04.02.2011 - Мәгариф

Укытучылар эшсез кала

Иске Казанчы авылы тарихы гасырлар төпкеленә китә. Авыл турында беренче тапкыр язма рәвештә 1664 елда телгә алына. 1754 елда беренче мәчет төзелеп, дүрт елдан соң мәдрәсә эшли башлый. ХХ гасыр башына инде Иске Казанчыда өч мәчет була. Сигез мулла, җиде мөәзин  халыкка аң-белем, тәрбия дәресләре биргән. Бу чорда авыл да зур, халкы да күп булган — 1642 кеше.

Әлеге вакытта Иске Казанчы авылында 300гә якын йорт бар. Шуның кырык сигезе буш. Кырык алты йортта берәр генә кеше яши. Халык санын авыл Советы хезмәткәрләре 700ләп дип әйттеләр. Шулай булуга карамастан, мәктәптә укучылар бик аз — 102. Моңа  күрше Урманкүл, Кара, Алъягыш, Башкортстан авылларыннан йөреп укучылар да керә.

1977 елда төзелгән ике катлы мәктәпкә (директоры Мансур Нуриәхмәтов әле беренче генә ел эшли) 2000 елда реконструкция үткәрелгән. Укыту-тәрбия эшләре өчен заман таләп иткән шартларда эшли  коллектив. Егерме бер педагогның унҗидесе югары белемле. Физика укытучысы Фәридә Солтанова “Мәгариф” өстенлекле проект конкурсында Русия Президенты грантына лаек булган. Укуда көчле, сәләтле балалардан Радим Шәисламов (3нче сыйныф), Ранис Исламов (7нче сыйныф), Лилия Рәхмәтова, Наил Әбдиев (8нче сыйныф), Ранис Зөбәеров (10нчы сыйныф),  Гүзәлия Гафиева, Нурания Хәбибуллиналарны (11нче сыйныф) үрнәк итеп куя педагоглар. Коллективның көчлелеге  мәктәпне тәмамлап, билгеле шәхесләр булып киткәннәрдә дә күренә. Андыйлардан педагогия фәннәре докторы Әлфис Гаязов, медицина фәннәре докторы Вафый Хәсәнов, профессор, икътисад фәннәре докторы Тимергази Галиев, фән кандидатлары Нурихан Сафин, Дәүләтхан Ибраһимов, Рамил Шәрипов, Башкортстанның атказанган хезмәткәрләре: укытучылар Тимерхан Нурисламов, Тәлгать Якупов, табиблар  Вилсур Галимов, Рим Мөхәммәтов, Салават Юлаев ордены кавалеры, атказанган юрист Зөфәр Сафин һәм башкалар белән казанчылар хаклы горурлана.

Мәктәптә укытучылар җитә. Киләсе уку елында артып та китәчәк. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшсез калачак, чөнки бу фән мәктәптә соңгы ел укытыла. Туган тел дәресләре унберенче сыйныфта гына торып калган.

Укытучыларның да, укучыларның да, ата-аналарның да  тәүге еллардагы ризасызлыгы басылган. Моны безгә Кубияз мәктәбендә аермачык әйттеләр. (Монда да татар теле һәм әдәбияты соңгы ел — унберенче сыйныфта гына укытыла). Биредә беренче сыйныфтан ук башкортча гына укытылуга күчкән тәүге елда ата-аналар балаларын татар телендә укытмауга каршы күтәрелеп чыккан. Мәктәп яңадан татар мәктәбенә әйләнгән. Әмма, әлеге дә баягы, башкорт теле укытылганлыктан, балаларның тел һәм әдәбият дәресләрендә ике охшаш телне бутаулары сәбәпле, өлгереш кискен кимегән. Ничарадан бичара дигәндәй, ата-аналар, балаларыбызның башын бутамыйк дип, татар теле укытмау белән  килешә.

Кубияз мәктәбендәге тәҗрибәле, озак еллар эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Өлфәт Солтаншин, Зәнил Фәезов, Гөлнур Исламгулова, Рәзифә Гайфуллиналар, туган тел укытылмау сәбәпле, башка фәннәрдән керәләр.

Кубияз авылындагы кебек агачтан салынган мәктәпләр респубикада сирәктер. Биредә укыту-тәрбия дүрт бинада башкарыла. 2012 елда яңа мәктәп төзергә вәгъдә бирделәр, дип өмет белән яши педагоглар. Әлеге вакытта 180 бала укый.  Быел мәктәпне ундүрт бала тәмамласа, беренче сыйныфка унҗиде бала килә дип көтелә.  Әле дә беренчедә унҗиде бала укый. Авыл җирләрендә яңа мәктәп салуны балалар санына карап планлаштыралар. Ә биредә балалар бакчасы эшли. Анда иллегә якын бала тәрбияләнә. “Авылны перспективалылар исәбендә йөртәләр-йөртүен. Халык саны буенча да тирә-як авыллардан күпкә югары — 1525 кеше. Мәктәпкә күрше Үтәш, Матала, Әвәдәй авыллары балалары да йөреп укый. Автобусыбыз бар. Укучыларыбыз да бик сәләтле, — ди утыз елдан артык педагогия хезмәтендәге мәктәп директоры, Русиянең мәгариф отличнигы Лузидә Үзбәк кызы Фәйзрахманова. — Яңа мәктәп тә төзелсә, коллективыбыз район ярышларында гына түгел, Русия күләмендә дә алдынгы урыннарга чыгар иде”.

Русия күләменә дигәннән, 2006 елда ук “Мәгариф” проекты конкурсында җиңүче педагог эшли биредә. Утыз ике ел балаларга химия-биология фәннәрен укытучы Зөбәрҗәт Шаһиева ул. Физкультура укытучысы Мөхәммәтнур Арслановның эшеннән дә бик канәгать мәктәп җитәкчесе. Волейбол буенча зона ярышларында җиде район арасында 1нче урынны яулаган аның укучылары. Русия күләмендәге Почет грамотасы да бу мәктәптә. Урыс теле укытучысы Лида Талипова — Русиянең мәгариф отличнигы. Димәк, мәктәп Русия күләмендәге ярышларда, олимпиадаларда катнашырлык. “Энҗе” бию ансамбле дә (җитәкчесе Гүзәл Галләметдинова) республикада үткәрелгән фестиваль, конкурслар лауреаты. Олимпиадаларда җиңүчеләр дә күп. Республика олимпиадасында былтыр Айгөл Исламгулова призлы урын алган. Башлангыч мәктәп укытучысы Рина Закированың укучысы Илвир Әүбәкиров урыс теленнән олимпиадада районда беренче урынны алып, әле республика ярышларына әзерләнә. Яшь белгечләр дә кайта мәктәпкә.

Мәктәпнең китапханәсе (китапханәче Мөнзия Вәлинурова) бай — ундүрт мең китап тупланган. Ашханәдә ашау бушка. Мәктәпнең ике гектар җире бар.  Производство бригадалары арасындагы ярышларда укучылар һәрчак призлы урыннар ала. Биредә, димәк, эшсөяр, уңган балалар тәрбияләнә.

Урмияз авылында да өйдә, урамда, балалар бакчасында татарча сөйләшеп үскән балалар мәктәпкә баргач татар телен өйрәнми. Моңа нәрсә комачаулый соң? Без булган мәктәптәге җитәкчеләр, укытучылар бертавыштан: “Без бүгеннән татар теле укыта башлар идек, укытучыларыбыз бар. Ата-аналарның рөхсәте генә кирәк,” диләр. Заманында мәктәп коллективларына “Сыйныфта өч бала үз туган телендә белем алырга тели икән, шартлар булдырыгыз!” дигән өндәмә бар иде. Бүген ул нигә эшләми? Туган телнең газизлеген, аның бик күп гамәлләрдә ачкыч булуын аңлатып тору кирәкмидер. Монда бары тик ата-аналарның, укытучыларның гамьсезлеге, битарафлыгы гына гаепле...

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»