13.12.2012 - Мәгариф

Ни өчен әтиләр мәктәпкә юлны онытты?

Безнең журналистлар еш кына мәктәпләрдә укучы балалар белән очрашулар оештыра. Анда бүгенге мәктәп тормышын өйрәнергә, балалар, аларга белем бирүче укытучылар белән якыннанрак танышырга мөмкин. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары белән аралашуы күңелле, алар безне кызыксындырган сорауларга һәрчак ихлас җавап бирә. Хәзерге балаларның белемле һәм үзаллы булуына сокланган вакытлар да, укыту һәм тәрбия бирү җитешсезлекләренә күңел кырылган чаклар да булгалый. Күптән түгел Стәрлебаш районы Айдарәле мәктәбендәге очрашу вакытында 1-4нче сыйныф укучыларының татар һәм башкорт язучыларыннан бары тик Тукайны гына әйтә алулары, республикабызда чыккан басмалар белән таныш булмаулары да кәефне төшергән иде. Олылар тудырган җитешсезлекләр өчен балалар гаепле түгел, әлбәттә.  “Әллүки” журналын өйләренә алдырып укырга теләүче кызлар һәм малайлар бармы арагызда?” — дип сорагач та, балалар  дәррәү кул күтәрде.  Мәктәп директоры хәлне болайрак аңлатты: “Балаларның теләге бардыр да ул, тик ата-аналары акча бирми”, диде. Дөрес, ата-аналарның төрлесе бар: бала тәрбияләүгә кул селтәгәне дә, газизе өчен өтәләнеп торганы да. Мәктәп директоры белән сөйләшкәндә ул әйткән тагын бер фикер уйландырмыйча калмады. “Хәзер ата-аналар җыелышында да әниләр, картәниләр генә утыра. Әтиләрне бөтенләй мәктәптә күргән юк”, дигән иде ул.

Чынлап та, мәктәптә белем бирүче укытучыларның күпчелеге хатын-кызлар, өйдә тәрбия белән әниләр шөгыльләнә, ата-аналар җыелышына шулай ук әниләр йөри. Тикшерүләр күрсәтүенчә, кайбер мәктәп укучыларының гаиләдә әтине — барлык күрсәткечләр ягыннан әнидән кала икенче урынга, ә кайбер хәлләрдә картәни, картәти, яшьтәшләреннән дә соңгарак куюлары очраклы түгел. Бүгенге заман әтиләре бу урынны үзләре үк теләп ала түгелме соң? Әллә ничә төрле сәбәпләр табып гаиләдән, бала белән аралашудан читләшә түгелме  алар? Әти — тормыш мәшәкатьләрен хәл иткәндә гаиләнең көче, акылы, таянычы. Ул балаларының акыллы һәм гадел өлкән дусты булырга да тиеш. Малай өчен ата — үрнәк, бала аңлымы, аңсыз рәвештәме әтисенә охшарга тырыша. Кыз бала өчен исә әти — беренче чын ир-ат үрнәге. Әти кешенең улы яки кызы белән бергә булуы, аның тормышы белән даими кызыксынып торуы балада ышаныч тудыра, тормышта ялгыш юлга кереп китүдән саклап кала. Ни өчен соңгы вакытларда күп кенә әтиләр гаилә проблемаларына, бала тәрбияләүгә салкын карый? Балаларга дәрес әзерләүдә булышудан, ата-аналар җыелышына йөрүдән баш тартучы ирләр әти буларак үз вазыйфасын дөрес аңлыймы? Әллә педагоглар үзләре дә әтиләрне мәктәпкә җәлеп итү өчен артык көч салмыймы?  Бүгенге ата-аналар җыелышында сүз шул хакта бара.

Илшат Нәҗмиев,

Куергазы районы Шәбагыш мәктәбенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

— Әйе, хәзерге заман әтиләрен ата-аналар җыелышына алып килү юлларын безгә ныклап өйрәнәсе бар. Нигә тәрбия йөгәне көчле куллардан тулысынча хатын-кызларга күчеп бара? Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов үзенең “Туган ягым — яшел бишек” әсәрендә әтисе Бәшир абзыйның балаларын тәрбияләүдә кулланган педагогик алымнары турында бик мавыктыргыч итеп яза. Әтиләренең хәтта күз карашыннан да нәрсә әйтергә теләгәнен аңларга өйрәнгән балалар  киләчәк тормышта югалып калмый. Гаиләдә ныклы тәрбия алмаса, Гомәр Бәширов иҗади биеклекләргә күтәрелә алыр идеме икән? Балаларын хезмәт сөяргә, гадел булырга өйрәтеп Бәшир абзый зур саваплы булган. Сабый чактан хезмәт яратмаган кеше бер генә өлкәдә дә уңышлы эшли алмый. Әтиләрнең бик урынлы гына әйткән сүзләре, акыллы киңәшләре иң катлаулы мәлләрдә, авыр вакытларда ярдәм итә. Озак еллар сыйныф  җитәкчесе булып эшләү  дәверендә җыелышларга йөргән ир затларының һәммәсе күз алдында, чөнки алар   санаулы. Артык бәйләнми, кычкырмыйча, шул ук вакытта зур таләпчәнлек белән балаларына тәртип кагыйдәләрен искә төшерүче әтиләр ихтирамга лаек. Яшүсмерләр, малайлар гаиләдә ешрак кемгә тартыла, кемнең холык-фигылен, яшәү рәвешен үзенә сеңдерә? Бу үзенчәлекне истә тотып эш итәргә иде. Мәктәпләрнең ата-аналар комитетларында, җыелышларда әтиләрне катнаштыру проблемасын ил, республика житәкчелеге югарылыгында хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Районыбыз мәктәпләрендә эшләүче хезмәттәшләрем белән бу хакта фикер алыштым. Бу мәсьәлә аларны да борчый икән. Мәктәп директорының гына түгел, авыл хакимияте башлыгы яки мәгариф бүлеге мөдире күрсәтмәсе белән әтиләрне җыелышка мәҗбүри рәвештә китереп була. Бу эшнең бернинди гаебе юк. Мондый уңай тәҗрибәне ныклап өйрәнергә кирәк. Көчле затларны эшләгән урыннарыннан мәктәптә үткәрелгән чараларга бер тоткарлыксыз җибәрсеннәр. Эш беркайчан да бетми ул, ә балаларның уку еллары сизелми дә үтеп китә. Аларның кайсы мәктәптә, ничәнче сыйныфта укулары, сыйныф житәкчесе, укытучылары  турында, бәлки, белми дә йөрисеңдер. Юк, болай ярамый, хөрмәтле әтиләр! Балаларны    тәрбияләү яраткан эшеңнән дә, акчадан да, тормышның башка бик күп мәшәкатьләреннән дә өстен тора.

Җәүһәрия Шәрифгалиева,

Борай 1нче мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы:

Балачак — кеше тормышының иң мөһим чоры. Киләчәккә таба атлаучыны кем җитәкләп алып барыр, юл күрсәтеп, кем ярдәм итәр? Борылышларда ялгышмасыннар өчен нишләргә кирәк? Балалар белән мәктәптә эшләүче һәркемне шушы сорау борчымый калмый.

Элек-электән халкыбыз ата кешене олылаган, гел үрнәк итеп куйган. Әтиле кешеләрнең тормышы түгәрәк булган. Бала чактан: “Әтиең ни дияр? Әтиең кайтсын әле. Әле әтиең ашамаган. Бу — әтиең урыны. Әтиең кушты. Әтиең кебек тырыш бул!” — дигән җөмләләр көндәлек тормышта ата кешене зурлау, дәрәҗәсен күтәрү булып яңгыраган, бәлки, шуңа да ул үз өстендә җаваплылыкны тоймый калмагандыр.  Бүген хәл башкачарак түгелме соң? Гаиләдә дә, балалар бакчасында да, мәктәптә дә — гел хатын-кызлар. Кыю, тәвәккәл, көчле ир-егетләр тәрбиясе сулар һава кебек кирәк. Мәктәптә үткәрелгән ата-аналар җыелышы — аналар җыелышы инде ул. Кайбер әтиләр: “Монда утырырга бик түземлек җитми минем, баш әйләнә, әнисе гел йөреп өйрәнгән инде ул”, — дип кайтып китә. Ә менә бер укучым мәктәпне тәмамлаганчы әти-әнисе парлашып һәрбер җыелышка килә иде. Өйгә кайткач, фикер алышып, балага нинди юнәлеш бирү турында киңәшләшәләр. Әти, әни һәм бала өчпочмагы — укуда да, тәрбиядә дә ныклы, мөһим өчпочмак. Мәктәптә 23 ел сыйныф җитәкчесе булып эшләгән Резеда Мулланур кызы Галина үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, түбәндәгеләрне бәян итә: “Һәрбер үткәрелгән чараларда әтиләрне күбрәк җәлеп итәргә тырышам. Математика дәресендә тактага чыгып мәсьәлә чишкән әтисе белән горурланып утырган баланың шатланганын күрсәгез иде сез! Әтиләр күбрәк катнашкан бөтен чаралар күпкә кызыклырак, отышлырак һәм истә калырлык үтә”. Әтиләр мәктәпкә ешрак килсә, баланың омтылышы артыр иде.

Югары сыйныф укучысының фикере болайрак яңгырый: “Әти — акча табучы, әни — тәрбияче. Әтинең бөтенләй вакыты юк. Азрак вакыты булса, телевизор карый, минем дә вакыт юк, мин — компьютерда”.

Тәрбия минутларының бервакытта да артык булганы юк та соң, кайвакыт шул кирәкле минутларнең җитмәве фаҗигагә илтә бит.

Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Азат Касыйм улы Арсланов — күпләр өчен мәктәптә икенче әти. Һәр көн дәвамында күпме укучылар белән индивидуаль эш алып барырга, күзгә-күз карашып сөйләшергә, кирәк чакта таләпчән дә булырга туры килә аңа.Үзе ике ул үстерә. Уллары — уку алдынгылары, бик акыллылар. Көне буе мәктәптә булганнан соң үзенең балаларына вакыт каламы икән соң? “Тәрбиянең тукталганы юк. Ә шәхси үрнәк — иң яхшысы. Мин үз гомеремдә бервакытта да тәмәке тартып карамадым, чөнки мин тугач, әти тәмәкесен ташлаган. Мин аның йөзенә кызыллык китерергә теләмәдем. Балалар да дәү әтиләре алдында үзләрен яхшы яктан гына күрсәтергә тырышалар”, — ди ул.

Менә шундый әтиләр, дәү әтиләр күбрәк булса, халкыбызның “Атадан күргән, ук юнган”, “Ата — йортның матчасы”, “Ата аркасы — кала аркасы” дигән мәкальләрнең мәгънәсе дә кире кайтыр иде. Тәрбияле әтиләр янында тәрбияле балалар үсү — җәмгыятьнең ныклы нигез ташы.

Гүзәл Курамшина,

Уфа шәһәренең 64нче гимназиясе укытучысы:

— Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтер идем. Әти кешенең баланы тәрбияләүдәге роле искиткеч зур әһәмияткә ия, чөнки коллективта бу күренеш ап-ачык күренеп тора. Әти гаиләнең башлыгы булган гаиләдә тәрбияләнгән бала коллективта үзен шактый иркен тота, тәнәфестә генә түгел, дәрестә дә горур басып җавап бирә, башкалар аны кимсетми. Бу очракта әнинең акыллы позициядә торганлыгы күренеп тора. Әлеге гаиләләр, гадәттә, ата-аналар җыелышына да чиратлап йөри, кайчак икесе дә килә. Мондый күренеш, әлбәттә, укытучы йөрәгенә сары май булып ята. Димәк, укучыга өметләр баглап була һәм киләчәктә ул укучы өметне аклый.

Болардан тыш, башкачарак корылган гаиләләр дә бар бит әле. Әйтик, гаиләдә әни авторитет булып тора, тормыш дилбегәсен үзенә алган ханымнар хәзер еш очрый. Әлеге гаиләләрдә дә әтиләр бар, юк түгел, ләкин аларның роле икенче планда. Бу әти ата-аналар җыелышына да даими йөри, класстан тыш чараларда да актив катнаша, гомумән, бала тәрбияләүдә беренче урында тора дип әйтик. Мондый балалар мәктәптә, шулай ук, аерылып тора. Алар беренче төркем белән еш кына ызгыш чыгара, сыйныфташларын кыерсытырга да күп сорап тормый. Бик горурлар, тәккәбберләр, күп сөйләргә яратучылар, чөнки әни кеше әтиләрен балалары алдында кимсетә, аның эш хакын аз кайтаруы белән канәгатьсезлеген еш белдерә һ.б.

Өченче төркемгә тулы булмаган гаиләләрдә, я “якшәмбе” әтиле гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларны кертер идем. Бу төркемдәге балалар, гадәттә, сабыр, тырышып укый, низаглашып бармый. Әлбәттә, минем фикерем белән килешмәүчеләр дә булыр, чөнки тормышта башка төрле очраклар да булып куя. Ләкин, гадәттә, шундый нәтиҗәләр чыгарырга мәҗбүр буласың. Әлеге мәсьәләне уңай якка хәл итү укытучы җилкәсенә төшә, тик тәрбия орлыкларының күп өлеше мәктәптә түгел, ә гаиләдә салына шул. Балаларны камил акыллы, белемле, тәрбияле итеп үстерер өчен гаиләне нинди тәртипләргә нигезләнеп алып барырга икән соң? Моны һәр гаилә корган пар үзенчә хәл итә.

Фикеремне йомгаклап: ир кеше балаларына, хатынына тиешле дәрәҗәдә игътибар биреп, бозыклык юлында йөрмичә, гаиләне беренче урынга куя икән, киләчәктә аны бәхетле картлык, хөрмәт, ихтирам көтәр дигән сүз.

Рәфис Саяхов,

ике бала әтисе, Уфа шәһәре:

Әти кеше балаларына вакытны аз бүлә дигән сүзләр белән килешмәс идем. Гаиләсен кайгырткан кеше эштән соң вакытын, ял көннәрен балалары янында үткәрергә тырыша. Без ике бала тәрбиялибез: кызыбыз Алина — 7нче, улыбыз Ильяс 4нче сыйныфта укый. Бала кешесе кайчагында олылардан да үткеррәк фикер йөртә, кемгә нинди эш яки үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә үзләре үк белеп тора. Дәрес әзерләгәндә, мәсәлән, төгәл фәннәр буенча сораулары булса, минем янга киләләр. Мин үзем дә бик теләп ярдәм итәм. Тик балалар үскән саен мәктәп программасы катлаулана бара. Без, ата-аналар, хәзерге укыту программасын аңлап та бетерә алмыйбыз.

Әти кеше балаларның ялын оештыруда да читтә каладыр дип уйламыйм. Мин үзем күбрәк игътибарны малайга бүләм. Ильяс кечкенәдән спортны ярата, хоккей белән кызыксына. Спорт мәктәбенә футбол уйнарга йөри. Малай спорт җанлы булгач, аның белән “Уфа-Арена”да узучы хоккей ярышларын калдырмаска тырышабыз. Кышны балалар белән бергә шугалакка бару шулай ук безнең гаиләдә мөһим эшләрнең берсе санала. Мәктәптәге ата-аналар җыелышы турында әйтсәк, мин аны һәр ата-ана өчен мәҗбүри дип саныйм. Без баланың укуы, тәртибе, мәктәптәге хәлләр белән кызыксынып торырга тиеш. Ильяс белән Алина башлангыч сыйныфларда укыганда җыелышлары һәрчак бер вакытка туры килә иде. Әнисе берсенә, мин икенчесенә йөгерәбез. Ата-аналар җыелышында иң беренче чиратта мәктәпнең матди хәле турында мәсьәләләр хәл итү, соңыннан гына уку-укыту турында сүз кузгату күңелне кыра, әлбәттә. Чынлап та, җыелышта әтиләр бик сирәк күренә, күпчелеге әниләр йөри. Педагоглар күбрәк уку, тәртип, тәрбия бирү мәсьәләләрен күтәрсә, анда йөрүчеләр саны сизелерлек артыр иде.

Рөстәм Мөхәммәткәримов,

өч бала әтисе, Уфа шәһәре:

— Дөресен әйтәм, мин ата-аналар җыелышына бик сирәк, тормыш иптәшем бара алмаган очракларда гына йөрим. Шулай да бу хәл һич кенә дә мин улларымның укуы, бакчадагы тормышы белән кызыксынмыйм дигән сүз түгел. Киресенчә, Галина җыелышка киткәндә мин балалар белән өйдә калам. Алмаз белән дәрес әзерлибез, Марсель белән конструкторлар җыябыз. Безгә бер яше тулып килүче кызым Рита да кушыла. Әниләре кайткач, без балаларның уңышлары, проблемалары хакында бергәләп сөйләшәбез. Миңа калса, җыелышка йөрү генә син чын әти дигән сүз түгел әле. Әти кешенең төп роле — гаиләне матди яктан тәэмин итү, балаларның киләчәген кайгырту. Мин җыелышка йөрмәгәннән генә балаларыбыз әти тәрбиясеннән мәхрүм үсә дип әйтә алмыйм. Эштән кайткач, ял көннәрендә вакытымны гаиләм янында үткәрәм. Без барыбыз бергә бассейнга, балалар өчен күңел ачу үзәкләренә, картәниләренә кунакка йөрибез. Мин үскән гаиләдә әти сүзе һәрчак өстен булды. Хәзер үзем дә шуны таләп итәм, Галина да минем яклы. Ни дисәң дә, әтине ихтирам итеп, аның сүзен тыңлап үскән балалар тормышта югалып калмый.

Зөлфия Фәтхетдинова әзерләде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»