09.02.2011 - Мәгариф

Грантлар яңа ачышларга дәртләндерсен!

Кичә, Русия фәне көнендә Хөкүмәт йортында яшь галимнәр һәм яшь гыйльми  коллективлар арасында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Мәртәбәле дипломнарны һәм 60 мең сум күләмендәге грантларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина тапшырды.

— Республикада талантлы яшьләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. Әдәбият, сәнгать, архитектура, фән, башка өлкәләрдә сәләтле яшьләрне күпсанлы дәртләндерү чаралары каралган. Яшь галимнәргә грантлар биш ел дәвамында бирелеп килә. Дәрәҗәле конкурста җиңеп алган әлеге грантларыгыз яңадан-яңа гыйльми ачышларга, югары үрләргә дәртләндерсен, — диде тантанадагы чыгышында Зөһрә Җиһанур кызы.

Республика җитәкчелеге фән тармагы алдына җитди бурычлар да куя. Республика Хөкүмәте каршындагы Фәнни-техник һәм инновацион сәясәт буенча советның 2 февральдә Уфада үткән киңәйтелгән утырышында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов фән һәм производствоның тыгыз хезмәттәшлеге, яшь галимнәргә ярдәм күрсәтү һәм бизнесның инновацион проектларда активрак катнашуы мәсьәләләренә аерым тукталды. Бу бурычларны  тормышка ашыруда яшь галимнәргә зур өмет баглануы турында белдерде.

Әйткәндәй, бүгенге көндә республиканың югары уку йортларында, гыйльми-тикшеренү институтларында 35 яшькә кадәрге 2500ләп яшь галим эшли. Кичәге тантанада алар арасыннан 53 кеше республиканың югары грантларына лаек булды.

Тантанада бүләкләнүчеләрне шулай ук Башкортстан Фәннәр академиясе президенты, Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Айрат Шаммазов, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин тәбрикләде. Үз чиратында бүләкләнүчеләр күрсәтелгән хөрмәт һәм игътибар өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»