06.11.2012 - Мәгариф

Үзгәртүләр акыл белән эшләнергә тиеш

Укытучыларның август киңәшмәсендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов мәгариф тармагында нәтиҗәсез чыгымнарны 20 процентка кыскарту бурычы куйды. Быел бу тармакка 40 миллиард сум юнәлтеләчәк. Ул — республика бюджетының өчтән бер өлеше, дигән сүз. Бу акчаны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк тотыну зарур. Тик кайбер төбәкләрдә оптимальләштерү эше ата-аналарда, укытучыларда ризасызлык тудырды. Мондый четерекле мәсьәләне гамәлгә ашыруда эзмә-эзлеклелек булырга тиеш, әлбәттә. Октябрь башында Президент Рөстәм Хәмитов үткәргән утырышта чыгымнарны кыскартуны, иң элек, идарә аппаратыннан, коммуналь системадан эзләргә кирәклеге әйтелде.

Мәгариф министры Әлфис Гаязов әйтүенчә, тармактагы эшләр торышын анализлаганнан соң, нормативларга ярашлы, эшләүчеләрнең 10 мең кешегә күбрәк булуы ачыкланган. Мәгариф системасы алдына ике бурыч куелган. Беренчесе — укучылар саны 7 кешегә кадәр булган сыйныфларны кыскарту. Икенчесе — тиешле шартлар булганда, белем бирү учреждениесенең статусын үзгәртү. Ә бу исә аларны бетерү түгел, әлеге мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсен үзгәртү.

Нәрсәләр эшләнгән соң? 25343 сыйныфтан 23603 калган. Асылда, бер яисә ике бала укыган сыйныфлар кыскартылган. Нәтиҗәдә, бер укучы булган сыйныфлар калмаган, ә менә ике бала укыган 153 сыйныф ябылмаган. Бу — төпкелдә, юлсыз төбәкләрдә урнашкан, күрше авылларга йөртеп укыту мөмкин булмаган мәктәпләр.

Гомумән алганда, 2 меңгә якын укытучы кыскартылган, бу, якынча, өч мең ставка. Бүген 1600 кеше эшкә урнаштырылган, 60 кеше башка тармакларга күчкән, 200е пенсиягә киткән.

Мәгариф министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быелгы уку елында 79 мәктәп, 67 филиал, 2 башлангыч мәктәп кыскартылган. Аларның күпчелеге бер-берсенә якын урнашкан, арасы ике чакрымга кадәр булган мәктәпләр. Сүз, шулай ук, карау-тоту ягыннан авырлык тудырган уку йортлары турында бара.

Балаларның гомум санының 1 проценты гына, ягъни 3581 укучы башка мәктәпләргә күчерелгән. Шуларның 2300е транспорт белән тәэмин ителгән. Ни өчен барысы да түгел? Калган балалар мәктәпкә якын яши, дип аңлата мәгариф министры Әлфис Гаязов.

Шулай ук, белем бирү учреждениеләре челтәрен үзгәртү бурычы куела. Яңа система нәрсәдән гыйбарәт соң? Беренчедән, районнарда база мәктәпләре булачак. Бүген республикада алар 627. Һәр районда 10-15 шундый мәктәп булачак. Алар тирәсенә кечкенә мәктәпләр тупланачак. Бу нәрсә бирәчәк? Киләсе һәм аннан алдагы елларда республикадан һәм федераль үзәктән мәгарифне модернизацияләүгә бүленгән акчаны база мәктәпләрен капиталь ремонтлауга  юнәлтү күз уңында тотыла. Бүген аларның өчтән бер өлешенең торышы яхшы, җиңелчә һәм зур ремонт таләп ителгәннәре дә бар. Федераль үзәктән 400 миллион сум бүленәчәк. Ремонт эшләре белән беррәттән, мәктәпләрне кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, санитария-гигиена бүлмәләре булдыру, укыту-методик җиһазлар кайтару мәсьәләләре дә хәл ителергә тиеш.

”Һәр район үзәгендә база мәктәпләренең берсе югары дәрәҗәдәге мәктәп булырга тиеш. Беренче чиратта, ул техник юнәлештәге мәктәп булачак. Аны шартлы рәвештә ”техник лицей“ дип атыйк. Интернат төрендәге учреждение булачак ул. Муниципалитетлар алдына шундый бурыч куябыз. Бүген югары дәрәҗәдәге мәктәпләр филологик, гуманитар юнәлеш алган. Хәлне бераз үзгәртергә телибез“, — ди Әлфис Гаязов.

Мәктәпләр каршындагы интернатлар да тергезеләчәк, аларның челтәре киңәйтеләчәк. Бүген республикада эшләүче 101 интернатта 3107 укучы яши.

Мәктәпләрне барлыгы 756 автобус хезмәтләндерә. Быел федераль акчага 181 автобус сатып алыначак, шуларның 78е кайтарылган да инде. Бүген 1905 торак пунктыннан 25684 бала йөреп укый. 8-9 ел элек алынган автобуслар акрынлап файдаланудан алына. Автобус паркы җентекле игътибар таләп итә, әлбәттә.

Министр фикеренчә, экстернат, мөстәкыйль белем алу, ерактан торып укыту кебек укыту төрләре күпләп кабул ителә алмый. Алар физик мөмкинлекләре чикләнгән, вакытлыча сәламәтлеген югалткан балалар өчен генә кертелә ала. Узган елда шушы максаттан 90 миллион сумлык компьютерлар сатып алынган.

Быелгы уку елында, ягъни августтан киләсе августка кадәр чорда, нәтиҗәсез чыгымнар 1 миллиард 186 миллион сумга (26,1 процент) кимиячәк, дип фаразлана министрлыкта.

Мәгариф тармагындагы үзгәрешләр халыкның күз уңында. Кешеләр ризасызлык та белдерә, хуплаучылар да бар. Бу эш дәвам итәчәк, әлбәттә. Тик, иң элек, аңлатулар алып бару, ата-аналарның ризалыгына ирешү мөһим.

Шунысы мөһим — оптимальләштерү нәтиҗәсендә янга калдырылган акча мәгариф системасыннан алынмаячак. Ул хезмәт хакын күтәрүгә тотылачак. Һәм укытучыларның гына түгел, балалар бакчалары, балалар йортлары, башка социаль учреждение хезмәткәрләренең дә акчасы артырга тиеш. Ил буенча алдагы биш елда бюджетта эшләүчеләрнең эш хакын иктисадтагы уртача күләмгә җиткерү бурычы куелган.

Киңәшмәдә үзгәртеп кору, оптимальләштерү эшләре ныклы уйланылган булырга, конфликт тудырмаучы акыллы сәясәткә әверелергә тиеш, дигән фикер әйтелде.

Резеда Нуртдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»