15.11.2012 - Мәгариф

Югары белем һәркемгә дә кирәкме?

Соңгы елларда ата-аналар арасында балаларын ничек тә югары уку йортларына кертү омтылышы аеруча көчәйде. Тормыш үзгәрүе белән бергә югары уку йортларында түләүле укыту мөмкинлеге ачылу да моңа этәргеч бирде. Элекке елларда югары уку йортын яхшы укыган кызлар һәм малайлар гына ачып керә алса, хәзер укытучылар тартып-сузып “өчле” куеп чыгарганнар да университетларда белем ала. Сүз дә юк, һәр ата-ана үз баласын белемле, дәрәҗәле, акчалы урында күрәсе килә. Шуңа да берәүләр кредитка чумып, икенчеләр күпләп мал асрап, өченчеләр Себер якларында бил бөгеп — кем ничек булдыра ала, шулай бала укыта.

Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш халыкара оешмасы  мәгълүматларына караганда, 25 яшьтән 64 яшькә кадәр булган югары белемле кешеләр саны буенча Русия беренче урынга чыккан (54 процент). Икенче һәм өченче урыннар Канада (51 процент) һәм Израильгә (46 процент) туры килсә, АКШ 42 процент күрсәткече белән дүртенче урынны били.

Һәр кешегә югары белемле булу мотлак кирәкме соң? Бүгенге ата-аналар җыелышында шул сорауга җавап эзлибез.

Лилия СәгыЙдуллина,

БДУ доценты, педагогия фәннәре кандидаты:

—  “Югары белем” төшенчәсе — тарихи күренеш. Югары белем система рәвешендә басма китап  һәм бүгенге фәннәр барлыкка килгәч кенә (XVI гасырдан соң)  — өченче мәгълүмати революция нәтиҗәсендә  оеша, аннан соңгы гасырларда  ул киңәя һәм тирәнәя. Озак вакытлар югары белем  элитарлык билгесе буларак кабул ителә. Чынында да,  тормыш “Югары белемле кеше  — һәр яктан үрнәк кеше” дигән карашны дәлилләүче  мисалларга бай иде. ХХ гасыр азагына  төрле юллар белән югары белем алу  мөмкинлекләре артты һәм бүген, ни кызганыч, югары белем  чын мәгънәсендә югарылык эталоны булуын югалтып бара. Бу күренешнең  иҗтимагый-сәяси сәбәпләре күп төрле...  Шулай да хәзерге заман таләпләренә җавап бирә алырдай постиндустриаль җәмгыять төзибез һәм аның озын-озак яшәвен телибез икән — югары белемле кешеләрнең бу җәмгыятьтә  күпчелекне тәшкил итәргә тиешлеге дәлилсез дә кабул ителә торган аксиома. Илнең алга барышы кешелек һәм аерым кешенең үсеш баскычларын — эволюция этапларын — уңышлы үтүенә нигезләнә. Үсеш дигәндә без кешенең аң-белем, һөнәри, матди дәрәҗәсен генә түгел, ә мәдәни, тәрбияви, рухи дәрәҗәсен дә күз уңында тотабыз. Бу җәһәттән югары белем системасын тулысынча алыштырырдай башка система әлегә уйлап табылмаган.  Без “таш гасыр” чорына тәгәрәмәс һәм тарих арбасыннан бөтенләйгә төшеп калмас өчен белемле, тәрбияле, актив, иҗади шәхесләрнең күбрәк булуын тәэмин итәргә тиешбез. Бу юл — илнең үз-үзен саклау һәм яклау коралы. Бу уңайдан үрнәк рәвешендә Япония, Финляндия кебек күршеләрне искә төшерү дә җитә. “Илне ил итүче 300 белемле һәм тәрбияле  кеше Францияне ташлап  китсә, без ахмаклар иленә әйләнәчәкбез”, — дигән Л. Паскаль фикере,  гасырлар үтүенә карамастан,  безнең өчен бүген дә актуальлеген югалтмый. Димәк, идеаль модель рәвешендә күзалласак, илнең  һәр гражданы югары сыйфатлы югары белемгә ия булырга тиеш,  һәм һәр кешенең моңа хокукы бар.

Әмма мондый раслау әллә күпме яңа сораулар тудыра. Беренчедән, барлык кешенең  дә югары белем алуга сәләте, мөмкинлеге һәм ихтыяҗы бармы? Икенчедән, бүгенге югары белем системасы үзе заман таләпләренә җавап бирәме? Өченчедән, “Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем салыр?” соравы бүген көнүзәк проблемага әйләнеп бара. Ниһаять, илдә югары белем үзенең иң төп вазыйфаларының берсе —  “социаль лифт” вазыйфасын башкарамы, әллә лифт эшли, тик югарырак катлар кеше белән тулы, лифттан чыгар урын юкмы?

Мин югары белемле кеше. Югары белем системасында 30 ел эшлим — югары белемле белгечләр әзерләүдә катнашам. Минем җан якыннарым — туганнарым, дусларым арасында  югары белемле кешеләр күпчелекне тәшкил итә. Уку, белем алу минем өчен бүген дә иң кызыклы шөгыльләрдән. Әлбәттә, югарыдагы сорауларга минем үз җавапларым бар. Әмма бу сораулар  иң беренче чиратта яшьләргә кагыла, шуңа күрә аларның  карашын ачыклау максатында  мин студентлар белән кыска аноним анкета үткәрдем. Сорауларга җавапны 1, 3, 4, 5 курс студентлары (31кеше) бирде.

Тикшерү барышында беренче курс белән югары курслар арасында шактый зур аерма күзгә чалынды. Бу аерма фикерләү дәрәҗәсе, тел байлыгы, үз карашларының булу-булмавы һәм ачык-ябыклыкта чагыла. Югары курс студентлары җаваплары аларның чын мәгънәсендә югары белем алучылар икәнен дәлилли. Алар арасында “һәр  кешегә дә югары белем кирәкми”, “моны  кеше үзе хәл итә”, “югары белемне һәркем ала алу – зур хата” дигән карашлар да бар; беренче курслар исә тулысынча диярлек югары белемнең барлык кеше өчен дә кирәклеген  таный.

Җаваплар арасында  югары белем алу “модага, престижга, гадәткә әйләнде”, “һәр ахмак та диплом иясе булырга омтыла”, “югары белем алып кына бөтен максатларга да ирешеп булмый әле” , “илдә калган эшне кем эшләр” һ.б. фикерләр дә очрый. Шулай да студентларның  якынча 62 проценты югары белемнең кирәклеген таный. Дөрес, аның кирәклеген алар төрлечә дәлилли.  Берәүләре:  “Бүгенге көндә һәркем югары уку йортында  укырга тели, чөнки беркемнең дә җиң сызганып тракторчы яки башка кара эшче буласы килми; мин әти-әниемнең “өч тиен акча” өчен көн-төн авыр эштә “чиләнгәнен” күреп үстем – үземә андый язмыш теләмим” кебек карашта. Икенчеләр: “ХХI гасырда югары белемсез яшәп булмый, чөнки эшкә урнашу өчен югары белем кирәк;  югары белем үзенең киләчәген ачык күрүчеләр өчен кирәк; югары белем кешегә яңа мәгълүмат, зур тәҗрибә, аралашу мәдәнияте, “кеше арасына керү”, шәхес булып формалашу, рухи яктан яңа үрләр яулау, дөньяны киңәйтү  мөмкинлеген бирә”, — диләр. Башка төрле мотивацияләр дә бар: “әти-әниләрне сөендерәм; кешедән ким булмас өчен;  вузда алган белем нигезендә үзем теләгән эш тапмакчы булам; вузда туплаган “хәйлә капчыгы” киләчәк тормышта ярдәм итәр дип уйлыйм”; югары белем “зур” кеше булуның бер мәҗбүри баскычы”;  югары белем алу — үзеңне бәхеткә юнәлтү дигән сүз, ак белән сорыны аерырга өйрәтә һ.б. Шул ук вакытта югары белемгә сәләтнең  һәм  мөмкинлекнең һәркемдә дә булмавына игътибар итәләр: “вузда сәләтлеләр, тырышлар, бөтенләй дә сәләтсезләр бар”, “уку теләге һәм сәләте булса да, гаиләнең  матди хәле начар булып, укырга керә алмый калалар”.

Җаваплар арасында югары белемне киләчәк һөнәр белән бәйләнештә күрүчеләр санының  аз булуы (якынча 46 процент)  илдә күзәтелгән борчулы тенденциянең бер чагылышы ахры. Статистика үз белгечлеге буенча эшләүчеләр саны елдан-ел кими баруын күрсәтә икән, ул караш, табигый,  безнең студентлар аңында да  “утыра”. Шулай да “Югары белемнән мин ни көтәм?” — дигән сорауга күпчелек “эш — яхшы, акчалы, үзем теләгән, дәрәҗәле эш” дип җавап бирә.

 Югары белем алу теләгенең  этәргеч көче ролендә тирәлек, мохит, ата-ана, туганнар, укытучылар чыгыш ясый. Бер якта: “минем әти-әнинең югары белемнәре юк, шуңа күрә алар миңа бала чактан ук югары белемле булырга кирәк дигән максат куйды”, “менә укырга туры килә, әти-әниләргә диплом кирәк — монда “тыктылар” кебек мотивация, икенче якта: “кечкенәдән әни (апа, абый) укыган җирдә укыйсы килде”, “туганнар югары белемле, минем өчен дә югары белем алу табигый дип карала” дигән фикерләр күзәтелә. Ә шулай да күпчелек югары белем алуны үз тормыш максатлары  белән бәйли, үз карары булуын ассызыклый. “Мин 6 сыйныфта укыганда ук БДУ рәсемен беркетеп, астына “Мин монда укыячакмын!” дип язып  коллаж ясаган идем”;  “Минем үз планнарым, дөньяга үз карашым, үз уем бар иде, шуңа күрә мин югары уку йортында укып диплом алырга тиешлегемне белә идем”, “Мин дипломны укуым нәтиҗәсе, монда алган чын, кызыклы, мавыктыргыч һәм  күпкырлы белем нәтиҗәсе итеп күрергә  телим”. “Югары белем алу — ул  үз-үзеңне ярату, үз дәрәҗәңне аңлау да” һ.б.

Бүгенге яшьләрнең күбесе “барысы да: уку сыйфаты да, үсү мөмкинлекләре дә, эш табу да, тормышыңны көйләү-җайлау да  — кешенең үзеннән торуын” аңлый, бу дөньяга аек күз белән карый. Яхшы потенциаллы бу яшьләрнең илнең киләчәгендә үз урыннарын табуы һәм профессионал планда танылуы, илнең кирәкле кешеләре булуы —дәүләткә, җәмгыятькә тормыш өрүче төп чара дип уйлыйм.

Рәдиф Тимершин,

журналист, язучы:

— Хәзер еш кына “балага югары белем бирергә тырышу модага кереп китте” дигән сүзләр ишетергә туры килә. Чынлап та, авыл җирендә булсын, шәһәрдә булсын, һәр ата-ана диярлек баласын мәктәп яшендә үк югары уку йортына керергә әзерли башлый. Бу әзерлек элекке совет чорыннан нык аерыла. Совет чорында ата-аналар балаларын тырышып, әйбәт итеп укырга үгетли, “киләчәктә мотлак югары белем алырга тиешсең” дип, аңына сеңдерә торган иде. Бу әле дә шулай, әмма аерма шунда: баланы югары уку йортына кертүнең төп әзерлеге хәзер акча туплауга торып кала. Чөнки баланы укырга кертү өчен я ришвәт бирергә, я түләүле укытуны сайларга кирәк.

Мин үзем, мәсәлән, бу гамәлне кире какмыйм —  заманы шундый. Үз балаңны кеше итәргә тырышу, бу нинди генә юллар белән булса да, начар түгел. Әмма шунысы начар: күп кенә очракта ата-аналар балаларын нинди югары уку йортына кертә ала, шунда баралар.   Баланың җаны теләгән яки сәләтенә, омтылышына туры килгән һөнәр турында уйламыйлар. Ата-анасының сүзеннән чыкмаска күнеккән бала үзе дә бу язмыш белән килешә. Нәтиҗәдә, яшь кеше югары белем ала, һөнәре буенча эш тә таба, әмма бу аңа бәхет китерми, чөнки әлеге һөнәргә аның күңеле тартмый. Димәк, югары белемле булу гына кешегә бәхет тә, файда да китерми.

Ә инде “һәр кешегә югары белемле булу кирәкме?” дигән сорауга җавап эзләсәм, мин мотлак кирәк дигән җавап бирер идем. Югары белем — ул гомуми аң үсеше өчен мотлак кирәк. Кеше нинди генә эш башкармасын, аңа югары уку йортында алган белеме ярдәм итә. Ләкин югарыда әйткән фикерне ата-аналар да, балалар да искә алсын иде.

Килер заман, журналистлар “һәр кешегә фән кандидаты булу кирәкме?” дигән сорау куяр. Шулай булса иде.

Фатыйма Гыйльметдинова,

Борай районының Иске Бикмәт мәктәбе укытучысы:

 — Мәктәп укучысын киләчәктә югары уку йорты студенты итеп кенә күрү, бары тик шулай булырга тиеш дигән катгый фикерләр ныклы урын алды, минемчә. Әйтик, быел август ахырында ашык-пошык үткәрелгән кыскартуларның сәбәбен аңлатканда, авылда аз санлы балалар укыган сыйныфларда балага ярышып укырга шартлар юк, ул олимпиадаларда катнашып, җиңәргә сәләтле булмаячак дигән фикер алга сөрелде. Ә олимпиадаларда катнашмаса, җиңмәсә  ярамыймы?  Әти-әнисе авылда өч балалы сыйныфта укытырга риза булып, баласын буыны ныгыганчы үз янында, гаилә җылысында яшәтеп, дөнья көткәндә кирәк булырдай  һөнәргә өйрәтеп, кеше итәргә ниятләгән икән, ул начармы? 

Укытучының хезмәтен бәяләгәндә дә бары тик яхшы укучылар, олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр, мәктәптән соң югары уку йортларына кергәннәр саны белән генә фикер йөртелә. Ә укытучы тәрбияләп кеше иткән умартачы, пешекче, сыер савучы кебек әти-әнисенең һөнәрен  дәвам иткән бала кирәкмимени? 

Һәр кошның үз биеклеге, шул биеклектә очардай канаты булган кебек, һәр кешенең бу дөньяда үз урыны бар. Шул урынны, шул биеклекне дөрес күзаллаганда гына үз-үзең һәм табигать белән гармониядә буласыңдыр. 

Мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр керткәндә дә, барлык балаларга да белем бер төрле дәрәҗәдә бирелмәгәне исәпкә алынса иде. Әлеге яңа стандартлар белемне җиңел үзләштерүче балага тәгаенләп  язылган.  Бөтен баланы да бер калыпка салырга тырышу нәрсәгә китерер?

БДИ бирүдә дә хилафлыклар бик күп. Төрле юллар белән ирешкән югары баллар нәтиҗәсендә уку йортларына керү бик күпләргә ялган канат куя, үзе күтәрелә алмаслык биеклеккә мендереп, язмыш кочагына ташлый. Әнә шундыйлардан тормышта үз урынын тапмаганнар килеп чыгадыр да. Мондый мисаллар якын-тирәдә бик күп. Биш ел буе үзе дә җәфа чигеп, әти-әнисенең дә кесәләрен ару гына юкартып, югары белемгә ия булганнан соң, кая барырга белми аптырап йөргәннәр күз алдында. Ә бит ул бик яхшы балта остасы  (механизатор, пешекче) булыр иде, дип уйлап куясың.

Шәхсән мин үзем иң югары даирәләрдә киң билгеле булган галим, педагог, язучы, рәссамнар белән беррәттән, бакчамны җиренә җиткереп сөреп биргән тракторчыга да, малның чирен тиз генә ачыклап ярдәм күрсәткән мал табибына да, өйдә бала карау белән генә шөгыльләнеп, күркәм холыклы балалар тәрбияли белгән анага да бердәй сокланам. 

Әнвәр Туктаров, пенсионер.

Стәрлебаш районының Карагыш авылы:

— Мин 35 елдан артык колхозда тимерче булып эшләдем. 5 сыйныф кына белемем бар, чөнки ул елларда безгә тиешле белемне алырга да  мөмкинчелек булмады. Биш бала тәрбияләп үстердек. Аларның һәркайсы акыллы, белемле булсын, матур тормышта яшәсен дип тырыштык. Балаларыбыз үзләре дә укуга сәләтле, тырыш булды. Зур кызыбыз Әлфия — балалар табибы, Фаягөл — педагог, Гөлсинә — табиб-невропатолог, Әнүр — инженер, төпчегебез Гөлфия дә югары белемле, финанс институтын тәмамлап, бүгенге көндә район үзәгендә эшли. Хәзерге заманда кешегә югары белемнең кирәклеге аеруча сизелә. Һәр нәрсә үзгәргән, алга киткән техника заманы бит бүген. Белемле кеше беркайчан да югалып калмый. Мәсәлән, медицина институты тәмамлаган кызыбыз Гөлсинә шәхси аптекасын ачып җибәрде.

Безнең балачак авыр заманга туры килде, парта артында утырыр урынга басуга эшкә чыктык. Аллаһыга шөкер, безнең балаларга тиешле белем алу бәхете тиде.

Гүзәлия Газизова, хуҗабикә.

 Бәләбәй районы:

— Бүгенге көндә һәркемнең диярлек югары уку йортына керүе югары белемнең дәрәҗәсен төшерә. Күз каршымда мәктәптә көчкә укыган авылдаш егет әтисенең калын кесәсе аркасында башта авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, аннары кандидатлык диссертациясе дә яклап куйды. Хәзер бит фәнни дәрәҗә алу модада диләр. Ә без тырышып-тырмашып гел яхшы билгеләргә генә укысак та, авылдан әллә кая китә алмадык. Әнә иптәш кызым да педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлаган иде. Ләкин ул бер генә көн дә һөнәре буенча эшләмәде. Телефоннар саткан кампаниядә, төрле кибетчекләрдә эшләп вакытын уздыра. Ә бит югары белемле белгечләргә тиешле хезмәт хакы түләнсә, алар базар буенда сәүдә итеп йөрмәс иде. Аннан соң, югары уку йортларына кабул иткәндә акча янчыгына карап түгел, белем тирәнлегенә карап алсыннар иде дә бит...

Эльвина Галиәхмәтова,

Ярмәкәй районы Иске Сүлле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:

— Безнең авылда тугызъеллык мәктәп кенә, шуңа мин укуымны район үзәгендә дәвам итәчәкмен. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, киләчәктә ике югары белем алырга уйлыйм. Аның берсе – кирәкле, икенчесе кызыклы, үзем кызыксынган һөнәр булачак. Әлбәттә, кирәклесе буенча эшләр идем, ә тегесе күңел өчен булыр. Әгәр кешенең югары белеме булмаса, тормыш көткәндә кыенлыклар артык күп булачак. Минемчә, кеше һәрвакыт үз белемен арттырып торырга да тиеш.

Фикерләрне Зөлфия Фәтхетдинова тыңлады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»