11.02.2011 - Мәгариф

Тел язмышы укытучы кулында

Ана баланы ике тапкыр тудыра: бер тапкыр — тән биреп, икенче тапкыр — тел биреп! Әгәр дә бала тәнен гөл кебек иркәләп, назлап, кадерләп тормасаң, ул гарипкә әверелергә мөмкин. Тел дә шулай, аны күңелеңә газиз авазлар белән ачтырмасаң, бишектә үк Тукай шигырьләре белән баетмасаң, балалар бакчасында, арытаба мәктәптә гел генә камилләштермәсәң, тел иясе, һичшиксез, имгәк кешегә әйләнәчәк. Ана биргән телне бүген үстерү-камилләштерү бурычы мөгаллимнәргә йөкләтелгән дә инде. Без аларны гади генә итеп тел һәм әдәбият укытучылары дип йөртәбез.

Мәчетле районында башкорт, татар, урыс милләтләре вәкилләре яши. Аларның һәрберсе буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый, динен тота, укмашып яшәгән урыннарында үз телләрендә сөйләшә, укый, тәрбия ала.

Бүген биредәге мәктәпләрнең бишесендә татар телендә белем бирелә,  катнаш халыклар яшәгән район үзәгенең лицей, гимназиясендә, Әләгәз авылында татар теле фән буларак укытыла. Андагы татар балаларына, уку планнарына ярашлы, туган телнең нечкәлекләренә, әдәбиятына хөрмәт-мәхәббәтне унбер укытучы  өйрәтә, тәрбияли. Укытучыларның һәрберсе югары белемле, тәжрибәле. Күпләре һөнәри уңышлары өчен исем-дәрәҗәләргә лаек булган. Әйтик, Яңа Мөслим,  Әләгәз, Олы Ака мәктәбе укытучылары, ирле-хатынлы Сәрия һәм Наил Нурыевлар, Минзәлә Нәфыйкова, Альбина Нурыева — “Русиянең иң яхшы укытучылары”, 100 мең сумлык Грант ияләре. Шулай ук, аларның тәүге өчесе  республика татар теле укытучылары конкурсында катнашучылар да. Абдулла һәм Әҗекәй мәктәпләреннән Әлфия Ханова, Минзилә Абзалова Русиянең мактаулы мәгариф хезмәткәрләре, Башкортстанның мәгариф алдынгысы билгеләре белән бүләкләнгәннәр. Олы Устьикин лицее укытучысы Рузилә Зәйнуллина — районның “Иң яхшы укытучы-2010” конкурсы җиңүчесе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары аз булуга карамастан, аларның берләшмәсе районда иң иҗади эшләүчеләрдән санала. Берләшмә эшчәнлеген мәгариф бүлеге белгече, Башкортстанның мәгариф алдынгысы Миңнегөл Галәветдинова җитәкли. Укытучылар даими рәвештә үзләренең утырышларына җыела, алар бик җитди һәм эшлекле оештырыла: бер-берсенә ачык дәресләр күрсәтәләр, укытуның дәрәҗә-сыйфатын күтәрү, тәрбия чараларын төрлеләндерү буенча бурычлар билгелиләр.

Алар өчен заман таләбе — мәгълүмати технологияләр файдалану да ят түгел. Укытучыларның һәрберсе дәресләрендә компьютер һәм мультимедиале җиһазларны оста куллана. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видеоязмалардан файдалану балаларның белемен тагын да тирәнрәк итә.

Укытучыларның иң зур максатларының берсе — балаларны үзаллы фикерләүгә, ягъни фәнни эзләнү эшчәнлегенә җәлеп итү. Дәрес кысаларыннан тыш, алар өлкән сыйныф укучыларын тел гыйлеме, әдәбият тәнкыйте, тарихы буенча рефератлар язарга, шигырь, хикәяләр иҗат итәргә өйрәтә. Үз чиратында,  алар  бу хезмәтләре белән республика  укучыларының кече академиясе, чит өлкәләрдә уздырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясый, әдәби җимешләрен балалар өчен нәшер ителгән гәзит-журналларда бастыра. Мәсәлән, Олы Ака һәм Яңа Мөслим мәктәпләре укучылары  Казан шәһәрендә үткәрелгән Каюм Насыйри исемендәге яшүсмерләрнең фәнни-эзләнү укуларында, “Иделем акчарлагы” һәм “Илһамлы каләм” конкурсларында диплом, башка төрле бүләкләр алып кайттылар. Татар телле яшь мәчетлелеләр инша, сәнгатьле итеп шигырь уку республика конкурсларында да даими катнаша, җиңүчеләр рәтенә чыга. “Әллүки”, “Тулпар” журналлары битләрендә каләм сыныйлар.

Мәчетле укучылары республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларының берсендә дә катнашмый калганнары юк. Шундый олимпиада башта районда үткәрелә. Уфага тик нык әзерлекле, көчле укучылар гына алып барыла. Әлегә аларның мәктәп, укытучылар йөзенә кызыллык китергәне булмаган. Быел да сынатмаганнар, исемнәре беренче унлыкка кергән.

Сер түгел, мәктәпләрдә ел саен туган тел дәресләре, шул исәптән, татар теле дә, кимегәннән-кими. Шуңа карамастан, районның татар теле укытучылар коллективы төшенкелеккә бирелми. Чәмләнеп эшлиләр, балаларны иҗатка тартуның яңа ысулларын эзлиләр. Алар берләшмә утырышының соңгысында укучылар белән берлектә җыйган татар авыллары тарихы, топонимикасы, фольклоры, диалекты материаллары буенча китап-тупланма бастырырга карар иткәннәр. Хәзер аның беренчесе — кеше кушаматлары турындагысы дөнья күрергә тора.

Татар мөгаллимнәре укыту-тәрбия эшләре белән генә чикләнеп калмый. Алар районның татар зыялылары өчен елына берничә тапкыр үткәрелә торган әдәби-мәдәни кичәдә дә актив катнаша.  Чараны уздыручыларга сценарийлар төзешәләр, кичәдә шигырьләр укыйлар, җырлыйлар, китап күргәзмәләре  оештыралар. Шушы көннәрдә шундый кичәләрнең чираттагысы  район мәдәният йорты янында уңышлы эшләп килүче “Зөбәрҗәт” татар хатын-кызлары фольклор ансамбленең 20 еллык юбилеена багышланачак.

Менә шулай, һөнәрләренә бирелеп, милләт-халкыбызга тугры калып,  киләчәккә якты өметләр баглап яши һәм эшли Мәчетленең татар теле укытучылары. Аларга, аналарыбыз тарафыннан бирелгән иң кадерле бүләк — телебез сакчыларына, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтик һәм изге юлларында яңадан-яңа уңышлар телик.

Фуат Галәветдинов.

Мәчетле районы.

 

Республика мәктәпләрендә урыс, башкорт, татар, удмурт, чуваш, мари, мордва, латыш, немец, поляк, белорус һәм украин телләре өйрәнелә. Яһүд һәм әрмән телләрен өйрәнүчеләр өчен якшәмбе мәктәпләре эшли.

Башкорт теле, дәүләт теле буларак, барлык мәктәпләргә дә кертелгән.

Татар телендә укыту оештырылган мәктәпләр — 197, бу санга 101 филиал өстәлә. Аларда барлыгы 9856 бала (8,5 процент) укый. Фән буларак, татар телен 520 мәктәптә ( янә 111 филиалда)  50 мең 506 бала (43,5 процент) өйрәнә. Барлыгы татар телен 717 мәктәптә (212 филиалда) 64 мең 624 бала (55,7 процент) өйрәнә.

Чуваш телен — 90 мәктәптә (+27 филиалда) 6 596 бала (58 процент), мари телен — 122 мәктәптә (+60 филиалда) 8 148 бала (63,2 процент), удмурт телен — 22 мәктәптә (+21 филиалда) 1 713 бала (63 процент ), мордва телен — 13 мәктәптә 379 бала (27,9 процент), украин телен 4 мәктәптә 213 бала өйрәнә. Поляк теле башкаланың 21нче мәктәбендә предмет буларак керә. Латыш телен — Архангель районында, белорус телен — Иглин районында, немец телен Благовар районында өйрәнәләр.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»