19.01.2013 - Мәгариф

Баланы уйларга өйрәтү мөһим

Соңгы елларда мәгариф системасы җитди үзгәрешләр кичерә. Дәресләрдә компьютер һәм башка заман технологияләре кулланыла. Шул ук вакытта Интернет челтәрендә казыну күп очракта укучыларны дәрес биремнәреннән читләштерә. Заман укучысында фәнгә карата кызыксынуны ничек уятырга? Шушы сорау белән без Уфаның 84нче татар гимназиясенең биология һәм экология укытучысы, биология фәннәре кандидаты Анна Митриченкога мөрәҗәгать иттек.

— Баштагы мәлдә укучыларым шактый кыен хәлдә калды, — дип башлады ул сүзен. — Чөнки алар гадәти дәрескә күнеккән: укытучы теманы тәфсилләп аңлата, икенче дәрестә сораулар бирә, яхшы җавап кайтаручылар билге ала... Ә мин теманы үзенчәлекле аңлатам. Балаларның үзләренә сораулар бирәм. Алар сыйныф белән катлаулы мәсьәләне хәл итү юлларын эзли. Беркем дә тик утырмый, һәркем уйлана. Хәзерге заманда балалар мәгълүмат дөньясында яши. Кул астында — Интернет челтәре. Теләсә нинди сорауга җавапны санаулы секундта табарга мөмкин. Кызганычка каршы, бу укучының фикерләү сәләтенә зыян китерә. Дәрестә, тема аңлатудан тыш, укучыларны уйларга өйрәтәм. Уйлый белү сәләте аларга мәктәпне тәмамлагач та кирәк булачак.

Фәнни дәрәҗәле кеше ни өчен мәктәптә эшли, дисезме? Бу сорауны бирүчеләр күп. Җавабы гади — мин балаларны яратам.

Анна Митриченконың укучысы Илнур Низамиев республика олимпиадасында призлы урын яулаган. Хәзер тырыш егет Башкортстан дәүләт медицина университетында белем ала. Тагын бер укучысы Елена Резникка шәһәр олимпиадасында тиңнәр булмаган. Алина Яхонтованың нәтиҗәләре дә куанырлык. Кыскасы, ел саен Анна Николаевнаның, ким дигәндә, сигез укучысы олимпиадаларда призлы урыннар яулый.

Гомумән, уңган укытучының эш көне дәресләр тәмамлангач башлана гына. Ул оештырган түгәрәктә унбиш бала шөгыльләнә. Яшь галимнәр сынатмый. Регина Хаҗиева, мәсәлән, республика күләмендә оештырылган фәнни-гамәли конференциядә призлы урын яулаган, Лилия Назарова азык-төлектәге витаминнарны тикшергән.

Әйткәндәй, Анна Митриченко балаларга үзе дә үрнәк күрсәтә. 2008 елда “Русиянең иң яхшы укытучылары” конкурсында җиңгән. Былтыр “Октябрь районының иң яхшы укытучысы” бәйгесендә гран-при яулаган. Хәзер Уфа шәһәре һәм республика күләмендәге бәйгеләргә әзерләнә. Шиксез, ул бу бәйгеләрдә дә сынатмас.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»