10.02.2011 - Мәгариф

Язучылар студентлар белән очрашты

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның 2011 елны “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан итүен беренчеләрдән булып әдәбиятчылар хуплады. Язучылар берлеге М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты белән берлектә бу чарага багышлап, “Каләмнәр дуслыгы — халыклар дуслыгы” дип аталган шигърият кичәсе оештырды. Анда Башкортстанның халык шагыйрьләре Равил Бикбаев, Марат Кәримов, Абдулхак Игебаев катнашты. Билгеле шигырь осталары белән беррәттән яшь талантлар Зөлфия Ханнанова, Лариса Абдуллина, Айдар Хөсәенов, Александр Леонидов, шулай ук студентлар, бу уку йортының әдәби-иҗат түгәрәкләре әгъзалары да катнашты.

— Иҗатында башкорт, татар һәм казах халыкларының дуслыгы  чагылыш тапкан М. Акмулла исемендәге университетта  җыелуыбыз  зур әһәмияткә ия, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе, Язучылар берлеге рәисе Равил Бикбаев.

Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин язучыларга мондый матур бәйрәм оештырган өчен рәхмәт белдерде. Бу чара вузларда укучылар өчен билгеле шәхесләр белән якынрак танышу мөмкинлеге булуын белдерде.

Кичәдә катнашучы Кадыйм Аралбаев мондый әдәби кичәләрне үткәрү  традициясен дәвам итәргә тәкъдим кертте.

— Без башка вузлар һәм уку йортлары студентлары белән дә очрашырга теләр идек, — диде ул.

Әлфия Әһлиуллина.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»