01.02.2011 - Мәгариф

Мөгаллимнәр бәйгегә чыкты Раевкада традицион “Ел укытучысы” конкурсының йомгаклау өлеше узды

Чираттагы бәйге башкаларыннан нык аерылып торды, чөнки “Ел укытучысы” конкурсы бер көнлек кенә чара түгел, ул уку елы дәвамында үтә. Аның финал өлешендә катнашу хокукын укытучылар көндәлек эше нәтиҗәсендә яулый. Конкурсның тәүге этаплары мәктәпләрдә уза. Шуңа күрә әлеге бәйге Русиядә “Укытучы елы” дип игълан ителгән 2010 елда старт алган иде. Билгеле инде, мондый елда беркемнең дә мәгариф системасындагы иң абруйлы бәйгедән читтә каласы килмәде.

Район үзәгендәге мәктәпләр базасында үткәрелгән бәйгеләрдә 40ка якын педагог катнашты. Алар Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге башкорт лицеенда узган беренче турда физика, математика, география, информатика, биология, инглиз теле һәм химия дәресләрен бирүдә үз осталыгын күрсәтте. Монда башлангыч сыйныфларда укытучы җиде конкурсант та ярышты. Урыс теле һәм әдәбияты укытучылары Раевканың 2нче мәктәбендә көч сынашты. Гимназия татар теле укытучыларын кабул итте.

Социаль-мәдәни үзәктә тантаналы шартларда узган финалдан соң “Ел укытучысы” булып Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге башкорт лицееның инглиз теле укытучысы Людмила Ковалева танылды. Призлы урыннарны Раевканың 4нче мәктәбеннән Гөлнара Хөснетдинова белән Наталья Копьева алдылар.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Әлшәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»