08.02.2011 - Мәгариф

Карантин укуга комачауламый

Уфа мәктәпләрендә 7 февральдән көтелмәгән каникуллар башланды: 1нче сыйныфтан алып 11нчегә кадәр  мәктәп укучылары һәм  өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр  бер атна карантинда булачак. Бу хәл илдә, аеруча Башкортстанга чиктәш Чиләбе өлкәсендә  грипп эпидемиясенең көчәюе белән бәйле.

Башкаланың мәгариф бүлегеннән  хәбәр итүләренчә, узган атна ахырына  Уфа шәһәрендә мәктәп яшендәге  балаларның 23,4 проценты грипп белән авырган.

Карантин укуга зыян китермәячәк, диләр  башкала педагоглары. Беренчедән, укулар башлангач, озайтылган дәресләр оештырылачак. Мөмкинлекләре булган укучылар белән карантин чорында укытучылар Интернет аша дәресләр үткәрә.

84нче татар гимназиясендә  бу тәҗрибә белән күпләр таныш һәм  авырып китү сәбәпле, мәктәпкә йөри алмаган  балалар да,  ата-аналар да мондый эшчәнлеккә бик канәгать.

Сез рәсемдә күргән  башлангыч сыйныфлар укытучысы  Раушания Гәрәева   Интернет аша укучылары белән мавыктыргыч дәресләр үткәрә.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»