре.

Дуван районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»