05.02.2011 - Мәгариф

Уку йортларында торак-коммуналь хуҗалык өчен белгечләр әзерләнәчәк

Башкортстан Хөкүмәтендә торак-коммуналь хуҗалык өчен кадрлар әзерләү зарурлыгы мәсьәләсе тикшерелде. Вице-премьерлар Сергей Афонин белән Зөһрә Рәхмәтуллина җитәкчелек иткән утырышта республиканың торак-коммуналь комплексы өчен югары һәм урта махсус белемле  белгечләр  әзерләү мәсьәләсе күтәрелде.

Югары һәм махсус югары уку йортлары базасында бу тармак өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсен Президент Рөстәм Хәмитов 28 гыйнварда үткән Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь комплексының үсеш стратегиясенә багышланган  республика киңәшмәсендә күтәргән иде. Бу турыдагы тәкъдимне торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Җәләлов кертте.

Киңәшмәдә республиканың югары һәм урта махсус уку йортлары җитәкчеләре катнашты. Анда катнашучылар торак-коммуналь хуҗалык тармагы өчен югары һәм урта махсус белем бирү  системасын оештыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча уртак фикергә килде.

Бүген Торак-коммуналь хуҗлык министрлыгында бу программаны гамәлгә ашыру стратегиясе һәм вакыты буенча анык тәкъдимнәр исемлеге әзерләнә.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»