06.12.2012 - Мәгариф

Икетеллелек – заман таләбе

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк!

Рәми Гарипов.

Йөз еллык юбилеен билгеләргә җыенучы Бәләбәй педагогия колледжының мөһим үзенчәлеге — аның миллилеге. Биредә урыс, татар, башкорт, чуваш бүлекләрендә башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре әзерлиләр. Туган телләрне саклау, аларны үстерү максатында байтак чаралар үткәрелә. Шушы көннәрдә татар һәм башкорт төркемнәре укучылары һәм укытучылары  катнашлыгында җыелыш үтте. Аның темасы — “Хәзерге заман шартларында икетеллелекне үстерү”. Иң башта шәһәр гәзитендә шушы темага язылган мәкаләне анализладылар. Мәкаләнең авторы — биредә  илленче ел (!) татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче, туган телләрне армый-талмый пропагандалаучы Илгизәр Гыйззәтуллин.

Икетеллелекнең төп идеясе — безнең шартларда һәр татар һәм башкорт, урыс телен яхшы белү белән беррәттән, туган телен дә яхшы белергә, үз телендә укый-яза алырга тиеш. Бу җә­һәт­тән, ике, хәтта өч телне дә яхшы белүче кешеләрнең байтак булуы ачыкланды, аларның исемнәре аталды, үрнәк итеп куелды. Шулай да алар — азчылык. Шәһәр шартларында балалар, яшьләр ана телен белмичә үсә. Әлеге вакытта мәктәпләрдә туган тел­ләр­не өйрәнү кертелде, милли гимназияләр дә ачылды. Әмма бу чаралар көткән нәтиҗәне бирми. Нилектән? Чөнки өйдә — әти-әниләре, урамда дус-ишләре барысы да урыс телендә сөйләшә.

Тормыш хакыйкате раславынча, туган телен гаиләдә үзләш­тергән бала гына аны яхшы белеп, милли үзаңлы булып үсә. Утырышта бу җәһәттән бик күп мисал китерелде. Колледжның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Билалова биш яшьлек кызы Гүзәл белән килгән иде. Бу кызчык татар телендә дә, урыс телендә дә шигырьләр укып күрсәтте. Башкорт теле укытучысы Регина Хәбетдинованың Рөс­тәм исемле улы да биш яшьтә ике телне дә яхшы белә икән. Бу әниләр иң башта балаларының туган телне үзләштерүенә иреш­кән, ә урыс телен бала барыбер өйрәнәчәк — монысына ирешү кыен түгел.

“Гаиләдә баланың теле ана телендә ачылырга тиеш!” — бу без уйлап чыгарган таләп түгел. Бөек урыс педагогы К.Ушинский XIX гасыр уртасында ук бөтен укыту-тәрбия процессы баланың туган телендә булырга тиеш, дип әйтеп калдырган. Ә ул — барлык педагоглар өчен дә абруйлы остаз.

Шушы уңайдан тарихка кыскача сәяхәт ясап үтәсе килә. Моннан мең еллап элек үк безнең болгар бабаларыбыз Киев Русе кенәзләре белән тыгыз хезмәттәшлек иткән. Алар бер-берсенең телен белмәсә, болай аралашып, сәүдә итешеп яшәр идеме? Яки бер-берсеннән әллә ни ерак булмаган урыс һәм татар авылларында яшәүче гади кешеләр ничек аралашкан соң? Әлбәттә, бер-берсенең телен белгәннәр. Телләр тигез хокуклы булган, беркем дә үз телен башкаларга көчләп такмаган. Тик 1552 елдан соң гына хәл кискен үзгәрә, Казан ханлыгы   яулап алынгач,  татар теле кысрыклана, дәрәҗәсе төшә, куллану даирәсе тарая.

Менә ничә гасыр инде туган телебез шундый хәлдә. Хәл совет чорында урбанизация шартларында да начар якка үзгәрде, чөнки элек туган телебезне дин сакласа, авыллар күп булып, халкыбызның күп өлеше авылларда яшәсә, хәзерге көндә татар яки башкорт баласын шәһәр шартларында урыс телле ясау кыен түгел, катнаш никахлар арта барганда бигрәк тә.

Ә бит урыс теле дә кайчандыр четрекле хәлләрдә калган.  XVIII гасыр азагында — XIX гасыр башында Русия дворяннары урыс телен мужиклар теле, дип кимсеткән, үзара французча гына сөйләшкәннәр, чит илләрдән гувернанткалар чакыртып, балаларын француз телендә генә укыт­каннар. Менә бер мисал. Бөек урыс  шагыйре Александр Пушкин балачакта урыс  телендә сөйләш­мәгән, Царское село лицеенда укыганда да французча гына аралашкан, хәтта аңа “француз” дигән кушамат такканнар. Әмма ул нянясы Арина Родионовна, икетуган абыйсы Никита Козлов йогынтысында урыс телен өйрә­нә, аны ярата, аңа бигрәк тә картәнисе Мария Алексеевна сөйләгән халык әкиятләре ошый һәм ул тора-бара урысның иң бөек шагыйренә әверелә.

Шул заманда урыс дворяннары арасында француз теленең хакимлек итүенә тагын бер мисал. Лев Толстойның атаклы “Сугыш һәм солых” романын барыбыз да беләбез. Искә төшерик әле: роман нәрсәдән башлана? 1805 ел, Санкт-Петербург, императрицаның фрейлинасы Анна Шерерның салонында бал бара. Анда җыелган барча дворяннар французча гына сөйләшә. Автор аларның нәрсә турында  сөйләшкәнен урысчага тәрҗемә итеп бирә. Менә бит нинди заманнар булган. Хәзер инде безнең татарлар да рәсми урыннарда урысча гына сөйләшә...

Инде безнең хәлләргә күчсәк, үзен нормаль дип исәпләгән кеше мотлак рәвештә ике тел белергә тиеш, хәтта өч тел белү дә комачауламас иде, бигрәк тә инглиз телен. Без бит ХХI гасырда яшибез. Киләчәк турында да уйларга кирәк.  Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр күптән инде үзләренең балаларын чит илләрдә укыта, капиталлары да шунда. Бу инде алар үз илләренең киләчәгенә ышанмый, дигән сүз.

Европа илләрендә ике, өч, хәтта биштеллелек — күптән инде гадәти хәл. Иң гади кеше дә анда берничә тел белергә тырыша: бу беренче чиратта яхшы эшкә урнашу өчен кирәк. Анда күп кенә урыннарда ике-өч тел белү мотлак, шунсыз эшкә алмыйлар. Ә без исә бер тел белү белән чик­лә­нәбез, гомер итәр өчен шул җиткән, дип исәплибез.

Әле бит үз милләтебезнең киләчәге мәсьәләсе дә килеп баса. Шуңа һәр татар, һәр башкорт үзе турында гына түгел, милләтенең киләчәге турында да уйларга тиеш. Баштарак әйтеп үтүемчә, балаларыбызның туган телне белүе гаиләдән башлана.

Бәләбәй педколледжындагы кебек, туган телне яклаучылар, саклаучылар күбрәк булсын иде. Монда күп нәрсә, әлбәттә, җитәкчедән тора. Колледж директоры Наил Фәтхетдинов — милли җанлы кеше. Шуңа биредә укучылар туган телләрен яхшы белә.

Хаҗи Әхмәтҗанов.

Бәләбәй шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»