27.12.2012 - Мәгариф

“Төшемдә дә дәрескә әзерләнәм”

Заман яшьләре һөнәр сайлаганда күңелен тыңламый, йөрәгенә колак салмый. Аларны барыннан да бигрәк эш хакы кызыксындыра. Билгеле, һөнәренә мондый карашта булучылар эш урынын еш алыштыра. Шул ук вакытта, үз эшенең фанатлары да бар. Уфа шәһәре 84нче татар гим­назиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зифа Гозәерова шундыйлардан. 29нчы ел балаларга белем бирә ул. Зифа Рәис кызы ни өчен укытучы булган? Тәҗрибәле педагог балалар күңеленә ничек “ачкыч” таба?

– Беренче укытучым Лена Хәмзә кызы Байегетова яхшы педагог булудан тыш, яхшы кеше иде. Шуңа күрә укытучы булырга уйладым. Стәр­летамак дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, Федоровка районы Коралачык мәктәбендә эшләдем. Башта җиңел булмады. Беренче сентябрьдән май ахырына кадәр укытучы бары тик дәрес турында гына уйлана. Мин хәтта төшемдә дә дәрескә әзерләнәм. Төшемдә күргән­нәрне гамәлдә кулланган чаклар да булгалый.  Сәләтле, шук балалар белән мәш килеп яшәвемә чиксез шатмын. Тормышымны мәктәптән, балалардан башка күз алдыма да китерә алмыйм.

Зифа Рәис кызы хәстәр­лекле сыйныф җитәкчесе дә. 3нче “А”да белем алучылар укуда да сынатмыйлар, төрле түгәрәк­ләрдә дә шөгыль­ләнәләр. Әйтик, Нэля Гыйльметдинова шигырь сөйли. Илия Гыйзетдинова актриса була ала. Эдуард Котыев сөйли башласа, аны тың­ларга ярты мәктәп җыела. Татлы телле малай да тормышта югалып калмаячак. Зифа Гозәерованың сыйныфында һәр бала турында яхшы фикерләр әйтеп булуы күп нәрсә турында сөйли.

Балаларны укытучы һөнәренә җәлеп итә алган укытучы дөньяда үзен иң бәхетле кешегә тиңлидер. Бу максатка ирешү өчен бөтен шартлары килгән дәрес бирү генә җитми. Балалар каршында кайгы-хәсрәтләрне яшерә белергә, һәрвакыт ачык йөзле булырга кирәк. Зифа Гозәерованың юлын сайлаучылар күп. Шуларның берсенә әңгәмә­дәшем аерым тукталды.

– Беренче укучым Сөмбел Абдуллина Башкортстанның атказанган укытучысы исе­менә лаек булды.  Конкурс кысасында, безнең мәктәптә дәрес бирде. Әлеге вакытта Федоровка районы Коралачык мәктәбендә укыта. Беренче укытучымнан үрнәк алдым, минем юлдан баручылар да бар. Димәк, гомер заяга үтми. Республика горурланырдай кешеләр тәрбиялә­вемә чиксез шатмын! – диде ул.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»