01.12.2012 - Мәгариф

Республикабызда җиде вуз филиалы ябылачак

Русия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы нәтиҗәсез эшләүче дип табылган югары уку йортлары язмышын хәл итте.

Шулай итеп, Башкортстандагы берничә вуз филиалын үзгәртеп корырга, ә башкалар­ның эшчәнлеген оптимальләште­рер­гә карар ителде.

Үзгәртеп коруга мохтаҗ вузлар:

Себер дәүләт автомобиль-юл академия­сенең Башкортстан филиалы

Уфа дәүләт икътисад һәм сервис акаде­миясенең Бөре филиалы

М. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Стәрлетамак филиалы

Ырынбур дәүләт университетының Уфа филиалы

Уфа дәүләт авиация техник университе­тының Белорет филиалы

Самара дәүләт архитектура-төзелеш уни­верситетының Бәләбәй филиалы

К. Г. Разумовский исемендәге Мәскәү дәүләт технологияләр һәм идарә университетының Мәләвез филиалы.

Оптимальләштерүгә мохтаҗ вузлар:

Башкортстан дәүләт аграр университеты

Уфа дәүләт икътисад һәм сервис акаде­мия­се һәм аның Октябрьский филиалы

Уфа дәүләт авиация һәм техник универ­ситетының Нефтекама, Стәрлетамак, Туймазы филиаллары.

“Кара исемлек”кә  кергән вузлар җитәкчелеге фикеренчә, үзгәртеп кору үткәрелгәндә дә студентлар урамда калмаячак.

Уфа дәүләт икътисад һәм сервис  акаде­миясенең фәнни эш буенча проректоры Михаил Бугера сүзләренә караганда, филиал Уфадагы төп югары уку йортына күчереләчәк: “Без шушы көннәрдә республика Мәгариф  министрлыгына вуз үсеше программасын тәкъдим итәчәкбез. Шуны әйтергә кирәк, бу тәкъдимнәр күптән төзелгән иде, әмма аларны гамәлгә ашы­ру буенча эшләр әле генә тизләтелде. Безгә аларны тормышка ашыру мөмкинлеген элегрәк биргән булсалар, университет бу исемлеккә кермәгән булыр иде”.

Башкортстан дәүләт аграр университеты проректоры Марс Фәрхшатов ассызыклавынча, вуз эшчәнлеген оптимальләштерү препо­давательләр составын кыскартуга китерәчәк, шулай ук, вузга укырга керү дә авырлашачак.  “Университет эшчәнлеген бәяләүнең төп күрсәткече БДИда түбән баллар туплау булды, — диде ул. — Хәзер БДИ буенча балларга таләпләр катгыйланачак, югары баллар белән генә кабул итәчәкбез. Моннан тыш, ихтыяҗ булмаган  һәм вуз  профиленә туры килмәгән белгечлекләргә кабул итү булмаячак. Мәсәлән, бакчачылык белгечлеге. Преподавательләр составы 20 процентка кыскартылачак. Элек бер преподавательгә 9-10 студент туры килсә, яңа нормативлар буенча  12 студент. Шулай ук без вуз бюджетын грантлар алу, фәнни эшләнмәләрне коммерцияләү — вуз каршында хуҗалык исәбендәге кече инновацион предприятиеләр ачу юлы белән тулыландырырга уйлыйбыз.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»