04.12.2012 - Мәгариф

Мәгарифкә бәя: 5.0

Район мәгариф бүлеге мөдире, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәмзә Ямалов.Соңгы вакытта Илеш районы мәк­тәпләре һәм балалар бакчалары чын мәгънәсендә яңарыш киче­рә. Мәгариф учреждениеләренең яңаларын төзү, булганнарын капи­таль реконструкцияләү федераль, республика, район бюджетларыннан бүленгән акча исәбенә алып барыла.

— Районда 3944 укучы 33 мәктәптә белем ала. Уку-укыту эшләре типовой проект нигезендә узган гасырның 60нчы-70нче елларында төзелгән, шулай ук туксанынчы һәм ике меңенче елларда сафка баскан мәктәпләрдә бер сменада алып барыла, — ди район мәгариф бү­леге мөдире Рәмзә Ямалов.

Мәгълүм булуынча, мәгариф өл­кәсендә 2010-2011 елларда яңа норма­тивлар кабул ителде. Шуның ниге-зендә санитар һәм янгын хәвефсезлеге кагый­дәләренең яңа нормативлары барлыкка килде. Район мәгариф учреждение­ләрен шуларга яраклаштыру, шулай ук аларның матди-техник базасын ныгыту йөзеннән район хакимияте, аның мәга­риф бүлеге, учреждение җитәкчеләре тарафыннан бик күп эшләр башкарылды һәм башкарылып килә. Атап әйткәндә, соңгы ике елда Бишкурай, Карабаш, Ябалак, Рсай, Дөмәй, Исәмәт мәктәп­ләренә, Югары Яркәйдәге — 1нче, Йонны, Аккүз балалар бакчаларына капиталь ремонт эшләнде. Саннар теле белән әйтсәк, шушы максатка быел федераль бюджеттан — 28 миллион 268 мең сум, республиканыкыннан 30 миллион сум бүленде, калган сумманы район хакимияте бүлде.

— Шунысын аерым әйтеп үтү урынлы булыр: элекке елларда ремонт бер юнәлештә генә алып барылып, мәгариф учреждениесенең я җылылык системасы, я тәрәзәләре генә алыштырылса, бүгенге көндә реконструкция комплекслы алып барыла, ягъни, түбәдән алып идәнгә кадәр өр-яңага алыштырыла. Реконструкция төгәлләнүгә мәгариф учреждениеләре танымаслык булып үзгәрә. Сөйләү бер — күрү бөтенләй икенче нәрсә, әйдәгез, яңартылган мәгариф учреждениеләренең кайберләрен үзегезгә дә күрсәтәм, — диде Рәмзә Хәмит улы һәм без Рсай авылына юл алдык.

Рсай мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары яңа мультимедиа кабинетында информатика укытучысы Нәзир Әхмәдуллин белән.Рсай урта мәктәбендә капиталь ремонт агымдагы уку елы башланыр алдыннан төгәлләнгән. Атап әйткәндә, бинаның фасады, түбәсе, ишекләре, идән-тәрәзәләре яңар­тылган, җылылык, электр, су, кана­лизация системалары алыштырылган, яңа капкалар куелган. Әлеге вакытта мәктәп табигый газ белән җылытуга көйләнә.

— Реконструкция үткәрелү үзе зур шатлык булса, Илеш һәм Бакалы районнарыннан Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты, Уфа дәү­ләт нефть техник университеты ректоры Айрат Шаммазовның ярдәме белән мәктәбебездә районда тиңе булмаган мультимедиа кабинеты булдырылу икеләтә шатлык булды, — ди информатика укытучысы Нәзир Әхмәдуллин.

Айрат Шаммазов унбер компьютер, экраны белән мультимедиа проекторы гына кайтартып калмаган, кабинетка заман таләпләренә туры килерлек итеп ремонт та эшләткән, җиһазлар да алып биргән.

— Безнең мәктәптән елның-елында Уфа дәүләт нефть техник университетына укырга керүчеләр күп. Узган елда — өч, быел ике уку­чыбыз шул вузга укырга керде, — ди мәктәп директоры, Баш­кортстанның мәгариф отличнигы Айдар Фаршатов.

Җылы, якты, чиста, заман та­ләпләренә туры килерлек итеп яңартып корылган мәктәп укучы­ларның да күңеленә хуш килгән.

 — Беренче сентябрьдә укырга килгәч, мәктәбебезне хәтта танымый тордык. Яңартылган мәктәптә белем алуыбызга бик шатбыз, — ди 10нчы сыйныф укучысы Гөлгенә Кашапова.

“Пежо Боксер” автобусында йөрү бик уңайлы”, — ди укучылар.— Миңа мәктәбебезнең тимер­дән бөгеп эшләнгән яңа капкасы бик ошады. Китап эченә “дүртле”, “бишле” билгеләре төшереп эшлән­гән капка үзе үк тырышып укырга чакырып тора, — дип әңгәмәгә кушыла Гөлгенәнең сыйныфташы Илсур Галиев.

— Капиталь ремонт үткән мәктәпләрнең алтысына да тимер бөгүче осталардан шундый капкалар эшләттек. Мәктәп икәнлеге капкасыннан ук күренеп торсын, дидек. Күрәсезме, ул укучыларның да күңеленә хуш килгән, — ди Рәмзә Ямалов, укучыларның җава­быннан канәгать булуын белдереп.

Рсай мәктәбеннән соң Исәмәт авылына юлландык. Без килгәндә бер төркем укучы ихатада җые­лышып тора иде. Шул арада мәктәп ихатасына өр-яңа “Пежо Боксер” автобусы килеп керде.

—  Күрше Торачы һәм Җәйләү авылларыннан килеп укучы балаларны менә шушы автобус белән йөртәбез, — дип аңлатма бирде укучыларны озатырга чыккан мәктәп директоры Лена Әхтә­риева. — “Пежо Боксер”ыбызны моннан бер ай элек кенә Уфадан алып кайттык. Безнең мәктәпкә барлык уңайлык­лары булган яңа автобус бүлгәннәр өчен җитәкчелеккә бик рәхмәтлебез. Моңа кадәр укучыларыбызны “УАЗ” машинасында йөртә идек, барысына да урын җитми иде. Хәзер бу мәсьәлә тулысынча хәл ителде.

 Исәмәт мәктәбе дә Рсайныкы кебек көлеп тора. Стеналарга матур обойлар ябыштырылган, шул ук төстәге челтәр-пәрдәләр эленгән, идән-тәрәзәләр, ишек­ләр яңартыл­ган. Һәр җирдә чисталык һәм тәртип.

Исәмәт мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Рәмидә Латыйпова белән.— Ремонттан соң укучыларны җыеп, чисталык һәм пөхтәлек мәсьәләсенә багышланган махсус линейка үткәрдек. Шуңа да укучыларыбыз аеруча сакчыл булырга тырыша. Матур һәм чиста мәктәптә уку аларның үзләренә дә ошый, — ди директор.

 Исәмәттән соң Йонны авылына кереп, капиталь ремонт үткәрелгән балалар бакчасын карап чыктык.

 — Төзүчеләр эшне кызу тотты, ике ай дигәндә төзелеш, буяу-агарту эш­ләрен тәмамлап та куйдылар. Капиталь ремонт үтүгә балалар да, аларның ата-аналары да шат. “Балалар бакчасының шәһәрнекеннән бер ким җире дә юк”, диләр. Бүгенге көндә авыл җирендә дә балалар бакчаларында урыннар җитми. Безнең авылда мәктәпкәчә яшьтәге җиде сабый балалар бакчасында урын бушаганын көтә, — ди учреждение мөдире Гөлсинә Гафарова.

 — Бу мәсьәлә авылларда гына түгел, ун меңнән артык кеше яшәүче Югары Яркәйдә  актуаль булып кала. Бү­генге көндә районда — 418, Югары Яркәйдә 348 сабый балалар бакчасына чиратта тора. Балалар бакчаларына булган чиратны киметү максатында район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның башлангычы белән соңгы елларда эзмә-эзлекле эш алып барыла. Атап әйткәндә, әлеге вакытта Түбән Яркәй авылының “Завод” бистә­сендә 110 урынга исәпләнгән бала­лар бакчасы төзелеп бетеп килә. Ул “Баланы үстерү үзәге” дип ата­лачак һәм Яңа елдан соң ишек­ләрен ачачак. Бу, бердән, балалар бакчаларына булган чиратны киме­түгә, икенчедән, райондагы эшсезлек мәсьәләсен җайга салуга булышлык итәчәк. Ләйсән Камалетдинова җитәкчелек итәчәк яңа үзәктә барлыгы кырыктан артык кеше, шул исәптән, унбер тәрбияче, эшләячәк. Шул учреждение янәшә­сендә яңа мәктәпкә дә нигез салынды. Аны киләсе елның августында файдалануга тапшыру күзаллана. Тагын күпме кеше эшле булачак, дигән сүз бу.

Йонны авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.Бүгенге көндә районда социаль юнәлешле тагын бер объект — Югары Яркәйнең “Көньяк” бистәсендә Физкультура-сәламәтләндерү үзәге төзелә. Аны 2013 елның II кварталында сафка бастыру планлаштырыла. 180 урынлык спортзалы булган үзәктә волейбол, баскетбол, бадминтон, теннис, мини-футбол түгәрәкләре, сәламәтлек һәм гомум физик әзерлек төр­кемнәре эшләя­чәк. Моннан тыш, киләсе елга Физкультура-сәла­мәтләндерү үзәге белән янәшәдә яңа балалар бакчасы төзелә башлаячак. Ул да сафка басса, балалар бакчаларына булган чират мәсьә­ләсе тулысынча хәл ителер, дигән өмет бар, — диде Рәмзә Ямалов, яңа төзелүче объектларны карап йөргәндә.

Күргәннәрдән чыгып, шуны әйтергә була: мәгариф өлкәсе республика җи­тәкчелегенең һәм район хаки­мия­тенең ныклы игътибар үзәгендә. Шулай булгач, мәгариф хезмәткәрләренә тагын да тырышыбрак эшләргә, ә инде укучыларга тик “дүртле”, “бишле” билгеләренә генә өлгәшергә кала. Матур, якты, заман таләпләренә яраклаштырылып үзгәр­тел­гән һәм төзелгән мәгариф учреж­дениеләрендә укыту һәм тәрбия эшләре дә югары биеклектә — “бишле”лек булырга тиештер.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»