05.12.2012 - Мәгариф

Татар теле укыту якшәмбе мәктәбенә калмасмы?

Уфада яшәүче милләттәшләребез  өчен  Бөтендөнья татар конгрессының V съезды алдыннан янә бер куанычлы вакыйга булды: татар якшәмбе мәктәбе ачылды. Бу хакта сүз күптән бара иде инде. Аны ачуны тизләтергә Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясенең апрель аенда узган III конференциясендәге мөрәҗәгать этәргеч бирде. Мөрәҗәгатьтә, әлбәттә, татар телен өйрәнүгә бигрәк тә  өлкәннәрне ныграк җәлеп итү күз уңында тотылган иде. Чөнки бүгенге мәктәп укучыларының туган телгә ихтирамы, аны өйрәнүгә омтылышы нәкъ менә өлкәннәр, ата-аналар үрнәгендә булырга тиеш. Ә туган телләргә игътибар кимегән заманда тәрбияләнгән бүгенге ата-аналар телне өйрәнүгә тәүдә үзләре мохтаҗ шул.  Әмма якшәмбе мәктәбе  алты яшьтән алып унсигез яшькә кадәрге балаларга гына тәгаенләнгән. Шулай да татар якшәмбе мәктәбе ачылуны башкалада яшәүче милләттәшләребез куанычлы вакыйга буларак кабул итте. Бу аеруча мәктәпләрдә татар теле өйрәнә алмаганнар өчен шатлыклы хәл. Җитмәсә, көннән-көн татар мәктәпләре ябылуга бара. Ә башкалада, ни дисәң дә, 300 мең татар яши бит әле!

41нче мәктәпнең сайлануы да очраклы түгел. Биредә татар җанлы, милләтпәрвәр педагоглар эшли, татар теле укытыла (укытучысы Гөлчәчәк Сафиуллина). Уку-укыту өчен мөмкин­лекләр дә, шартлар да бар. Уңайлы төбәктә урнашкан. Якшәмбе мәктәбенең программасы төзелгән, башкала мәктәпләренең, югары уку йортларының көчле укытучылары җәлеп ителгән.

Мәктәпне ачу тантанасында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе  советы рәисе Римма Үтәшева, М. Акмулла  исе­мендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, профессор Рәиф Әмиров, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Мәкъсүтов, башкаланың татар теле укытучылары, татар гимназияләре директорлары, югары уку йортлары вәкилләре, җәмәгать­челек катнашты.

Сынтимер Баязитов, тантананы ачып, Дәүләт думасының  телләр һәм мәгариф турында кануннарга  төзәтмәләр (алар төбәкләрдә милли телләрне  ата-аналар теләгеннән чыгып өйрәтүне күздә тота) кертергә җыенуына карамастан, республикада туган тел­ләрне өйрәнүгә мөм­кинлекләр булуына басым ясады һәм чираттагы – республикада унөченче  як­шәм­бе мәктәбе ачылу – моның бер дәлиле, ә республика җитәкчеләренең  мондый игътибары  туган телләрнең яшәячәгенә ышаныч тудыра, диде. Башкала мәктәпләрендә татар теле өйрәнелү, ике татар гимназиясе эшләү өстенә татар якшәмбе мәктәбе дә булу балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә өстәмә ярдәм икәнлеген дә бәяләде Сынтимер Баязитов.

Раил Әсәдуллин, “туган” дигән сүздән дә кадерлерәк сүз юк, әгәр инде иң кадерле сүзләрне үз туган телеңдә әйтә алсаң, җанга аеруча рәхәт, диде. Бергә булганда гына туган телебезне саклап кала алабыз, шуңа мәктәп эшчәнлегенә педагогия университеты ярдәм итәчәк, дип ышандырды һәм мәктәпкә китаплар, принтер бүләк итте.

Альберт Мәкъсүтов якшәмбе мәктәбе ачуга булышлык итүчеләргә Татарстан Республикасы исеменнән рәхмәт бел­дерде, мәктәпнең иң нәни укучыларына Габдулла Тукайның өч телдә нәшер ителгән шигырьләр җыентыгын тапшырды.

Татар якшәмбе мәктәбенең өй туен котлап, урыс, украин, чуваш, поляк якшәмбе мәктәпләре укучылары җыр-бию бүләк итте. Ахырда  татар якшәмбе мәктәбенә йөри башлаган укучылар тантаналы ант кабул итте. Аларны җыр  куәтләде: яратыгыз туган илегезне, яратыгыз туган телегезне...

Әйе, туган  телне белми торып, аны яратып булмый. Башкалада татар якшәмбе мәктәбе ачылуны яхшыга юрыйк. Тик күңелдә шик тә туа: татар телен укыту якшәмбе мәктәбе дәрәҗәсенә төшмәсме? Дәүләт думасының  телләр һәм мәгариф турында кануннарына кертелүче төзәт­мәләргә, ягъни милли телләр ихтыяри яки  ирекле төстә укытылуга сылтанып, туган телләргә игътибар бөтенләй бетмәсме?  Безнең халык ихтыяри эшкә күнекмәгән бит ул. Гаиләдә туган телләргә игътибарны көчәйтүне тәкрарлыйбыз, ә телне белмәгән ата-ана ничек баласы белән татарча сөйләшсен соң? Якшәмбе мәктәбендә дә аларны укыту каралмаган. 41нче мәктәп директоры Эльвира Гыйль­фанова әйтүенчә, әлегә мөм­кинлекләр юк икән. Киләчәктә бу проблема көнүзәк булырга тиеш. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе  советы рәисе Римма Үтәшева да балага  туган тел өйрәтүне гаиләдә башлау яклы. Кыскасы, яңадан ликбез ачар вакыт җитә...

Фәния Габидуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»