10.11.2012 - Мәгариф

Педагог. Галим. Мәгърифәтче

Вил Казыйханов хәләле Фәүзия апа белән.Беренче октябрьдә эш көнем  гәзитебезнең дусларын, актив авторларын Өлкәннәр көне белән котлаудан башланды.  Сөембикә Кудашева, Фәния Чанышева, Рәйсә Биккулова, Таһир Ахунҗанов, Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов... Дүртөйледән укытучы, журналист Вил абый Казыйханов кына, ничә тапкыр шалтыратсам да, телефонын алмады. Инде эш көне бетүгә барганда трубкада Вил абыйның тормыш иптәше Фәүзия апаның шомлы  тавышы яңгырады: “Абыегыз китеп барды...”

Үзем дә сизмәстән, “Ничек инде, бәйрәм көнне?!” дип кычкырып җибәрдем.

— Бүген Вил абыегыз өчен икеләтә бәйрәм иде. Ничә еллар бер гаепсез рәнҗетелеп, исеме матбугатта күренмәслек, үзе туган җирендә яшәмәслек ителгән Вил абыегыз, ниһаять,  Президент Рөстәм Хәмитов култамгасы куелган “Вы оправданы” дигән хат алды бит. “Беренче тапкыр тыныч йокладым бүген”, дип уянган иде... Фәүзия апаның тамагы карлыкты, трубкада  сыктаган тавыш ишетелде.

Әйе, узган гасырның 90нчы елларында хаклык, гаделлек юлына баскан Вил Казыйхановны халык дошманы ясадылар: бөтен гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган укытучыга лаек бирелгән “атказанган” исемен тартып алдылар, республикада көн күрсәтми башлагач, Татарстанга чыгып китәргә мәҗбүр иттеләр. Шулай булуга карамастан, Вил абый Казыйханов республика тормышы белән яшәде, аның данлы эшләре турында мәкаләләр язды, атаклы ул-кызларының батырлыкларын өйрәнеп, исемнәрен халыкка кайтарды. Алар арасында Дүртөйленең бердәнбер Советлар Союзы Герое Горшков, кызылфлотчы Фәхрулла  Хәйруллин һәм башка бик күп шәхесләр бар. Әмма мәкаләләре безнең республика гәзитләрендә үз исем-фамилиясе белән басыла алмады. Гәзит укучылар хәтерлидер, “Кызыл таң”да еш кына “Гадел Корбангалиев” псевдонимы астында көчле-көчле мәкаләләр чыгып килде. Ул —  Вил Казыйханов иде...

Инде дөньялар бераз үзгәреп киткәч, хаклы ялга чыгып, Вил абый Казыйханов гаиләсе белән  Дүртөйлегә әйләнеп кайтты. Кайтты,  һәм мәгариф учреж­дениеләре аларны укыту-тәрбия темасына лекцияләр укытыр, үрнәкле дәресләр күрсәтер өчен чиратка язылды.  Бер үк вакытта гәзит-журналларда Вил абый Казыйхановның укыту-тәрбия темасына багышланган тирән эчтәлекле язмалары, Башкортстан геройлары турында очерклары, гәзит мәкаләләренә кайтавазлары  басылды. Һәм, ниһаять, үз фамилиясе куела башлады. Редакциягә килгәндә аның йөзендә нур, ташып торган дәрт, көч күреп, өлкән дустыбыз өчен шатлана идек. Әмма ул эчтән һаман янып йөргән икән: “Балаларым алдында, гәрчә алар минем гаепсез икәнемне белсә дә, гадел исемемне аклыйсым бар. Шунсыз минем үләргә хакым юк...”

Ниһаять, исеме акланды, әмма нинди бәя белән! Кайгыларга түзеп була, шатлыкка түзеп кара, дип җырлана җырда. Унҗиде ел көткән шатлыклы хәбәрдән  йөрәге ярыла укытучы-журналистның.

Әйтүемчә, Вил Суфиян улы гәзитебездәге һәр мәкаләгә үз мөнәсәбәтен, үз фикерен белдерер иде. “Тормыш тутыгы” рубрикасындагы мәкаләләр аның җанын аеруча айкады. Чөнки ул үзе дә җәмгыятебездәге битарафлык, кешеләрнең гамьсезлеге белән адым саен очрашып тора. Шуларның берничәсе турында күптән язарга җыенып йөри иде. Ниһаять, Уфадан аклануы турында шатлыклы хәбәр алгач, 1нче октябрьдә  иртәнге дүрттә торып, шул мәкаләсен яза. Язып бетерә дә эшләре белән чыгып китә һәм...

Фәния Габидуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»